11 март 2017 яңалыклары
-
3 номерлы балалар бакчасына йөрүче сабыйларга янгын куркынычсызлыгы нигезләрен аңлаттылар
3 нче номерлы балалар бакчасында балаларга янгын куркынычсызлыгы темасына чара үзды. «Творческая студия «Лето»» хезмәткәрләре ут белән уйнау куркынычы турында сөйләделәр, тамаша күрсәттеләр. Янгын куркынычсызлыгы нигезләрен кече чактан ук аңларга кирәк. Балаларына янгын чыгу очрагында нәрсә эшләргә икәнлеге турында сөйләделәр, "Спички не тронь-в них огонь" тамашасы балаларга аеруча ошады. Елена...
-
"Рубин" үз кырында "Оренбург" командасын җиңә алмады
"Рубин" Россия чемпионатының 19 нчы турында Казанның Үзәк стадионында "Оренбург" командасы белән очрашты. Уен 0:0 исәбенә төгәлләнде. Исегездә булса, ил чемпионатының иң югары дивизионында - премьер-лигада тәүге сезонын уздыруы "Оренбург" командасына каршы беренче әйләнештәге Оренбургта узган уен да тигез исәпкә (1:1) төгәлләнгән иде. Бүгенге уенда командаларның гол кертерлек мөмкинлекләре күп...
-
"Ак Барс" хоккейчылары Омскида "Авангард" командасын икенче уенда да отты
Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы Көнчыгыш конференциясе 1/2 финал раундында Омскида "Авангард" командасын отты - 2:0. Бу Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләренең сериядәге икенче уңышы булды. Уенның беренче периоды кискен һөҗүмнәргә бай булмады. Ә менә икенче периодта "Ак Барс" хоккейчылары берничә мәртәбә гол кертү мөмкинлеген кулдан ычкындырды. Боз хуҗалары да...
-
Ана капиталы Татарстанда туучылар санын 10 процентка арттырган
10 ел эчендә Ана капиталы программасы кысаларында 225 мең кеше сертификатка ия булган. Аларның күбесе дәүләт тарафыннан бүленгән акчадан файдаланырга өлгергән инде. Акчаны, нигездә, кредитларны каплауга сарыф иткәннәр. Программа гамәлгә ашырыла башлаган вакыттан алып, 2007 елның гыйнварыннан республикага федераль бюджеттан 62 миллиард сум акча бүлеп бирелгән, аны166 мең гаилә алган....