Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

“БЕР КОНТЕЙНЕРДАН 3 КГ ГӨМБӘ АЛЫП БУЛА”

Университетта бергә укыган төркемдәшем Гөлүзә Василова өендә шампиньон гөмбәсе үстерә башлаган. Утыртып ике атна үтүгә, шактый уңыш җыйган. - Алар шундый тиз үсә. Су сибүгә, күз алдында эшләпәләре калка башлый, - ди хуҗабикә. Гөлүзәнең уңганлыгына студент елларында ук соклана идем. Атна ахыры җиттеме, ул авылга кайтырга ашыга. Чөнки аны дистәләгән...

Университетта бергә укыган төркемдәшем Гөлүзә Василова өендә шампиньон гөмбәсе үстерә башлаган. Утыртып ике атна үтүгә, шактый уңыш җыйган.

- Алар шундый тиз үсә. Су сибүгә, күз алдында эшләпәләре калка башлый, - ди хуҗабикә.
Гөлүзәнең уңганлыгына студент елларында ук соклана идем. Атна ахыры җиттеме, ул авылга кайтырга ашыга. Чөнки аны дистәләгән мал-туар, йөзләгән кош-корт көтә. Табын тутырып камыр ризыклары да әзерли. Аннан тәм-томын тулай торакка алып килеп, безне дә сыйлый иде.
Гөлүзә Василова ире Айрат белән өч ул тәрбияли. Казанда яшиләр...
- Танышымның гөмбә үстерүен күргәч, мин дә кызыктым һәм сораштым. Баксаң, моның белән Лаеш районында урнашкан кече ферма шөгыльләнә икән. Туфрак салынган әзер контейнерларга гөмбә орлыгын чәчәләр дә саталар икән. Теләсәң, өеңә үк китереп бирәләр. Бер контейнерның бәясе - 370 сум. Икене сатып алдым. Көн саен диярлек су сибәргә кирәк. Чөнки туфрак урмандагы кебек гел дымлы торырга тиеш. Алар куе булып тишелеп чыга. Берничә көн эчендә үсеп, гөмбә дә бирә башлый. Контейнерны 20 гыйнварда китерделәр,
3 февральдә беренче гөмбә тишелде. Дүрт көннән улларым белән уңышны җыйдык. Иң мөһиме - гөмбәне борып алырга кирәк. Алайса, башкаларына зыян килергә мөмкин. Гөмбәләрнең үскәненә балалар бик шатланды. Кызыксынулары көчле иде, бер-берсен уздырып, һәрдаим су сиптеләр.
Контейнерда гөмбә сатып алган кешегә ферма хезмәткәре бөтенесен яхшылап аңлата. Әйтүләренчә, бер контейнердан 3 кг гөмбә алып була.

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев