Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

“Алар – безнең кешеләр”

Кеше рәхәт урыннан китми. Узган ел 25 еллыгын билгеләп узган Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов әнә шундый фикердә. Фәлән миллион сумнар сарыф итеп, парклар, спорт корылмалары тормыш яхшырсын дип төзелә. "Әлеге эштә кеше үзе катнашса, аның кадере тагын да арта", - ди район башлыгы. Моннан бер ай элек Татарстанда эшмәкәрләр...

Кеше рәхәт урыннан китми. Узган ел 25 еллыгын билгеләп узган Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов әнә шундый фикердә. Фәлән миллион сумнар сарыф итеп, парклар, спорт корылмалары тормыш яхшырсын дип төзелә. "Әлеге эштә кеше үзе катнашса, аның кадере тагын да арта", - ди район башлыгы.


Моннан бер ай элек Татарстанда эшмәкәрләр өчен нинди шартлар барлыгын ачык­лап, шәһәр һәм район­нарның рейтингын төзеде­ләр. Гаҗәп, әмма исемлекнең башына зур калалар түгел, ә авыл районнары урнашкан. Теләче, мәсәлән, "эшлекле активлык" буенча - икенче, ә "эшлекле климат" мәсьәлә­сен­дә беренче урынны алды. Шуңа күрә район башлыгы Илдус Зариповның, "Ватаным Татарстан" хәбәрчесен машинасына утыртып, иң элек "Теләче" сәнәгать паркына юл тотуына гаҗәплән­мәдек. Бу парк район күркенә әве­рел­де. Бирегә беренче тапкыр гына баруыбыз түгел. Моннан берничә ел элек бер генә җитештерү мәйданчыгы бар иде. Хәзер исә "Теләче"дә резидентлар саны тугызга җиткән. Тагын берничә шир­кәт белән сөйләшү алып баралар. Биредә торба да чыгаралар, чәчәк тә үстерәләр, өй кирәк-ярагы да ясыйлар.


Эшмәкәрләр белән сөй­лә­шүеннән район башлыгы­ның биредә еш булуы аңла­шы­лып тора. "Резидент ди­гәч, чит кеше кебек аңлашы­лырга мөмкин. Алай түгел. Алар - безнең кешеләр, - ди Илдус Зарипов. - Нинди мә­шәкать бар, шунда ук хәл итәр­гә тырышабыз". Сүз уңаен­нан, "Теләче" паркына килүчеләргә утын-суын, газын бушка тотыштырып би­рәләр. Башка ташламалар да бар. Бизнес әһелләре исә районга акча алып килүдән тыш, җирле халыкны эш белән дә тәэмин итә. 2014 елда ачылган сәнәгать паркында 300дән артык кеше эшли. Күбесе - Теләчедә яшәүче­ләр. Читтән килгән белгеч­ләр­­гә дә Казанга кайтып йө­ри­се юк. Теләче читендә соң­гы елларда яңа бистә калкып чыкты. Шундагы йортлар­ның берсендә белгечләр очсыз бәягә арендага фатир алып тора ала. Шуңа күрә аларның районга гаиләләре белән кү­чеп килүләре гаҗәп тә түгел.


Сәнәгать паркын урап чыккач, район башлыгының машинасы спорт шәһәрче­генә юл алды. Зур спорт корылмалары урнашкан урынны башкача атап та булмый. Берничә ел элек балалар арасында билбаулы көрәш буенча Дөнья чемпионатын кабул иткән "Батыр" комплексы янында тагын бер зур бина калкып чыккан. Боз сараенда эшне тәмамлап киләләр, аны ноябрь аенда ачарга ниятләп торалар. Илдус Зарипов әйтүенчә, кечкенә генә район үзәгендә шундый корыл­маның барлыкка килүе юктан гына түгел. Боз сараен төзергә хәер-фатыйха бир­гәндә республика җитәкче­леге Теләче спортчыла­ры­ның уңышларын да исәптә тоткан. Районда 15ләп хоккей командасы бар. "Глава" үзе дә кәшәкә тота.


Көрәшкә исә биредә аерым игътибар бирәләр. Кайсы гына ярышны алма, телә­челеләр анда беренчелек өчен бил алыша. Күптән түгел Авыл хуҗалыгы министрлыгы бәйгесендә икенче урында калулары да күңел­ләренә бик тигән. Димәк, өч атнадан узасы Татарстан Чемпионатында көндәшләргә тагын да авыррак булачак. Көрәш­челәр димәктән, егетләрне мәйданнан киткәч тә ерак җибәрмиләр. Без килгәндә Универсиада чемпионы Илдар Гыйниятуллин районның спорт бүлеге җитәкчесе вазыйфасында беренче көн эшкә чыккан иде. Балтач егете, заманында татарның иң көчле көрәшчеләреннән саналган Айдар Хәйретдинов Теләчедә полиция бүлеге башлыгы булып эшли. Раил Мараков - авыл җирлеге башлыгы, аның бертуганы Илдар исә - транспорт оешмасында җитәкче.


Спорт шәһәрчегеннән исә көрәш һәм хоккей гына түгел, йөзү чемпионнары да үсеп чыгасына өметләнәләр. Бассейнны март аена төзеп бетерергә ниятләп торалар. "Чемпионнар да үссен, әмма төп ниятебез ул түгел. Тормыш шәһәрдәгедән кайтыш булмасын дип телибез. Тамагы туйгач, кеше уңайлы шартлар турында уйлана башлый", - ди Илдус Зарипов. Район үзәгендә узган ел ачылган парк та әнә шуның өчен кирәк. Бистә уртасыннан агып ятучы инешнең яр буйларын тәртипкә китереп, чүп-чардан чистартып, спорт мәйданчыгы төзеп куйганнар, агачлар утыртканнар. "Яшьләр белән алдан ук сөй­ләшеп куйдык, - ди Илдус Зарипов. - Бу паркны үзегез сак­лагыз, монда читтән килеп пычратучы да, җыешты­ручы да булмаячак, дидек". Яңа паркның матурлыгына түгел, уңайлы булуына да сөенә Теләчедә яшәүчеләр. Чөнки хәзер бистәнең бер ягыннан икенчесенә чыгучылар парк аша уза. Матурлык юлны да кыскарткан.


Район башлыгы яшерми: башкарасы эш байтак әле. "Әмма халык үзе дә катнашырга, өлеш кертергә тиеш", - ди Илдус Зарипов. Хакимият бинасында эшмәкәрләр бе­лән киңәшмә уздыргач, ул халык белән очрашуга китте. Ике атнадан районда үзара салым буенча референдум уздырырга әзерләнәләр. Авыл­­ларда - 500, ә район үзә­гендә 1000әр сум үзара салым акчасы җыярга ният­лиләр.

Илнар ХӨСНУЛЛИН

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев