Теләче Информ

Ана капиталы Татарстанда туучылар санын 10 процентка арттырган

10 ел эчендә Ана капиталы программасы кысаларында 225 мең кеше сертификатка ия булган. Аларның күбесе дәүләт тарафыннан бүленгән акчадан файдаланырга өлгергән инде. Акчаны, нигездә, кредитларны каплауга сарыф иткәннәр. Программа гамәлгә ашырыла башлаган вакыттан алып, 2007 елның гыйнварыннан республикага федераль бюджеттан 62 миллиард сум акча бүлеп бирелгән, аны166 мең гаилә алган....

10 ел эчендә Ана капиталы программасы кысаларында 225 мең кеше сертификатка ия булган. Аларның күбесе дәүләт тарафыннан бүленгән акчадан файдаланырга өлгергән инде. Акчаны, нигездә, кредитларны каплауга сарыф иткәннәр.


Программа гамәлгә ашырыла башлаган вакыттан алып, 2007 елның гыйнварыннан республикага федераль бюджеттан 62 миллиард сум акча бүлеп бирелгән, аны166 мең гаилә алган. Сертификат акчасын тормыш шартларын яхшыртуга, ананың булачак пенсиясенә, балаларны укытуга яки инвалид балаларны тернәкләндерүгә юнәлдерергә мөмкин.

- Сертификатны алып та, безгә мөрәҗәгать итәргә ашыкмаган гражданнар да бар. Бәлки, кирәкмидер, бәлки, нәрсәгәдер саклыйлардыр: балалар үсеп килә, укуларына түлисе бар... Әмма күбесе беренче елны ук килә. Гаиләләрнең 90 процентка якыны сертификат акчасын займ һәм кредитларны каплауга юнәлтә, - ди Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсенең социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова.

Сертификатны алып та, аннан файдаланырга өлгермәгән 28 процент гаиләнең акчасы артты. Программа гамәлдә булган дәвердә түләүләрнең күләме 250 меңнән 453 мең сумга җитте, шунлыктан акчага әйләндерелмәгән капитал да индексацияләнә. Шул ук вакытта сертификатның «гамәлдә булу вакыты» турында берни дә әйтелми, акчадан теләсә кайсы вакытта файдаланырга мөмкин. Программа, ким дигәндә, 2018 елның 31 декабренә кадәр эшләячәк.

- Бездә сертификатны 2007 елда, аның күләме 250 мең сум тәшкил иткән чагында алып та, әлегәчә файдаланмаган гаиләләр дә бар. Бүген инде аның күләме 453 мең сумга җитте, ул хәзерге вакытка кадәр индексацияләнә, - дип аңлата Гөлсинә Сабирова.

Узган елдан башлап акчаларны инвалид балаларны тернәкләндерүгә дә юнәлтергә мөмкин. Биредә гаиләдәге мөмкинлеге чикләнгән теләсә кайсы бала хакында сүз бара. Әмма бу хезмәттән Татарстанда әлегә беркем дә файдаланмаган.

- Ана капиталы акчаларын әлеге юнәлештә куллану тәртибе бар. Бездә теркәлгән гаризалар юк, әмма Ана капиталын бу максатларда ни рәвешле файдаланырга икәнлеген сорап мөрәҗәгать итүчеләр булгалый. Тернәкләндерү чараларына килгәндә, инвалид балалар өчен махсус ванналар, техник чаралар, телевизор, компьютерларны мисал итеп китерергә мөмкин, - ди белгеч.

Ел саен Пенсия фондында Ана капиталы алырга килгән 80-90 гаиләне кире боралар. Кагыйдә буларак, әлеге исемлеккә тулы булмаган документлар пакеты тәкъдим итүчеләр эләгә. Мошенниклык очракларына килгәндә, 2012 елда полициягә 200дән артык гариза тапшырылган.

- 2012 елда чегәннәргә бәйле очраклар булды. Балалары булмаса да, алар игезәк сабыйлары дөньяга килүе хакында белешмәләр алып, туу турында таныклыклар күтәреп килделәр. Без хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иттек, 12 җинаять эше ачылды - әлеге башбаштаклыкка чик куйдык, - ди Гөлсинә Сабирова.

Пенсия фондында искәртүләренчә, быел Ана капиталының бер өлешен түләячәкләр. 2009 елдан бирле әлеге акчаларны дүрт тапкыр өләштеләр, узган елда аның күләме 25 мең сум тәшкил итте. Бу максатларга федераль казнада зур күләмдә акча таләп ителсә дә, гаиләләр аңа бик тә мохтаҗ.

Ксения ЖАРКОВА

Реклама

Интертат.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: