Теләче Информ

«Ана «мине монда калдырмагыз, Әлфия миңа кул күтәрә», дип ялварды»

Сәлимә әби дөнья белән хушлашты. Галәмдә җәйге иртә тантана иткән мәл. Әнисенең иртүк бакчага чыгуын кызы Наилә күрмәде, йоклый иде. 85ен тутырган Сәлимә әби үз аякларында йөри, зәңгәр күзләре үткерлеген җуймаган, зиһене төгәл иде. Иртәнге саф һаваны сулап, тирә-якның бөтен гүзәллеген мәңгегә күңеленә сеңдереп калырга теләгәндәй, томырылып карап торгач, әби...

Сәлимә әби дөнья белән хушлашты. Галәмдә җәйге иртә тантана иткән мәл. Әнисенең иртүк бакчага чыгуын кызы Наилә күрмәде, йоклый иде. 85ен тутырган Сәлимә әби үз аякларында йөри, зәңгәр күзләре үткерлеген җуймаган, зиһене төгәл иде. Иртәнге саф һаваны сулап, тирә-якның бөтен гүзәллеген мәңгегә күңеленә сеңдереп калырга теләгәндәй, томырылып карап торгач, әби өйгә юнәлде. Кире урынына ятып, күзләрен йомды… //Кызыл таң//

Иртәнге чәйгә әнисен чакырырга дип, бүлмәгә кергән кызы аның җан тәслим кылганлыгын аңлады. Бахыр әнисен кызганудан Наиләнең йөрәге кысылып куйды. Яшен яшәгән, ашын ашаган, дип, үзен юатса да булыр иде, әлбәттә, тик әнисенең соңгы елларда ничек яшәгәнен белгәч, болай дип әйтү урынсыз кебек тоелды.

Сәлимә әби биш кыз үстерде. Яшьли кияүгә чыгып, җимертеп дөнья көтте. Кулыннан килмәгән эше булмады: бакчасында җиләк-җимеше һәрчак мул уңыш бирде, балаларының тамагы тук, өсте бөтен булсын дип, авылдашларына кием-салым текте, юрган сырды. Колхоз басуларында чөгендер, мәк утады, кышларын котельныйда хезмәт салды. Ире, кече кызына бер яшь тулыр-тулмастан вафат булгач, бөтен дөнья йөген үзенә җигелеп тартырга туры килде. Тик ул зарлануны белмәде, күңеле һәрчак шат, кулында эш уйнап торды. Уңганлыгы, булдыклылыгы өстенә усаллыгы да бар иде: ире үлгәннән соң бер генә чит ир-атны да үзенә якын җибәрмәде. Кызларын курчактай киендереп йөртте, һәркайсына югары белем биреп, матур туйлар ясап, үзаллы тормышка озатты. Шуннан соң гына, картлыгымда, ичмасам, кара-каршы утырып чәй эчәр кешем булыр дип, карчыгы вафат булган Галимҗанга тормышка чыкты.Лаеклы ялда да җир җимертеп дөнья көтте Сәлимә: шәһәрдә гомер кичерүче кияү-кызларын яшелчә, җиләк-җимеш белән тулысынча тәэмин итте, оныкларын тәрбияләште. Җәй буе йорты бала-чага тавышыннан гөрләп торды: биш кызы да икешәр баласын әниләренә китерде. Менә берзаман оныклар да үсеп җитте, Галимҗан карт та, озак кына түшәктә ятып, бакыйлыкка күчте. Сәлимә әби күзгә күренеп картайды. Сыерын бетерергә туры килде. Тик шулай да әле ул йорт-ихатасын гөл итеп тота, кош-корт асрый, балалары кайтуга тәмледән-тәмле ризыкларын әзерләп көтеп тора иде. Бердәнбер көнне кече кызы Әлфия сүз башлады: "Әни, сиңа берүзеңә яшәргә авыр, әйдә, йортыңны сатыйк та, үземнең янга күчәрсең". Бу сүзләргә ананың күңеле эреде. Әлфиянең баллы-майлы сүзләренә ышанды, "Балакаем мине кайгырта бит", - дип кызының тәкъдименә ризалашты. Тиз арада йорт сатылды, әби шәһәргә күченде. Әлфия әнисенең йортын саткан акчаны кызына фатир алуга тотынды.

Яңа урында әби бик аз гына вакыт тыныч яшәп калды. Тора-бара Әлфия әнисенең пенсиясен тиененә кадәр талап ала башлады, үзе өйдә булмаганда аш-су бүлмәсенә аяк басмаска боерык бирде, "Я газ-фәләнне ачык калдырырсың", - дип, ачык зиһенле әнисен рәнҗетте. Шулай итеп, әби үзенең зур хата ясавын аңлады, их йорткаемда тыныч кына яшәгән булыр идем, бөтен эшемне үзем башкара ала идем бит әле, дип әрнеде. Авылда калган ахирәтләрен, яшел үләнле урамын өзелеп сагынды. Тик авылга кайтып урыйсым килә дигән үтенеченә дә колак салучы булмады.Бер көнне, 8 март алдыннан Сәлимә әбинең хәлен белергә шәһәрдән ерак кына авылда яшәүче өченче кызы Наиләнең кызы Линара килеп керде. Иске халат кигән, ябыгып калган картәнисен күреп, аны ихлас күңелдән жәлләде, хәлләрен сорашты. "И балам, тизрәк үләргә иде инде", - дигәненә аптырап куйды. Ни дисәң дә, картәнисе урын-җирдә ятмый, кан басымы, йөрәк кагуы кебек сырхаулары да еш борчымый. Табын артына утыргач, оныгы барысын да аңлады: әбекәйгә биредә көн юк икән, карчык табындагы сый-нигъмәтләргә кагылырга да курыкты, хуҗабикәнең утлы карашыннан бөрешеп кенә утырды, авыз суларын китергән вак бәлешләргә дә үрелмәде, буш килеш чәен чөмерде. "Менә оныгың пирог алып килгән, аша", - дип, ниһаять, кызы әбигә бер кисәк камыр ашы тоттырды. Линара мондагы хәлләргә таң калды. Аның картәнисе нинди юмарт кеше иде! Өенә килеп кергән беркемне дә чәй эчерми җибәрмәде. Хәтта берзаман кышкы буранда килеп кергән бер төркем чегәннәрне дә ашатып, кундырып чыгарган иде! Ә оныкларын ничек сыйлаганын күрсәң: алар иртән торуга тәбикмәген, коймагын өлгертә, яңа гына аерткан каймагы белән хуш исле чәен әзерләп куя иде.Линара күргәннәрен түкми-чәчми әнисенә җиткерде. "Картәнине үзегезгә генә алып кайтсагыз яхшы булыр иде", - дигән тәкъдимен дә әйтте. Тик әнисе генә бу тәкъдимне кабул итмәде: "Йортын сатып, төпчегенә акчасын бүләк итте, яшәр иде әле үзе рәхәтләнеп", - дию белән чикләнде. Линараның йөрәге янды, мондый бәгырьсезлеккә шаккатты, тик берни кыла алмады. Картәнисен үзенең бер бүлмәле фатирына, ире һәм ике баласы янына алып кайта алмый бит инде! Ә Сәлимә әбинең кызларының бөтенесе дә диярлек хаклы ялда, ирләре белән парлашып кына болын чаклы шәхси йортларда, яки өч-дүрт бүлмәле фатирларда гомер кичерә, яннарында комачауларлык беркем юк.

Тик Наиләгә барыбер әнисен үзенә алып кайтырга туры килде. Шәһәргә бер баруларында, хәл белергә дип кергәннәр иде, хәйран тамашага юлыктылар: төпчеге Әлфия әнисен эттән алып эткә салып сүгә, ара-тирә әбигә сугып-сугып та ала. Баксаң, Сәлимә карчык пенсиясенең 200 тәңкәсен, кызына бирми, яшереп калдырган икән. "Күрше әби янына керергә күчтәнәчкә чәй алыйм дип, калдырган идем шул бу юлы", - дип акланган әбигә нәфрәт чәчеп кычкырынган Әлфияне тынычландырырлык түгеллеген күреп, кунаклар ишеккә атлады. Әнисе, Наиләгә тагылып дигәндәй, урамга чыкты, машинага кереп утырды, "Балакаем, мине монда калдырмагыз, Әлфия еш кына миңа кул күтәрә", - дип ялварды.

Реклама

Наиләләрдә ул бер генә кич кунды. Иртән торып, җәйге иртәнең хозурлыгын манзара кылды да, шым гына түшәгенә кереп ятты. Изге күңелле Сәлимә әби беркемне борчымый, якты дөнья белән хушлашты…

Аны авылына алып кайтып җирләделәр. Җеназага авылдашлары барысы да диярлек җыел­ган, чөнки биредә мәрхүмәне бик ихтирам итәләр иде. Картлыгының соңгы елларын ничек газапланып яшәгәнен беркем дә белмәде, чөнки Сәлимә әби бу хакта беркемгә бер сүз ычкындырмады. Ә менә кызлары беләләр иде, тик берсе дә әнисенә ярдәм кулы сузарга ашыкмады. Үзләренә тормыш, гүзәл балачак бүләк иткән кеше үлгәч кенә җыелышып балавыз сыктылар. Һәркайсының капкасын тиздән аяусыз картлык шакыячагын, рәнҗетелгән әни­ләре хәленә калу ихтималын уйладылармы икән алар?

Исемнәр үзгәртеп алынды.

Миләүшә ЛАТЫЙПОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: