Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Әллә язмыш, әллә каргыш: ирне тикшерәм – сулыймы, юкмы. Көн дә шулай

Ирем гаиләдә биш бертуган үскәннәр. Бишесе дә ир-егетләр. Араларында бер кыз да тумаган шуларның. Язмыштырмы, каргыштырмы – шушы ирләр иллегә җиткәнче үлеп бетеп баралар.

Минем ир иң кечесе, ул төпчек. Кырыкка кадәр берсе дә артык күп эчмәделәр алар. Кунаклар килсә, йә үзебез барсак, туйларда гына эчәләр иде. Анда да егылып, аяктан калганчы эчкәннәре булмады. Ә кырыктан соң нидер була аларга. Абыйлары да шулай китеп барды.

Кырыктан соң аракы белән дуслыклары арта, запойлап эчәләр дә, авырып, йөрәк белән китеп баралар аннары. Башта иң олы абыйлары шулай үлеп китте. 46 гына яшь иде аңа. Берничә елдан соң ук 47 яшендә иремнең икенче абыйсы да дөнья куйды. Былтыр менә өченче бертуганнарын җирләп кайттылар. Бар да бертөрле аларның. Кырыкка кадәр әйбәт кенә эшләп, әйбәт кенә яшәп, дөнья көтеп яшиләр дә, кырыктан узгач капылт кына нидер була да, тиктомалдан эчеп яши башлыйлар.

Югыйсәм, эчеп үләр дәрәҗәдә эчәрлек ирләр түгел бит инде алар. Былтыр шул өченче туганнарыннан соң барыбыз да нык шиккә төштек: язмыш кына түгелдер бу, берәр каргыш, дибез. Бер гаиләдә үскән бертуган ирләр бар да бертөсле генә үлә алмый бит инде. Өчесе дә иллегә җитә алмады, хатыннары, балалары калды. Авырып та ятмыйлар, артыгын зарланып та йөрмиләр бит алар. Кисәк кенә китәләр дә баралар. Әмма берничә ел эчәләр инде башта, шунысы бар. Биш бертуган ирдән икесе генә калды менә хәзер.

Минем иремә 43 яшь, абыйсына 45 туласы. Кырыктан узгач, болары да нык үзгәрә башладылар инде, галәмәт менә! Мин үземнекен куркытам инде, эчмә, үләсең бит, әнә, барыгыз да рәттән китеп бара дим. Бераз башына кергән дә сыман, юк та. Бер эчәргә тотынса, туктамыйча эчә. Башта озын ялларны көтеп торып ала идем. Өйдә нәрсә булса да эшли идек, әниләргә кайтып килә идек. Ә хәзер ул яллар мине кайгыга гына сала. Чөнки ул көннәрдә ир рәхәтләнеп эчә. Абыйсы да шул ук.

Без килендәш белән ут йотып яшибез. Иртән уянып китүгә шундук торып китмим. Башта якынрак килеп, ирне тикшерәм: сулыймы, юкмы, дим. Көн дә шулай бит менә, үзем дә акылдан шашам бугай инде хәзер. Килендәш тә шулай ди: апа, мин йоклаганда да аның мышнаганын ишетеп ятарга тырышам, ди.

Теге килендәшләр дә бик борчылалар инде, алар да килеп-килеп китәләр бит. Елый-елый да аңлатып карыйлар. Айнык чакта ишетәләр инде алар үзләре, үләселәре килми бит. Әмма бер “ычкынсалар”, бетте инде. Әллә елап басып торасың син анда, әллә көлеп – безнекеләр берни күрмиләр.

Луиза К., Илеш районы, РБ "Безнен авыл гыйбрэте" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X