18 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Артиллерия һәм ракета гаскәрләре көне.
19 ноябрдә елдагыча Президент Указы буенча №549 31 маенын 2006 елыннан- "Артиллерия һәм ракета гаскәрләре коне билгеләп үтелә.
-
18 ноябрь - Кыш бабайның туган көне
Һәркемнең дә туган көне булган кебек, Кыш бабайның да туган көне бар икән, ләбаса. Ничә яшь икәнен төгәл белмәсәк тә, бүген ул бәйрәмен билгеләп үтә, диделәр.
-
Кукмара районында юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше зыян күргән
Кукмара районы ЮХИДИ хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше зыян күргән, дип яза kukmor-rt.ru сайты. Кичә иртәнге 7.58 сәгатьтә Кукмара - Шәмәрдән юлының 20 чакрымында, Балыклы авылы янында, "Рено Логан" машинасы юл читенә төшеп капланган. Авариядә чит ил автомобиленең шоферы һәм пассажирлары зыян күргән. Хәзерге вакытта һәлакәтнең сәбәпләре...
-
Мари Эл мошенниклары юл һәлакәтендә зыян күргән кыз өчен акча җыя
Марий Элда коточкыч һәлаккәттә зыян күргән кызның гаиләсе акчага мохтаҗлык кичерми. Акча җыю турында игълан иткән сайтлар мошенникларныкы. Бу хакта Мари Эл республикасы хакимияте белдерде. Төбәк җитәкчесе матбугат хезмәте белдергәнчә, акча җыю турында игълан ителгән берничә сайт ачыкланган, дип яза ТАСС агентлыгы. Хакимият вәкилләре сүзләренчә, бу "мошенниклар вазгыятьтән файдаланып калырга...
-
Татарстанда томан төшә һәм җепшек кар явуы көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 19 ноябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән җепшек кар һәм кар явачак. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан төшәчәк. Җил көньяк-көнбатыштан исә, талгын. Һаваның төнге сәгатьләрдәге минималь температурасы - 0..-5, көндез максималь дәрәҗәсе -2..+3 градус булачак....
-
Татар казылыгын ӘЗЕРЛӘҮ
Казылык әзерләү өчен ат итен вак итеп турарга һәм тоз-борычны яхшылап ышкып сеңдерергә кирәк. Әзер эчлекне кәстрүлгә салырга һәм өстенә тастымал каплап, 15 сәгатьтән алып тәүлек ярымга чаклы салкында тоталар. Ат яки сыер эчәкләрен яхшылап эшкәрткәннән соң, бер башын җеп белән бәйләп, әзер эчлекне тутыралар. Ит белән майны чиратлаштырырга кирәк,...
-
Воронеж өлкәсендәге пенсионер лотереяга 506 миллион сум откан
Русское лото" лотереясын оештыручылар 5 ноябрьдә 506 миллион сум откан Воронеж өлкәсендә яшәүчене эзләп тапкан. Бу хакта шимбә "Столото" дәүләт лотереясын таратучы-компаниянең рәсми сайтында хәбәр ителә, дип яза ТАСС. Җиңүче - 63 яшьлек Наталья Петровна Власова. Аның сүзләренчә, ул билетны тикшерергә оныгына биргән. Ул билет отмады дигән, аннары лотерея атна...
-
«Кайнанамның безнең тормышка тыгылмый калган көне юк»
Интернетта кайчак кызык кына язмаларга тап буласың. Әнә, безнең Чаллы шәһәрендә яшәүче бер килен язмасында үзләренең гаилә хәлләрен болайрак тасвирлаган: //Татарстан яшьләре// "Ирем белән инде өч ел яшибез. Шул дәвер чорында кайнанамның безнең тормышка тыгылмый калган көне юк. Иремә көненә унбишәр тапкыр чылтырата. Миңа да тынгылык юк, минем ниләр эшләвем...
-
Интернеттан нәрсә яный?
Илдә яшәүче алты яшьтән зуррак балаларның 90 проценты интернетның ни икәнен яхшы белә. Ә мәктәптә укучыларның күбесе көненә уртача өч сәгать вакытын компьютер каршында үткәрә. Бу - социологик тикшерү нәтиҗәләре. Күптән түгел әти-әниләрнең күңеленә шом салган тагын бер мәгълүмат җиткерделәр: социаль челтәрләрдә малай-кызларны үлемгә чакыручы төркемнәр саны арткан. Балаларны ничек...
-
Энергия вампирларыннан ничек сакланырга?
Дустыгыз, туганыгыз яки тормыш иптәшегез белән аралашканнан соң хәлсезләнеп, сыгылган лимон төсле бушап калганыгыз бармы? Димәк, сезнең тирәдә энергия вампирлары яши. Алар белән үзеңне ничек тотарга, вампирлардан ничек сакланырга соң? Күптән түгел бер дустымның туган көненә бардым. Кунаклары шактый иде, арада мин белмәгән 2-3 кеше дә бар. Рузил исемлесе кич...
-
Азнакай районында юл-транспорт һәлакәте
Азнакай районының Актүбә - Карабаш автоюлының 15 нче чакрымында «Шевроле Нива» машинасы юл читенә төшеп киткән. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә белдерделәр. Азнакай районында юл һәлакәте турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтләрне чакырту 112 бердәм номерына 8.08 сәгатьтә килгән. Чакыру буенча...
-
КАН БАСЫМЫ ТӨШСЕН ӨЧЕН НӘРСӘ АШАРГА КИРӘК?
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, планетада һәр бишенче өлкән кешенең кан басымы югары. Нәкъ менә шул сәбәпле ел саен 9 миллионнан артык кеше якты дөнья белән хушлаша. Биредә туклану да җитди роль уйный. «Казанские ведомости» газетасы гипертониягә каршы көрәштә кайсы продуктларның нәтиҗәсе зур, ә кайсыларын, киресенчә, кулланмавың хәерле икәнлеген...
-
“Әгәр бу язма басылып чыкса, аны эшеннән куачаклар"
Моннан берничә ел элек районның бер хуҗалыгына яшь белгеч кайткач, ни белеме, ни әдәбе булмаган белгечнең кырга сыймастай кыланмышларын күреп, ул чакта җитәкче өлкән яшьтәге белгечкә: "Син пенсиягә китәсең дә котыласың, без шушындый белгечләр кулына калырбызмы икәнни?!" - дигән. Бу сөйләшүгә нигез булган теге белгеч тә инде "әлләкемләнү"дән туктап, бәлки,...
-
"Аучы" салаты
Кирәк булачак: 250 г тавык ите, 2 бәрәңге, 3 йомырка, 1 кишер, 2 тозлы кыяр, 150 г маринадланган гөмбә, 200 г сыр, майонез. Әзерләү тәртибе: Тавык, йомырка, яшелчәләрне пешереп алырга. «Аучы» салаты рәт-рәт итеп ясала. 1нче рәт - вак итеп туралган бәрәңге, майонез. 2нче рәт - вак итеп туралган тавык...
-
Йорттагы вак чебеннән котылу серләре
Өйдә гөл үстерергә яратучылар еш кына, ел фасылына карамый, гөл төбендә вак чебеннәр очып йөрүен күрә. Көтелмәгән "кунак"лар барлыкка килгән икән, гөлне ташларга ашыкмагыз. Суны чамадан тыш сибү, гөл утыртканда туфракның дезинфекцияләнмәгән булуы - төп сәбәпләрнең берсе булырга мөмкин. Чебеннәр үсемлеккә зыян китерми дип күпләр ялгыша. Алар гөл төбенә йомырка...