Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Авылда яшәп баеп буламы?

Чебиләрне көзен саныйлар, диләр. Авыл хезмәтчәннәре кырлардан күпме бәрәңге, шикәр чөгендере җыелганын исәпләгән арада, шәхси хуҗалыклар йорт артындагы бакчадан кергән уңышын хәтерендә барлый. Ничә капчык уңыш чыкты, күпмесе базга төшеп утырды, күпмесе балаларга китте һәм кесәгә ничә сум акча керде? Яшерен-батырын түгел, авыл халкы, алучысы булганда, сөтен, каймагын, бәрәңгесен, үрдәк-казын...

Чебиләрне көзен саныйлар, диләр. Авыл хезмәтчәннәре кырлардан күпме бәрәңге, шикәр чөгендере җыелганын исәпләгән арада, шәхси хуҗалыклар йорт артындагы бакчадан кергән уңышын хәтерендә барлый. Ничә капчык уңыш чыкты, күпмесе базга төшеп утырды, күпмесе балаларга китте һәм кесәгә ничә сум акча керде? Яшерен-батырын түгел, авыл халкы, алучысы булганда, сөтен, каймагын, бәрәңгесен, үрдәк-казын сатып, акча да эшләп калырга тырыша.

Иш янына куш дигәндәй, пенсия, хезмәт хакына бераз өстәмә дә булып тора ул. Кеше кесәсендәге акчаны саный торган гадәтем булмаса да, авыл уңганнарына шалтыратып, бакчадан күпмерәк уңыш алулары турында сораштым.

Буа районының Кишер Аксуы авылы халкының кишер үстереп сатуын белмәгән кеше юк. Халыкның күпчелеге шуннан кергән акча белән көн күрә. Ата-бабаларыннан калган шөгыльне алар ташларга уйламый. Рузания апа Сибгатуллина да бу авылга килен булып төшкән көненнән бирле кишер үстерү белән шөгыльләнә.

- Кишерне апрель башларында ук чәчәбез. Аны үстерүнең әллә ни мәшәкате дә юк кебек. Чүбен утарга, суын сибәргә, сирәкләргә генә кирәк. Кишерне 15 сутый җиргә чәчәбез. Бер өлешен июль аенда ук сатабыз. Калганын сентябрьдә килеп алып китәләр. Кишерне үзебез кайда да булса сатып йөрмибез. Ел саен бер үк кешеләр килеп, килограммын 10-15 сумнан алып китә. Яз көне 20 сумнан да җибәргәнебез булды. Быел 200 кг уңыш алдык. Сезонына якынча 30-40 мең сум акча эшлибез. Әллә никадәр акча эшләп булмый инде, әмма чыккан акча түгел, кергәне бит. Кулга тере акча керә дигән сүз. Ул йорт-җирне караштырып торырга җитә. Кишернең орлыгын да үзебез ясыйбыз. Алучысы булганда, анысын да сатабыз. 100 грамм орлыкны 200 сумга бирәбез. Аксу авылы кишерне элек-электән утырта. Бармагыбызны бөгеп, күпме акча керәсен исәпләп-фаразлап утырмыйбыз, бер гадәт буенча, ел да чәчәбез шулай. Хатын-кыз эшли алмаслык эш түгел, - ди Рузания ханым.

Балык Бистәсе районының Югары Тегермәнлек авылыннан Гайнуллиннар, өлкән кешеләр булсалар да, шулай ук электән калган гадәт буенча, күп итеп суган белән сарымсак үстерә. Сәвия апага - 77, Вәгыйз абыйга - 82 яшь.

- Суган утырта башлаганыбызга 50 еллар бардыр инде. Ул вакытта хезмәт хакы юк, балаларны укытырга, кеше итәргә кирәк. Ирем белән уйлаштык-уйлаштык та бакчада суган үстерергә булдык. Хәзер инде оныклар бар. Аларга да булышасы килә. Үзебездән артканны сатып та җибәрәбез. Суган быел әйбәт булды, кушуч хәтле иде. Сарымсак та әйбәт. Анысы бер центнер чыкты. Килограммын 150 сумнан сатабыз. Бакчада алабута үстереп булмый бит, бәрәңгене хәзер күп утыртмыйбыз. Әллә ни авырлыгы да юк. Быел менә яңгырлар күп булды, су сибеп мәшәкатьләнмәдек, - дип сөйләде безгә Сәвия апа.

Сарымсак сатып күпме акча эшләгәнен генә сер итеп калдырды ул. Күпме булса да, кергән табышның бәрәкәте булсын.
Балтач районының Алан авылында яшәүче Фәнилә Кәримова күпме акча эшләвен сер итеп сакламый. Сорауны ничек җайлабрак итеп бирим икән дип баш ватарга туры килмәде, быел 60 мең сум акча эшләдем дип ярып салды. бакчасында җиләк үстереп сата ул. Кайчандыр кыярын да, суганын да үстереп караган, әмма иң керемлесе - җиләк икән.
- Җиләкне ун ел элек утырттык. Баштарак бушка күчтәнәч итеп тараттык. Аннары, тукта сатып та була ич моны, дигән фикер туды. Бакчаның мәйданын зурайттык, түтәлләрне озынрак итеп ясадык. Җиләк үстерүне бик авыр дип әйтә алмыйм. Кызара бара, сата барасың. Районга барып сатабыз, алучылар күп. Хәйран гына акчасы да керде. Тырышкан кешегә эше табыла, эше булгач, тамагы да тук була. Иренмәскә генә кирәк, - дип, тәмам җиләк үстереп сатарга күндерде безне Фәнилә.

Саба районында да бар андый тырыш кешеләр. Шәмәрдән бистәсендә яшәүче Зоя Сергеева чәчәк үсентеләре үстереп сата. Ул да баштарак бушка тараткан, аннары гына акча эшләргә өйрәнгән.
- Чәчәк, ремонтант бакча җиләге орлыкларын февраль аенда ук чәчәм. Аларны берничә кат күчереп утыртам. Чәчәк аткан берен сата башлыйм. Кереме бар, әлбәттә, әмма акча орлыклар, чүлмәкләр, махсус ашламалы туфрак сатып алуга китә. Бик тырышканда, кесәгә 50 мең сум тирәсе акча керә. Кәҗәсе түгел, мәзәге дигәндәй, бу беренче чиратта минем хобби. Чәчәкләр үстерергә яратам, әмма ул матурлыкны тудырырга бик күп тырышлык кирәк. Чәчәкләрнең орлыкларын ясау, аларны кечкенә бала кебек тәрбияләп үстерү сабырлык сорый, - ди ул.

Бакчачылар белән аралаша-аралаша, шуны аңладым: тырышкач, була икән бит. Тагын шунысы сөендерә: авыл халкы акча эшләргә күнегеп килә.

http://shahrikazan.com/news/yazmalar/avylda-yashp-baep-bulamy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев