БАРЫСЫ ӨЧЕН ДӘ ТҮЛӘРГӘ КИРӘК
Люба белән без бер класста укыдык. Уку алдынгысы булу өстенә, искиткеч матур һәм сөйкемле дә иде ул. Классның беренче чибәре булган бу кызга кемнәр генә сокланып һәм кызыгып карамагандыр ул вакытларда. Матурлык бит ул күзләрне иркәли, кәефләрне күтәрә. Мәктәпне тәмамлап, кайсыбыз кая таралышкач, бик озак күрешмәдек без аның белән. Алар...
Люба белән без бер класста укыдык. Уку алдынгысы булу өстенә, искиткеч матур һәм сөйкемле дә иде ул. Классның беренче чибәре булган бу кызга кемнәр генә сокланып һәм кызыгып карамагандыр ул вакытларда. Матурлык бит ул күзләрне иркәли, кәефләрне күтәрә.
Мәктәпне тәмамлап, кайсыбыз кая таралышкач, бик озак күрешмәдек без аның белән. Алар авылы яныннан үткәндә, ул чибәрлеге һәм акылы белән Люба әллә нинди дәрәҗәле кешегә кияүгә чыгып, тормышын бик яхшы коргандыр дип уйлап йөри идем. Нәрсә генә дисәң дә, чибәрләргә сайлау мөмкинлеге күбрәк бит инде ул.
Берсендә юлларыбыз очрашкач, ул үзенең хәрби кешегә кияүгә китүен, тик тормышлары барып чыкмыйча, бер кыз белән аерылып кайтуын сөйләде. "Шулай да начар яшәмим", - диде. Үзенең бик дәрәҗәле бер бай сөяркәсе булуын, аның яхшы ук ярдәм итүен, хәтта фатирына махсус җиһазлар ясатып китерүен сөйләп алды. Бәйрәмнәргә, курортларга гел бергә йөрибез, хатыны да моны белеп тора, дип мактанды. Шул вакытта: "И-и, өзеләдер ул кешенең хатынының үзәкләре, рәнҗеш төшмәс микән бу Любага", - дип уйлап куйган идем.
Хәзер менә 70кә җитеп килгәндә тагын очрашырга туры килде безгә. Элекке чибәр Любабызның эзе дә калмаган шул инде күп операцияләр кичергән классташымда. Хәлләрен сөйләгәч, кызганудан йөрәкләрем кысылып куйды. Яман чир беркемне дә аямый - Любаның да эчәгесенең күпмедер өлешен кисеп, биленә капчыкны асып куйганнар икән. Ходаем, беребезгә дә андый хәлләргә калырга язмасын инде. Бу хәлләрне дә гайбәт түгел, гыйбрәт итеп кенә яздым.
Яшь чакта гел шулай сәламәт, матур һәм көчле булып торырбыз кебек тоела шул. Минем дә яратырга, бәхетле булырга хакым бар, дөньяда бер генә тапкыр яшибез дип уйлыйбыз. Кеше гаиләсен таркатканчы, алда ни күрәсеңне уйларга идеКдә бит...
ЗӨҺРӘ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев