27 ел комадан соң уянган
Германиядә 27 ел комада яткан хатын һушына килгән, дип хәбәр итә Daily Mail.
Мөнирәне урындагы дәваханәгә илтәләр, аннары диагноз куяр өчен Лондонга күчерәләр. Табиблар Мөнирәненең халәтен комага охшаш минималь аң дәрәҗәсендә дип бәяли. Бу хәлдә ул авыртуны сизгән булган.
Соңрак аны Гарәп Әмирлекләренә кайтаралар, озак еллар трубка аша ашаталар һәм физиотерапия процедуралары үткәрәләр.
2017 елда Абу-Даби принцы Мөхәммәт бин Зәит Абдулла гаиләсенең хәлен белә һәм Мөнирәне Германиядә дәвалар өчен акча түли. Бер елдан Мөнирә төрле авазлар чыгара башлый, аннары уяна һәм малае исемен әйтә.
Бүгенге көндә хатын Абу-Дабига кайткан һәм гаиләсе белән бергә тергезелүен дәвам итә. Аңа мускуллары атрофиясен дәвалар өчен физиотерапия таләп ителә.
Автор: Ә.Шакирҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев