Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Чирек өлеше “черек”. Халык нигә хыянәт итә?

Белмәсәгез белегез: ир-атларның һәр дүртенчесе хатынына хыянәт итә! Белгечләр үткәргән тикшерү нәтиҗәсен­дә әнә шул ачыкланган. Бозау урлаган - үгез дә урлар, дигән мәкальне дә раслаганнар. Бер тапкыр хыянәт иткән ирләрнең барысы да (!) чит хатыннарга кабат күз салу ихтималы барлыгын әйткән. Ә гүзәл затлар барыннан да бигрәк сөйгәненә үч итеп...

Белмәсәгез белегез: ир-атларның һәр дүртенчесе хатынына хыянәт итә! Белгечләр үткәргән тикшерү нәтиҗәсен­дә әнә шул ачыкланган. Бозау урлаган - үгез дә урлар, дигән мәкальне дә раслаганнар. Бер тапкыр хыянәт иткән ирләрнең барысы да (!) чит хатыннарга кабат күз салу ихтималы барлыгын әйткән. Ә гүзәл затлар барыннан да бигрәк сөйгәненә үч итеп азгынлык юлына баса икән. Хыянәтчене ничек ачыкларга?


Хыянәт итү диндә иң зур гө­наһларның берсе саналса да, хәзер андый юлга басучылар моны артык яшереп тә тормый. Күршебез Гөлнара иренең "сулга йөрүе" турында социаль челтәрдән белгән. "Дамир эш буенча дип, өч көнгә Сочига барды. Интернетка яр буенда төшерелгән рәсемнәр урнаштырды. Социаль челтәрдә аның дусларын күзәтеп утырганда, бер кызда нәкъ шундый ук рәсемнәргә тап булдым. Дамир­ның фотоларын игътибар белән карасам, бер сурәткә теге кызның туфлие һәм сумкасы да эләккән иде. Шул чакта гына хыянәт итүен аңладым. Кызымны ияртеп, чыгып китәргә җыенган җирдән әнием туктатты һәм: "Әтиеңнең хыянәтенә түзә алмыйча, мин дә әти-әни янына кайтып киттем. Әмма әтиең безне алырга килмәде. Бәлки, ул вакытта сабыррак кылансам, яхшырак тормышта яшәгән булыр идек", - диде. Шуңа күрә дәшмәскә булдым. Нишлисең, ир-ат табигате буенча хыянәтче, аны Ходай шулай яраткан", - ди Гөлнара. Атна саен ук булмаса да, ялларда кызын иренә калдырып, төнге клубта ял итәргә гадәтләнде. Ачуын әнә шулай баса.


Гөлнара һәм Дамир кебекләр бихисап. Озак еллар бергә яшәүче парлар арасында сораштыру үткәргән­нәр. Белгечләр хыянәт итүнең сәбәп­ләрен ачыкларга тырышкан. Тик­шерүчеләр әйтүенчә, ир-атларның һәр дүртенчесе хатынына тугры түгел. Гүзәл затлар арасында исә хыянәт итүчеләр 15 процент чамасы. Белгечләр тагын бер нәрсәне искәрт­кән: бер тапкыр азгынлык юлына баскан кеше кабат хыянәт итәргә тарсынып тормаячак. Моны "сулга йөрүче"ләр үзлә­ре үк әйткән. Хыянәт итүчеләр зур шәһәрләрдә дә, авылларда да җи­тәрлек. Бер-берсен кая очраталар? Ир-атларның күбесе исерек килеш "башын югалта". Хатын-кызлар арасында эштә хыянәт итүчеләр күбрәк. Йолдызларга карап та фаразлаганнар. Хыянәт итүчеләр Кысла, Кучкар, Сукояр һәм Укчы йолдызлыкларында туучылар арасында күбрәк, ди. Кәҗәмөгез, Кыз, Арыслан һәм Чаяннар арада иң тугры кешеләр. Әстәгъфирулла!


Психолог Алисә Закамская әй­түенчә, хыянәтне ике арадагы кризис ха­ләте буларак кабул итәргә кирәк. "Гаилә мөнәсәбәт­ләрендә ике куркыныч чор бар: бергә яши башлаганнан соң, 5-7 һәм 13-18 ел узгач, ир белән хатын арасында низаг килеп чыгарга мөмкин. Балалар кечке­нә вакытта һәм алар үсеп җиткәч, тормышта ни дә булса үзгәртү теләге туа. Әнә шул вакытта бер-береңә хыянәт итү куркынычы арта да инде", - ди белгеч. Аның сүз­лә­ре­нә караганда, бер тапкыр гына буламы, әллә даими хәлгә әйләнәме, "сулга йөрү" гаилә мө­нә­сәбәт­ләренә бертигез дәрә­җәдә начар тәэсир итә. Психологка мөрә­җәгать итүчеләр арасында озак еллар бергә яшәгәннән соң, хатынына карата хисләрен тикшерергә те­ләп, хыянәт итүче ирләр дә оч­рый. Тик хыянәтле бәхет булмый шул.


Анысы да монысы, чит-ятлар янында йөрүчеләрне ачыкларга өйрәткәннәр. Хыянәтче, иң беренче чиратта, тышкы кыяфәтенә зур игътибар бирә башлый. Ир яки хатынның сер саклап маташуы да шик уятырга мөмкин. Кесә телефонын гел яшереп йөр­тә икән, димәк, ике арада әйтеп бе­тел­мәгән сүзләр бар. Яңа шө­гыльгә вакыт та кирәк. Эштән соңга калып кайтучылар шунда ук шик астына эләгә. Акча ягын да онытырга ярамый. Хыянәтчеләр күпме акча туздырганын исәп­ләми. Иң мөһиме, "сулга йөрү­челәр" гаиләдәгеләрне төр­лечә кимсетә башлый, дигән­нәр. Мин генә начар түгел, янәсе.

Ир яки хатын хыянәт итмәсен өчен нишләргә?

- Безнең гаиләдә бар да тәртиптә дип уйласагыз да, уяу булыгыз. Күршеләрнең хәлләре мөшкел булырга ихтимал.

- Хисләрегезне гел яңартып торыгыз. Танышу, кавышуга бәйле хатирәләрне искә төшерү файдалы.

- Ир-атлар үзләре өчен көн саен ни дә булса эшләгәнне, мәсәлән, тәмле итеп ашарга пешергәнне, ә хатын-кызлар гел кайгыртып торганны, сирәк кенә булса да чәчәк бәйләме бүләк иткәнне бик тә ярата.

- Бер-берегезгә карата ягымлы һәм ачык йөзле булырга тырышыгыз.

- Юк кына нәрсәдән дә тавыш куптарырга ашыкмагыз. Бертуктаусыз өргән эт тә туйдыра.

- Тормыш иптәшегезгә, миңа карата хисләреңә ышанмыйм, дип шик-шөбһәләрегезне белдерергә ашыкмагыз. Үзе дә моңа ышана башламагае.

Эльвира Валиева

("Ватаным Татарстан", /№ 21, 09.02.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев