Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Ана теле: Сүзсез сөйләм буламы? Мәгънәне әйтмичә белдерергә өйрәнү кирәкме?

Көндәлек аралашу өчен кешенең барлык әйтү, ишетү, күрү әгъзәләре сау-сәләмәт булырга тиеш. Тик дөнья булгач, телсез, чукраклар, күрүдән, хәрәкәттән мәхрүмнәр дә бар. Алар да аралашу өчен төрледән-төрле җай-чара әмәлен көйлиләр. Шундый аңлашу, аралашуның үзенә бер системалары бар.

Бу  аерым уйлану-сөйләшү темасы. Без алар куллана торган чаралардан гадәти сөйләм барышында ни дәрәҗәдә файдалану мөмкинлекләрен генә искә алгаларбыз.
 
      Фәнни категория буларак сөйләм андый, – “телдән башка”, – мөмкинлекләрне дә күз алдында тота, мөмкин булганча файдалана. Менә бер манзара:  “Камилә иртәгә кайтамы?” дигән сорауга авыл апасы “Әлләтагы” ди, шәһәр апасы “Кем белгән инде аны”, ди, җор телле бабай “Ходай тәгалә үзе генә белә”, ди. Камиләнең энесе кулбашын сикертеп куя. Барлык очракта да җавапның мәгънә эчтәлеге  бер төрле – төгәл генә белмәү. Телнең нинди чарасы (авазмы, иҗекме, мөнәсәбәтлек яисә сүзме, әллә берничә сүзле тезмәме) белән белдерелүенә, яисә тел чарасы булмыйча, тавыш яки  хәрәкәт белән белдерелә торган берәр чара (бу очракта кулбаш сикертеп кую) булуына карамастан, ул –  сөйләмнең бер берәмлеге. Лексема. Димәк ки, “төгәл генә белмим” дигән мәгънәне белдерүче чаралар бу очракта синоним категориясе белән бәяләнергә хаклы. Димәк, кулбаш сикертеп кую да.
 
   Әйе, тел фәне дә андый категорияләрне таный, берникадәр өйрәнә. Лингвистикада экстра,-паралингвистика дигән юнәлеш бар; Сөйләмият фәнендә дә ул төп юнәлешләрдән саналырга тиеш. Бүген без шуның кайбер тезисларына гына туктала алырбыз.
 
   Әлерәк кенә “синоним” термины юкка әйтелмәде. Синоним төшенчәсен нигез сүзгә генә карый дип уйлап, ялгышабыз  – мәгънәле төшенчә белдерә торган теләсә кайсы берәмлеккә синоним үзенчәлекләре кагыла: бәйлек, кисәкчә. ымлык, кушымчаларга (һәм, вә. илә, белән, да/-дә (син дә мин), хәтта авазларга да (а–ә. іъ–к, ѓъ–г).   Менә бу лексик берәмлекләрнең экстра,-паралингвистик чаралардан (ым, ишарә, тавыш- көй-музыка һ.б.) синонимнарын  кулланып буламы?: ду килү, ду  кубару, дулау, ярсу, холыксызлану, котырыну, шашу, җенләнү, кабынып китү, котыру, шалтырау, чылтырау, ютәлләү, йөткерү; ярсу, кызып китү,  кабынып китү, йөрәкләнү, ачу килү;
  Татар теленең тавыш ияртемнәре – мимизмнарга бай булуы да аның сөйләмдә тавышка игътибарлы икәнен раслый. Татарда тавышлы хәрәкәтне белдерә ала торган тел чаралары – ул сүз генә түгел, кушымча, иҗекләр, авазлар да (әйд-ә-ә-ә): выжылдау, тырылдау, аһылдыу, ухылдау, дерелдәү, такылдыу, чырылдау кебек берәмлекләрне балаларның гына түгел һәркемнең  актив куллануы сөйләмне табигый, хисле итә.
 
Менә бу исемлеккә үз сөйләмегездән дә мисаллар өстәгез әле: абыну, аву, авышу, аптырау, ару, атлыгу, ау, аудару, ачу килү, ачулану, ашыгу, әрепләшү, бата-чума, бәрү, бәргәләнү, бәрелү. бәхәс, боргалану, ботарлау, бөгелү, бөтерчек, бүртәю, бүртенү, быкырдау, гөжләү, егылу, җитез, җыерылу, зыңгырдау, калтырау, каңгылдау, кешнәү,  күбенү, куышу, кыланчык, мыгырдау, мышнау, өрү, посу, пыр туздыру, пыску, пышылдау, сайрау, салпы-сәлпе, селкенү, селкетү, сибү;
   Тел фәнендә сүз төшенчәсен тавыш белән бәйләп аңлату  юк диярлек. Ф.Сафиуллинаныћ бер дђреслегендђ болай диелгђн: «Сњзнећ аваз ягы — тљзелеше, мђгънђ ягы бар. Алар џђрвакыт бергђ яши». Сөйләмият бу тезисны тулыландырырга, гамәли асылын көчәйтергә тиеш. Мәгънәне тавыш белән белдерү, ягьни әйтү – ишетү күренеше сөйләм гамәлиятендә  бик әһәмиятле. Менә журналист күзәтүе.  “Безнең “бакалавриатура, магистратура” ише бик тә хикмәтле сүзләр кыстырылган әңгәмәбезне әбиебез бүлдерә: – Син өрлектәй буйларың белән ул “бакалабыры” дигәненә ыштан төбе туздырып йөрмәссеңдер бит инде, “маһир” дигәненә тырыш!– дип куйды (Р. Шәяхмәтева. Т.я., 2007, 8 дек.);  
   Янә дә газеттан бер мәзәк истә калган: Автомәктәптә имтихан бара. – Двигатель ничек эшли?   – Үз сүзләрем белән мөмкинме? – Әлбәттә. – Вжжжҗ, вжжжҗ, вжҗҗҗ!
  Аеруча хисне белдергәндә менә мондый экстралингвистик чаралар актив кулланыла: – хисле, тойгылы интонация (тавыш аһәңе) белән сүзләр, тезмәләр әйтелә: Булмас! Китаннан! Әстәгъфирулла!; –кушымча, иҗекләр: әнкәй, балакай, җаныкаем; әнием, авылым;
– кисәкчә: ап-ак, зәп-зәңгәр; кып-кызыл; җып-җылы, сап-салкын, тап-такыр; – ымлык: Һай, бу дөнья! И-и-и, рәхәт! Ай-яй, каты әйтте!  – мөнәсәбәтлекләр: ласа-ләсә, ләбаса, инде, бит, ич.  Көймә генә килә генә; Әлләтагы. Менәтагы!  – парлы сүз: тәм-том; килде-китте; – мимизмнар: шалт, Мөхәммәтҗан; йалт-йолт; чытыр-чытыр; “чалт! яңагына!”.
 
   Күрдек ки, тел чаралары да бер мәгънәгә бер генә сүз булмаган кебек экстра,-паралингвистик чараларның да мәгънәдәшләре – синонимнары төрледән-төрле. Әйтик, әйе төшенчәсен (раслау мәгънәсендә) бер кеше баш кагып куя; икенче берәү кул селки; өченчесе карашы белән белдерә; дүртенчесе әйе ди; тагын берсе да дип кенә куя. Бер алымга  күнеккән кешегә бүтән кеше белдергән чара ят булып тоела башлый. Тел синонимы кулланганда да шулай бит – берәү ачкыч дисә, әчкеч дип күнеккәнгә ул ят булып, норманы бозу булып тоела;
    Семантик (мәгънәви) төсмерләрне тавыш белән дөрес белдерү нечкәлекләре татар теленең бик тә үзенчәлекле асылы – басым кануны белән көйләнә.
 
Тел фәнендә бу законны өйрәнү әлләни авыр түгел: һәр берәмлектә басым соңгы иҗеккә төшәргә тиеш; кушымча өстәлгән саен басым соңгы  өстәлгәненә төшә!  Ә менә сөйләмдә “төртелеп алулар” килеп чыгып тора. “Болгар” радиосының иртәнге физкүнегүендә җиде, сигез, тугыз сүзләрендә басым беренче иҗеккә төшеп, татарчалыгы бозыла. Шул ук радиода (2016, 15 ноябрь) алып баручы сөйли: “Дүрт артист. Кемнәр икән алар? “Басым белән  кем диелде. Кушымчага  -Нәргә төшәргә тиеш иде. Канун үзен үзе саклый ала икән бит – татарча күплек кушымчасы (нәр) әйтелергә тиеш түгел иде, димәк ки, басым кемгә төшәргә тиеш булгач, ул шулай төште дә!
 
   Икенче бер алып баручы “Үз эшен башлады”, диде. Сөйләмнең татарча агышында басым соңгы иҗеккә ягъни эшенгә төшәргә тиеш иде –  мәгънә басымы дөрес булса да аһәң агышы бозуны кабул итми.
 
   Терминга әйләнгән тезмәләрдә басым аеруча дөрес төшәргә тиеш. Матур әдәбият – термин. Алып баручы матурга басым ясады. Тезмәне бүлеп. Ялгыш мәгънә төсмере барлыкка килде.
 
   Тезмәдәге берәмлекләрне аерым-аерым әйтү, өстәвенә ялгыш басым белән әйтү аеруча җырларда гайре табигый ишетелә: “Онытырга һичбер вакыт мөмкин түгел”. Урынсыз басым аерым мәгънә төсмере барлыкка китерә.
 
   Басым кимчелекләрен сүзләр белән генә бәйләү гадәткә кергән, ә бит алар иҗек әйтелешендә дә күзәтелә. Мәлигын (Татарстан радиосы). Мәлик тамырында басымлы кушымча Мәлиген булырга тиеш иде. Очраклымы, әллә махсусмы шулай әйтте? дигән сорау туды, чөнки бу исемнең Малик варианты да  бар бит!
 
   Радио, телевидение сөйләмендә экстра,-паралингвистик чаралардан тагын паузага җитәрлек игътибар бирелми. Мәсәлән, еш кына  “Температура бер – өч градус (Болгар радиосы) диелә. Бердән алып өчкә кадәр мәгънәсендә. Тик бер белән өч арасында пауза белдерелми, “Бер өч кило бәрәңге алып кер әле”, дигәндәге кебек мәгънә килеп чыга. 
 
   Бу төр сөйләмдә янә бүтән экстра-паралингвистик күренешләр (көлү, елау, сыкрану, уфтану, ахылдау, ыңгырашу, бр-р-р, тр-р-р, зыр-р-р, фр-р-р, у-у-у-ф, өш-өш  кебек аваз ияртемнәре; төрле музыка коралларының, яисә кеше белән бәйле булмаган тавышлар (җил, яңгыр, мал-туар, кош-корт, техника һ.б.) дә даими кулланыла. Аларның үз белгечләре, осталары бар.  Бүтәннәргә дә файдасы тиярдәй, сабак булырдай күзәтүләре, тәҗрибәләре белән уртаклашсыннар иде. Бу темага сөйләшүне дәвам иттерик әле.
Илдар Низамов,
филология фәннәре докторы.

Фото: https://pixabay.com

matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев