Мин чираттагы ялдан соң эшкә килгәндә хезмәттәшем Әхәтнең кәефе бик начар иде.
«Әллә чирлисеңме?» – дип сорагач, «Юк, без Хәмдия белән аерылыштык, ул малайларны алып Себергә китте, эштән соң безгә кил, барысын да сөйләрмен», – диде.
Миндә мең төрле уй туды, Әхәтнең сөяркәсе булса, мин белер идем – серләребез уртак. Хәмдия турында хыянәтче дип әйтсәләр дә ышанмыйм. Кайтып, хәбәрне хатынга әйткәч, ул да Хәмдия турында минем кебек фикердә булып чыкты, Әхәттән шикләнүен әйтте. Мин, бу табышмакны тизрәк чишү, шик-шөбһәләрне тарату өчен Әхәт янына киттем.
– Сиңа кеше ышанмаслык хәлне сөйлим әле, дустым, – диде Әхәт, мине тәмам аптырашта калдырып. – Хәмдия миңа саф кыз килеш килде. Минем белән танышканчы авылдаш егете белән дуслашып йөргән булган. Ул нефтьче булырга, Хәмдия бухгалтерлыкка укыган. Укып бетергәч, егете Себергә киткән, Хәмдия эшкә Әлмәткә килгән. Егет анда барып ныклап урнашкач, бер ел эчендә өйләнешергә сүз куешканнар. Ә егет алты айлап эшләгәннән соң күңелсез хәлгә тарыган. Аны марҗа кызын көчләүдә гаепләгәннәр. Үзе: “Мин көчләмәдем, ул үзе риза булды”, – дип тәкрарлый икән. Ә кыз шундагы бер нефть оешмасы начальнигы кызы икән. Тикшерүче бу егеткә: “Кыз ризалашса, өйлән син аңа, торасың килмәсә, өч айдан аерылырсың”, – дип киңәш биргән. Кыз риза булып, болар өйләнешкәннәр. Үзе Хәмдия белән хат алышудан туктамаган, бәйнә-бәйнә аңлатып язган, “аерылам” дигән. Шул ук елны марҗа хатыны малай тапкан. Икенче баласы – кызы, тугач та үлгән. Өченчегә бәбиләгәндә хатын үлеп киткән, ә кыз баласы исән калган. Элекке егетенең аерылганын көтеп арып беткән Хәмдия аңа хат язудан инде күптән туктаган булган. Бу вакытта Хәмдия минем хатын бит инде, тату гына яшәп, балалар үстерәбез. Марҗа хатыны үлгәч, ир Хәмдиянең эшенә хат язган: “Хатыным үлде, кил, балаларыңны да алып кил, иреңне алиментка да бирмәссең”. Хәмдия бу хатны алгач, ун көн борчылып, миңа әйтергә кыймый йөргән. Аннан елый-елый сорады, ялынды: “Китим инде, алиментка да бирмим, балаларны җәй көне әтиләргә кайтарырбыз, синең янга да килерләр”, – диде. Китәм дигән кешене ничек тотыйм инде, бүтән ирне уйлап яшәгән хатын белән ничек торыйм – кичә самолетка утыртып җибәрдем мин аларны. Кеше ышанмаслык хәл бит, әйеме?
Бу хәлне хатынга сөйләгәч, егылып китә язды. “Без Әхәтне үзен генә калдырмыйк инде, иртәгә янына барыйк, сез шахмат уйнарсыз, мин берәр нәрсә пешерермен, икенче көнне ул безгә килер”, – диде киң күңелле, мәрхәмәтле хатыным. Шулай эшләдек тә.
Әйбәт ирне хатыннар тиз эләктерәләр. Әхәт үзеннән биш яшькә кече оператор хатынга өйләнде. Аның ире үлгән, 8 яшьлек кызы бар. Бик әйбәт яшәп киттеләр.
Хәмдия дә сүзендә торды, алиментка да бирмәде, малайлары да әтиләре янына еш кайтып йөрделәр. Яшь хатын Әхәткә тагын бер малай алып кайтты.
Нет комментариев