6 октябрь - Иминият хезмәткәрләре көне белән тәбриклибез!
Кадерле ветераннар, хөрмәтле хезмәттәшләрем! Сезне һөнәри бәйрәмебез – Россия иминият хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Бүген иминият хезмәткәре – ул ачык, коммуникабель, эшкә сәләтле, инициативалы, ышанычлы һәм кешеләр белән эшли белү кебек сыйфатларга ия булган профессионал. Сез клиентларыгызның иминлеген, сәламәтлеген, тынычлыгын һәм тотрыклылыгын саклыйсыз. Бүген сезнең катнашыгыздан башка оешмаларның, предприятиеләрнең, шәхси компанияләрнең эшчәнлеге мөмкин булмас иде. Кешеләр безгә иң кыйммәтле нәрсәне – тормышларын ышаналар.
Сезгә эшегездә уңышлар, тотрыклылык, алдагы көнгә ышаныч, иминлек, барлык планнарыгызның һәм максатларыгызның чынга ашуын телим. Сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек һәм бәхет телим.
Геннадий Любов, Росгосстрахның Теләче филиалы директоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев