29 май 2016 яңалыклары
-
5 июнь көнне Теләче Сабантуенда "Милли кием бәйгесе" үтәчәк. Катнашырга чакырабыз
Хөрмәтле туташлар, ханымнар һәм әфәнделәр! 5 июнь көнне Теләче болынында узачак Сабантуенда быел да, башка еллардагы кебек, "Милли кием бәйгесе" үтәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә. Бәйге турында тулырак мәгълүматны 21-3-51 номерына шалтыратып белергә мөмкин.
-
1 июнь көнне Теләче ял пакында балалар өчен бәйрәм чаралары үтәчәк, бушлай туңдырма да булачак
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Теләче ял паркында бәйрәм чарасы үткәреләчәк. Программада спорт ярышлары, төрле уеннар, үзешчән сәнгать бәйгесе үткәрү каралган. Бушлай туңдырма да булачак. Бәйрәм 13.00 сәгатьтә башлана.
-
Танышларын 90 миллион сумга алдаган эшмәкәр тоткарланган
Танышларын 90 миллион сумга алдаган Казан эшмәкәре Мәскәүдә кулга алынган. Берничә ел дәвамында ул барлыгы 20ләп кешегә зыян китереп өлгергән, дип фаразлый тикшерүче органнар. Зыян күручеләр бу эшмәкәрнең бик оста рәвештә ышанычка керә белүе турында җиткергәннәр. Акчаларны ул таныш булганнардан да, иске дусларыннан да алган. Эшмәкәр алган акчаларны вклад сыман...
-
Бүген Лаеш районының Никольское авылында 24нче тапкыр “Каравон” рус фольклор фестивале узды (фоторепортаж)
29 майда Татарстанда елдагыча «Каравон» рус фольклор фестивале узды. Республика күләмендә Лаеш районының Никольское авылында 24нче тапкыр оештырылса да, бу бәйрәмнең инде 400 еллык тарихы бар. Казанга терәлеп диярлек торган Лаеш районының брендына әверелгән «Каравон» бәйрәменә быел рус халык җырларын, биюләрен башкарырга Татарстанның егермеләп шәһәр һәм районыннан, Мәскәү, Ижау, Екатеринбург,...
-
Рөстәм Миңнеханов "Рубин" клубының яңа тренеры белән очрашты
Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Рубин" футбол клубының яңа баш тренеры Хави Грасия белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда Казан мэры - "Рубин" футбол клубының президенты Илсур Метшин, "Рубин" футбол клубының генераль директоры Илгиз Фәхриев һәм башкалар катнашты, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында...
-
Чаллыда берәү “сугыш чукмарларын” атып тынычландырган
Чаллыда ГЭС бистәсендә бер ир-ат ике егетне травматик коралдан ата. Егетләр сугыша башлагач, ул тәрәзәдән аларның тавышын ишетеп, подъездга йөгереп чыга һәм ата. Егетләрнең икесе дә травматик корал җәрәхәтләре белән Чаллының БСМП хирургия бүлегенә китереләләр. Хәзер алар авыр хәлдә, дәвалау узалар. Вакыйганы ачыклау белән хәзер полицейскийлар шогыльләнә, дип яза "Чаллы...