Казанга терәлеп диярлек торган Лаеш районының брендына әверелгән «Каравон» бәйрәменә быел рус халык җырларын, биюләрен башкарырга Татарстанның егермеләп шәһәр һәм районыннан, Мәскәү, Ижау, Екатеринбург, Пермь, Омск якларыннан 150гә якын коллектив җыелды. Бәйрәмне тамаша кылырга Казаннан, Лаеш һәм күрше районнардан да бик күп милләт вәкилләре килде.
Гадәттә, «Каравон»га күк йөзе аяз була, быел да җәйдәгечә кояшлы эссе көндә Никольское авылы кунакларны пөхтә урамнардә халык һөнәрчелеге ярминкәләре гөрләтеп, Лаеш районының «Русская душа» ансамбле такмаклары, Алабуганың «Забавушка», Казанның «Волжские зори» һәм башка ансамбльләр башкаруында халык җырлары яңгыратып каршы алды. Балалар милли уеннарда ярышты, һөнәрчеләрнең осталык дәресләрен карады. Бәйрәмгә әзерлекне Лаеш районы иртә яздан ук башлаган иде, шуңа күрә бөтен җир рәтләнгән-буялган, авыл үзәгендә төп сәхнә корылып куелган мәйданга да яңа таш түшәргә өлгергәннәр.
Быел «Каравон» программасы рус халкында кәләш озату йоласына багышланган иде. Бу очраклы түгел: «Каравон» бәйрәме электән христиан динендәге Изге Николай хөрмәтенә үткәрелсә дә, аны өч көн дәвамында башта гыйбадәтханәдә, ә аннан соң өйдә-гаиләдә, бөтен авыл белән урамда бәйрәм итеп, җырлап-биеп, әйлән-бәйлән әйләнгәндә егетләр үзләренә булачак кәләшне күзләгән. Шуңа күрә кызлар «Каравон»га иң матур күлмәкләреннән чыккан, кияүгә барганда да шул күлмәкләрен кигән.
Нәтиҗәдә, һәр ансамбль үз төбәгендә кәләш озату йоласы үзенчәлекләрен күрсәтергә тырышты: Никольское авылы урамнары бирнәләр тутырылган сандыклар һәм берсеннән-берсе купшы милли киемнәргә киенгән кәләшләр белән тулды. Пермь краеның Ольга Пичкалева сәнгать җитәкчелегендәге «Иволга» ансамбле кебек бөтен иҗат коллективы да кунакларны русларда яшь егет белән кызны ярәштерү, кызны яучылау, кәләшне туйга киендерү йолалары белән таныштырды.
Бәйрәм сәхнәсеннән «Каравон» кунакларын Татарстан Дәүләт Советы рәисе, республика халыклары Ассамблеясе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Шулай ук бу бәйрәмне Кырым парламенты делегациясе дә беренче тапкыр тамаша кылды. Иң элек бәйрәм белән котлап, Лаеш районы хакимияте башлыгы Михаил Афанасьев сүз алды. Ул борынгы мәдәни традицияләрне саклаганнары өчен Никольскоеның өлкән буынына һәм милли хәзинәләрнең югалуына юл куймыйча, аларны баеткан яшь буын вәкилләренә рәхмәтен белдерде.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау мөрәҗәгатен ирештерде. «Бу көннәрдә Татарстанда милли бәйрәмнәр шаулап уза: кичә-бүген татар милли бәйрәме Сабан туйлары үтә, ә Никольскоеда рус фольклор бәйрәме «Каравон» гөрли. Киләчәк көнгә ышаныч бирүче моннан да зуррак бәхет бар микән? «Каравон»га кешеләр җан кушуы буенча ашкына, монда беркемне дә мәҗбүриләп китермиләр. Бәйрәм елдан-ел киңрәк колач җәя, ул бүген илкүләмендә билгеле мәдәни фестиваль. «Каравон»да катнашкан һәркем Лаеш җиреннән киләсе елга кадәр җитәрлек рухи көч җыеп китсен», - дип теләде Фәрит Мөхәммәтшин.
Кырым Республикасының Дәүләт Советы рәисе урынбасары Рәмзи Ильясов үз чыгышында Татарстанда яшәүче халыкларның бердәмлеген, ныклыгын күреп соклануы турында әйтте. Татарстанда милли сәясәтнең һәм милли бәйрәмнең оештырылуы дәрәҗәсе башка төбәкләр өчен үрнәк булып торуын ассызыклады.
«Каравон»да катнашучылар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофаннан киләчәктә дә бердәм-тату булып, милләтләрне, диннәрне, традицияләрне хөрмәт итеп яшәргә өндәүләр ишетте.
Бәйрәмнең ачылыш тантанасында күркәм гадәт буенча, республиканың мәдәни үсешенә өлеш керткән затларны хөрмәтләделәр. Республиканың традицион мәдәниятләрне үстерү үзәге баш белгече Татьяна Чекмарева, Лаеш район Мәдәният сараеның агитация-мәдәният бригадасы сәнгать җитәкчесе Зөһрә Лезина «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исемнәренә лаек булды. Никольское авылындагы танылган «Каравон» ансамбленең 89 яшьлек балалайкачысы Елизавета Гаранинага Татарстан Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды. Быел 30 ел тулган Никольское авылы Мәдәният йорты Татарстан Президентыннан 3 миллион сумга сертификат белән бүләкләнде. Аны «Каравон» ансамбле җитәкчесе, Мәдәният йорты директоры Светлана Трусова кабул итеп алды. Шулай ук Чистай, Мөслим районнарында, Казанда дан казанган рус фольклор ансамбльләренә Татарстан Президенты исеменнән һәрберсенә 300 мең сум күләмендә премия бирелде. Татарстан халыклары Ассамблеясе 20 мең сум премия белән Лаеш районының «Русские напевы» вокаль ансамблен бүләкләде.
Быел «Каравон»ның махсус кунагы буларак музыкаль чыгыш ясарга Мәскәүдән «Играй, гармонь!» телепроекты, «Частушки» ансамбле сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган артисты Анастасия Заволокина чакырылган иде.
Лилия ГАДЕЛШИНА
Нет комментариев