Теләче Информ

Ваемсызларга 100 мең сум штраф…

Теләчебезнең үзәгендә урнашкан бер сәүдә үзәгенең ишек төбендә машиналар әлбәттә һәрчак күп. Шулай бервакыт базарга керәм дигәндә, машина эчендәге бала креслосында изрәп йоклап ятучы сабыйга күз төште. Бер яшьләр чамасындагы бала, янында беркем дә юк. Ә әнисе базарда иркенләп күлмәк сайлый… Я Аллам, ничек сабыйны ялгыз калдырырга була, нинди ваемсызлык,...

Ата-аналар ваемсызлыгы аркасында балалар белән чыккан бәла-казалар көннәр-көн арта ди белгечләр, көн тудымы шундый хәвефләр турында ишетеп йөрәк әрни. Балаларның тормыш иминлеген саклау максатыннан Россия Дәүләт Думасының бер депутаты баланы машинада караучысыз калдырган өчен штраф кертергә кирәк дигән тәкъдим белән чыккан. Чөнки чыннан да машинада ялгыз бала калдыру нәтиҗәсендә дә Россиядә күпме фаҗига булды. Мәсәлән, Красноярскида 5 яшьлек малай тәрәзә күтәрткеч белән уйнап үлгән иде, ә Владимирда караучысыз калдырылган 3 бала утырган машина янды.
Киләчәктә Россиядә 14 яшькә кадәрге баласын машинада караучысыз калдырган әти-әниләрне 100 мең сумга кадәр штрафка тартмакчы яки 1 елга йөртү таныклыгыннан мәхрүм итмәкче булалар.
Тәкъдим белән чыккан депутат сүзләренә караганда, Административ хокук бозу кодексына 11.143 маддәсен («Баланы транспорт чарасында калдыру») кертү кирәк. Канун проектында аңлатылганча, машинада ялгызы калган балага кислород җитмәскә, яисә ул салонда су булмаудан тилмерергә мөмкин.
Яңа закон проектына карата газета укучыларыбызның фикерләре нинди?
Эльвира, журналист: «Мин ике бала анасы, үзем машина йөртәм, үз гомеремдә балаларымны машинада ялгыз калдырганым булмады. Мондый ваемсыз ата-аналарны гомумән аңламыйм. Бу закон проектын хуплыйм, яхшы закон».
Айнур, шофер: «Кешедән акча җыю өчен нәрсә генә уйлап чыгармыйлар инде. Тиз генә ипигә кереп чыккан арада да баланы сөйрәп керәсе ди мени. Күкрәк баласын алырсың да инде, монда бит 14 яшькә кадәр бала турында сүз бара».
Гүзәл, театр артисты: «Балаларыма 4 һәм 6 яшь. Ун минутка кибеткә кереп чыккан арада калдырабыз инде. Бала йокласа уятып булмый ич инде аны. Ул арада ни булсын. Бу закон белән килешә алмыйм, язган булса кая да була инде ул хәвеф-хәтәр».
Румия, икътисадчы: «Балаң булу - синең йөрәгеңнең каядыр читтә йөрүе, дип тикмә генә әйтмәгәннәр. Ни йөрәгең белән балаңны берүзен калдырырга була, җитмәсә машинада, ни генә булмас».
Рәфилә
Шәмсетдинова

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: