Теләче Информ

Тормыш бер кирегә китсә китә икән ул (БУЛГАН ХӘЛ)

Оныгының: "Әби, яңгыр ява. Тәрәзә яныннан кит инде. Син бит үзең яшен яшьнәгәндә тәрәзә янында басып торырга ярамый дип әйтәсең", - дигән сүзләреннән айнып киткәндәй булды Гөлҗиһан. Һай, бу көннең үзгәрүен күр әле. Әле бер дә яңгыр явар төсле түгел иде бит. Тормышта да шулай: бер караганда яңгыр ява, ә...

Оныгының: "Әби, яңгыр ява. Тәрәзә яныннан кит инде. Син бит үзең яшен яшьнәгәндә тәрәзә янында басып торырга ярамый дип әйтәсең", - дигән сүзләреннән айнып киткәндәй булды Гөлҗиһан. Һай, бу көннең үзгәрүен күр әле. Әле бер дә яңгыр явар төсле түгел иде бит. Тормышта да шулай: бер караганда яңгыр ява, ә бер караганда ялтырап кояш чыга.

...Яшь чагында чибәр иде ул. Артыннан йөргән егетләрнең исәбе-хисабы булмады. Ләкин ул аларның берсенә дә карамады. Бары тик Хәкимен генә яратты.

Әнисе Миңлеҗамалның өчен­че баласы авыру тугач, әтиләре ташлап китә аларны. Шулай итеп Миңлеҗамал апа карт әнисе һәм өч баласы белән ялгыз кала. Әнисе авыру баланы әбисенә калдырып, эшкә чаба. Ә өйдәге бөтен эш Гөлҗиһан белән энесе кулында. Ничек тә яшәргә, балаларны үстереп кеше итәргә. Шундый уйлар белән йөргән Миңлеҗамал апа кинәт авырып, урын өстенә кала. Гөлҗиһан никадәр генә әни­сенә ярдәм итәргә тырышса да, үлемнән алып кала алмый.

Миңлеҗамал апаның бертуган сеңлесе Зәйнәп Гөлҗиһан белән Сәйфулланы гына үзенә ала. Карт әнисен - картлар йортына, авыру энеләрен балалар йортына урнаштыра. Шуннан соң аның ни әбисе, ни энесе турында бер хәбәр дә ишеткәне булмый. Башта Гөлҗиһан сөенә: апасы аларны балалар йортына җибәр­мәде бит. Тик көннәр, айлар үткән саен аның бу өйдә торасы килми башлый. Апасы аларга өйдәге иң пычрак эшләрне эшләтә. Ул аны хәтта кичке уенга да, шушы сәгатьтә кайтып җит, дип чыгарып җибәрә.

Шулай кичке уеннарның бер­сендә ул Хәким белән таныша. Егет­нең шомырт кебек кара күз­ләре, сызылып киткән кара мыегы аны шундук гашыйк итә. Барыннан да бигрәк егетнең гармунда уйнавы ни тора бит!

Хәким барысын да аңлый. Нишләсеннәр, аларга көндез кү­решүдән башка чара калмый. Апасы өйдә юк чактан файдаланып, суга барам әле дигән сылтау белән чишмәгә төшеп китә Гөлҗиһан.

Аларның болай яшертен очрашып йөрүләренә бер ел булды дигәндә, апасы бу турыда белеп ала. Һәм аны тизрәк кияүгә би­рер­гә ашыга. Әлбәттә, Хәкимгә түгел, ә авылда берничә кибет тотучы Салих абыйның улы Хариска. Гөлҗи­һан Хәкимен яратса да, апасының тәкъдименә каршы килә алмый.

Кияүгә чыкканнан соң ул Харисны моннан китәргә өнди башлый. Авылда яшәп, көн саен Хәки­ме белән күзгә-күз очрашасы килми аның.

Аны күргән саен хисләре тагын да көчлерәк яна башлаудан һәм газапланудан курка ул.

Ел арты ел уза. Бу хәлләргә дә инде егерме биш еллап вакыт үтә. Алар бер ул һәм бер кыз үстерәләр. Харис янында үзен бәхетле тотса да, күңеле, йөрәге, бөтен җаны-тәне белән Хәкиме янында була Гөлҗиһан.

Шулай яшәп ятканда, Харис кинәт авырып үлеп китә. Аның үле­менә 2 ел булды дигәндә, фа­җигале рәвештә улы да дөнья куя. Бердәнбер юанычы булып кызы кала. Тик ул да 18 яше тулыр-тул­мас кияүгә чыга, ир дигәнең чир булып чыга. Көн дә эчә, эчкәч Гинияне кыйный. Кыз түзә алмыйча, иреннән аерылып кайта.

Тик тормыш бер кирегә китсә китә икән ул.
...Зур тизлектә килгән машина тукталышта торган 10лап кешене бәрдерә. Үлүчеләр исемлегендә аның кызы да була. Гөлҗиһан өчен бердәнбер юаныч булып оныгы калды. Аның өчен яхшы әби булырга тырыша ул. Алиянең гомере кыска булмасын дип, көн саен догалар укый.

Ватаным Татарстан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 20 апрель 2018 - 14:13
    Язын организмны ныгытабыз Мин көздән күп итеп кара карлыган җимешен, гөлҗимешне киптереп куям.
    35
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 13:36
    Хезмәттәшебез Фәнил Нигъмәтҗанов Дипломга лаек булды Хезмәттәшебез, баш мөхәррир урынбасары Фәнил Нәҗип улы Нигъмәтҗанов матбугатта авыл җирлекләре эшчәнлеген яктыртудагы активлыгы өчен Дипломга лаек булды.
    42
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 13:30
    Рәхмәт хаты белән бүләкләнде 18 апрель көнне ТР Дәүләт Советының утырышлар залында 2017-2018 нче елларда иң нәтиҗәле эшләгән авыл җирлекләре башлыкларын бүләкләү тантанасы булып үтте.
    107
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 10:30
    “КОРВАЛОЛ” ЭЧСӘҢ, РУЛЬГӘ УТЫРМА! Бер төркем депутатлар даими рәвештә дару препаратлары кулланучы йөртүчеләрне яклап, законга үзгәреш кертүне тәкъдим иткән иде
    56
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 10:21
    Өч Айршир, бер Абердин Казанда яшәп, күпләп терлек асрый алар. “Сыердан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм”, – ди хуҗабикә. Башкалага килеп урнашканнан соң бер ел сыерсыз торып карый, тик күңелдә ниндидер бушлык барлыкка килә. Болай булмый, дип Ульяннан бер сыер алып кайталар. Бүген инде баш санын дүрткә җиткергәннәр.
    101
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 10:13
    Каен суы эчегез... Ниһаять, урман-кырларыбыз калын кар катламыннан ачылды. Димәк, табигатьнең кешеләргә биргән беренче “сый-хөрмәт”еннән авыз итәргә вакыт. Каен суы ярдәмендә дәваланып буламы? Бүген сүз шушы татлы эчемлек турында.
    94
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 10:02
    “Вай-фай”сыз тормыш ай-һай! Беркөнне авылда яшәүче күрше Мәрзия апа ярдәм сорап кергән. Өйгә интернет тоташтырасы иде, кая шалтыратып, кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәк икәнен аңлатыгыз әле, ди. Җитмешкә якынлашып килүче ялгыз әби мондый гозеренә тәмам аптырап калуыбызны чамалады булса кирәк: “Җәйге каникулга оныклар кайта”, – дип өстәп куйды. Бала-чагага авыл һавасы гына җитми, өйдә “вай-фай” да кирәк икән.
    31
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 09:21
    Штраф салыначак “Санитар-Чисталык” икеайлыгы дәвам итә. Аның барышында эрегән кар астыннан чыккан чүп-чарны чистарту, тирә-юньне тәртипкә китерү күздә тотыла.
    136
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 08:57
    Татарстанда 1300 кешелек авылга су басу куркынычы яный (ВИДЕО). Су басу авылның 1300дән артык кешесенә зыян салырга мөмкин.
    65
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 08:55
    Нишләп син исән калдың да, безнең газизләребез җир куенында ятарга тиеш? - Әни-и-и-и! – машинаның арткы утыргычында утырган ун яшьләр чамасындагы малай планшеттагы уенаннан аерылмый гына әнисенә дәште.
    237
    0
    3
  • 20 апрель 2018 - 08:00
    21 апрель - Җирле үзидарәләр көне Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре, тармак ветераннары!
    9
    0
    0
  • 19 апрель 2018 - 15:42
    Бакчадагы сабыйларга уайт-спирит эчергәннәр Бу хәл шушы көннәрдә Мәскәүдәге бер балалар бакчасында булган.
    245
    0
    0
  • 19 апрель 2018 - 15:39
    Яшьтәшләре көлә, кыерсыта, ә ул дәшми… Яшьтәшләре көлә, кыерсыта, ә ул дәшми… Тапталган ком шәһәрчекләрен дәшми генә кабат торгыза, балалар ыргытканнан соң иң биек агач ботагына эленеп калган баш киемен ала. Беркайчан да олыларга зарланмый. Кайвакыт аны кыйныйлар да. Андый вакытларда ул качып котылырга тырыша. Әгәр каршы торса, үзе дә җавап итеп сукса, бәлки, аны тынычлыкта калдырырлар, кимсетмәсләр иде. Ләкин аның юашлыгы балаларның әтәчлеген тагын да арттыра гына.//Көмеш кыңгырау//
    212
    0
    0
  • 14 ноябрь 2017 - 10:17
    Җәүлеләр иминлеге–уртак бурыч (Видео)
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • 20 апрель 2018 - 18:15
    Районыбызга министр килде.
    Бүген районыбызда Татарстан Республикасы Икътисад министры Фәрит Габделганиев булып китте.
    135
    0
    0
  • 3 апрель 2018 - 05:06
    "Цветы России" и "Сады Урала" (Объявление) 17 апреля 2018 г с 9.00 до 18.00 ч "Цветы России" и "Сады Урала" приглашают Вас на ежегодную весеннюю специализированную выставку- продажу. Большой ассортимент плодово-ягодных култур и плодовых кустарников. Огромный...
  • 30 март 2018 - 08:13
    Кызыл тавыклар сатабыз Өлгергән, яшь кызыл тавыклар сатабыз. Ак, чуар тавыклар да бар. Алып киләбез. Тел. 8(84360) 53-4-05, 89393399274
  • 28 март 2018 - 11:38
    Чебиләр сатабыз Теләче инкубаторында 27 мартта чыккан бройлер чебиләре сатыла. 21 апрельдә, 15 майда чыгачак КОББ -500 чебиләренә;10 һәм 28 майда - каз, 20 майда үрдәк бибиләренә; 15 майда һәм 15 июньдә...
Ночной режим