Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Асия апа Мөхтәрова: "Юган мәетләр төшкә керми"

Чистай районы Мөслим авылына сәфәр чыктым. Мәет юучы Асия апа Мөхтәрова белән күрешеп-сөйләшү бәхетенә дә ирештем. - Асия апа, кайчан мәет юа башладыгыз? - Бер ел бар инде. Беренче тапкыр Садыйкова Гөлсем апаны юышкан идем, шуннан башланды. - Кайбер кеше мәет юарга курка... - Шикләнмәдем дә, курыкмадым да. Миңсылу апа:...

Чистай районы Мөслим авылына сәфәр чыктым. Мәет юучы Асия апа Мөхтәрова белән күрешеп-сөйләшү бәхетенә дә ирештем.

- Асия апа, кайчан мәет юа башладыгыз?

- Бер ел бар инде. Беренче тапкыр Садыйкова Гөлсем апаны юышкан идем, шуннан башланды.

- Кайбер кеше мәет юарга курка...

- Шикләнмәдем дә, курыкмадым да. Миңсылу апа: "Кил әле, Гөлсем апаны бергә юыйк. Минем рәт бетте", - диде. Килдем. 68 яшь иде миңа ул вакытта.

- Авылда ничә мәет юучы бар?

- Миңлегөл апа, мин, Миңсылу апа.

- Тәртибе ничегрәк?

- Берсе су сала, әкрен генә сабынлап, берничә тапкыр юабыз. Тәһарәтләндерәбез, госел алдырабыз. Киендерәбез. Әзерләп куябыз. Бөтенесен эшлибез.

- Бер мәет юучы: "Юып бетергәч, мәет кулымны кысты. Минем юуымнан риза булган, димәк", - дигән иде.

- Юк сүз бу! Ничек инде мәет кулны кыссын! Әкият сөйлиләр. Мин аңа ышанмыйм. Кул кыскач, кеше исән була бит инде ул.

- Күпме акча бирәләр?

- Бернәрсә бирмәсәләр дә, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен юам. Исәнлегем-саулыгым булсын. Шулай йөрергә, юарга насыйп итсен.

- Мәет юу - пычрак эш бит, берничә ел урында ятып, авырып үлүчеләр дә бар...

- Нишлисең инде... Чистамы, пычракмы, кешегә аның ишене сөйләп йөрергә ярамый. Югач, авызыңны йом да кайтып кит. Кешенең кимчелеген сөйләү була ул, Алла сакласын!

- Төшкә керәләрме?

- Юган кешеләр төшкә керми.

- Киләчәктә юучылар булырмы?

- Булыр. Яшьләр әкрен генә тартыла. Кайсыберләренең юарга исәпләре бар. Юкка борчылырга кирәкми. Андый заманага калырга иртәрәк әле.

Асия апа гомере буе фермада сыер сауган. Намаз укыйсы, сүрәләр өйрәнәсе килгән. Пенсиягә чыгуга ук, 55 яшендә намазга баскан. Ире гүр иясе. Бүгенге көндә улы, килене, оныклары белән яши.

- Сез нинди каенана? Киленне орышасызмы?

- Юк. Тыгылмыйм, яшәсеннәр генә. Безнең үз вакытыбыз иде, хәзер аларның вакыты. Булышмыйча да ярамый, кулымнан килгәнчә булышам. Авылда эш юк. Улым Биләргә йөреп эшли, янгын сүндерүче. Өч тәүлек эшли, өч тәүлек өйдә.

- Өч көн буе ни белән шөгыльләнә?

- Сыер, тана, үгез, сарыклар бар, чебеш, тавыклар җитәрлек.

- Килен кайда эшли?

- Клубта мөдир.

- Пенсиягез күпме?

- 14 меңгә якын алам.

- Көнегез ничек уза?

- Эштән бушап булмый. Ике онык. Олысы мәкәпкә йөри.

- Гарәпчә укый аласызмы?

- Коръән укыйм. Ике ел Чистайдан килеп Рәисә ханым укытты. Мәдрәсәбезгә мөхтәсибәт тарафыннан җибәрелде. Быел да октябрь аенда чакырырга ниятләп торалар. Мөхтәсибәткә, хөкүмәтебезгә рәхмәт. Гарәпчә белү - зур әйбер.

ГАБДЕРАХИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X