Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Сау-сәләмәт булыйк...

Гөлара Шәрипова

Сау-сәләмәт булыйк, таза булсаң, 
Дөнья мәшәкате чүп бит ул. 
Һәрбер хәлдән чыгу юлы була, 
Үтә алмас юллар юк бит ул. 

Ялгышлар да кайчак ярдәм итә, 
Дөрес юлны эзләп табарга. 
Бер авызың пешкәч онытмыйсың, 
Һәр әйберне өреп кабарга. 

Тормыш иткән чакта чуарланма, 
Юк тегесе, монысы юк, диеп, 
Бакыйлыкка алып китеп булмый, 
Дөнья малы кала өелеп. 

Һәрбер көннең кадерен белеп яшә, 
Алдагысы Ходай кулында. 
Дөрес итеп яшәп калу кирәк, 
Изгелекләр кылып юлыңда. 


 

Чыганак: https://vk.com/salamtlek

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X