Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

5 октябрь - Укытучылар көне белән тәбрик итәбез!

Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре, ветераннар! Сезне, игелекле һөнәр ияләрен, Халыкара укытучылар көне белән тәбриклибез.

Безнең илдә кеше бәяләп бетерә алмаслык кыйммәтле хәзинә. Кешеләр илнең хуҗасы һәм тоткасы. Ә илебез киләчәгенең тоткасы сезнең кулларда, хөрмәтле укытучыларыбыз! Сез кешеләргә белем ачкычы бирәсез, кешеләрне кеше итәсез, олы юлга илтәсез. Районыбызның мәгариф үсешенә һәм яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән ветеран укытучыларыбызга аерым рәхмәтебезне җиткерәбез.

Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телибез! Һәр яңа көн сезгә сөенеч, шатлык, бәхетләр генә алып килсен, замана авырлыклары, күңел төшенкелеге сезне читләтеп үтсен. Сезнең дәресегез укучыларны яңа белемнәргә, фәнни ачышларга этәрсен! Тормыш сезгә һәм укучыларыгызга бары тик “бишле” билгеләре генә куйсын!

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты, район мәгариф бүлеге, "ТеләчеИнформ" мәгълүмат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев