Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Рәнҗеш ала күрмәгез

Кадерле редакция! Сезнең белән үземнең сагыш-борчуларымны уртаклашасым килә. Башкаларга гыйбрәт булсын, сүзләрен уйлап әйтсеннәр дип язам бу хатымны.

Чын исемемне куймыйм. Балтач районында туып-үсеп, бүген башка районда яшәсәм дә, авылда әле туганнарым яши, чын исемемне язсам, аларга читен булыр дип уйлыйм.

Динебездә иң зур гөнаһларның берсе – гаепсез кешене зина кылуда гаепләү. Яшьлегем белән мин шундый гөнаһ эшләдем. Гомере буе толлыгын саклаган, намус белән яшәгән күрше апасына шундый сүз ишеттердем.

Юкса, гел бергә, бик тату, дус яшәдек. Иренең, бераз гына авырып, үлеп китүен дә гаиләбез белән авыр кичердек. Балалары яшь, башланган төзелешләре тәмамланмаган, булышыр кешесе юк. Элек бөтен эшне әтиләребез бергә эшли иде, күрше абый үлгәч тә, әти аларга ярдәм итүен ташламады. Әмма эчәргә ярата иде ул. Күрше апа биргән акчаларны да (юкса, беләбез инде, ул апа акчаларны аз бирми, биргән саен хатыныңа алып кайтып бир, берүк өеңдә тавыш чыгарма, ди) күп вакыт әнигә бирми, эчеп бетерә. Ә эчтеме, өйдә тавыш чыгара. Безнең дә ачу чыга. Берсендә түзмәдем, күрше апасына кереп: “Син аның белән гуляйть итәсең, шуңа һаман сездә эшли, әтине безгә каршы котыртасың!” – дип кычкырдым.

Күрше апа сыгылып төште. Ике күзеннән гөрләп яшь ага башлады, аннан әрнеп-әрнеп еларга тотынды. Юк, ул миңа кычкырмады да, акланмады да, каргамады да... Әмма җаны-тәне белән рәнҗеп елаганы бүгенгедәй күз алдымда. Тик ул көнне дә, аннан соң да гафу үтенә алмадым шул. Дөрес, бераз вакыт үткәч, без аралашуны дәвам иттек, тик элекке җылылык кына юк иде инде.

Еллар үткәч, тормыш мине шушы нахак сүзләрем өчен бик нык кыйнады. Юл фаҗигасендә ирем үлгәннән соң үземә дә шушындый нахак сүзләрне күп ишетергә туры килде. Балаларымның да тормышы барып чыкмады. Кызларым да шундый сүздән күп кыен ашады. Барысы да әнә шул саксыз әйткән нахак сүзләрем аркасында дип үкенәм дә... Толларны рәнҗетүдән сакланыгыз дигән сүзләргә игътибар итмәгән идем шул, гомумән, беркемне дә нахак сүзләр белән елатмый, рәнҗетми яшәргә өйрәнергә кирәк.


Раилә.

Фото: pixabay.com/ru

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев