Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Билгесезлек уңайсызлыклар өсти (электр энергиясе буенча)

Теләче электр челтәре Россия Хөкүмәте шартнамәсе нигезендә (2003 елның 26 нчы мартында чыгарылган 38 нче номерлы Федераль Закон буенча) физик һәм юридик затларга 15 кВтка кадәр техник шартлар бирә ала. Аннан артса, Алабуга электр челтәренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гадәттә, кулланучы безгә теге яки бу эшне башкаруны сорап гариза язганда үзенең...

Теләче электр челтәре Россия Хөкүмәте шартнамәсе нигезендә (2003 елның 26 нчы мартында чыгарылган 38 нче номерлы Федераль Закон буенча) физик һәм юридик затларга 15 кВтка кадәр техник шартлар бирә ала.

Аннан артса, Алабуга электр челтәренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Гадәттә, кулланучы безгә теге яки бу эшне башкаруны сорап гариза язганда үзенең телефон номерын да терки. Кызганыч, бу барлык очракларда да алай түгел. Кайберәүләр үзләренең телефон номерларын теркәргә оныталар. Нәтиҗәдә, бу билгесезлек безнең өчен баш авыртуына әйләнә, хезмәтебездә өстәмә уңайсызлыклар тудыра. Арада безнең хезмәткәрләр эзләп табып та, җавап бирмәүче абонементлар да юк түгел. Ярый ла, алар район җирлегендә яшәсә?! Арада бөтенләй башка җирлектә, ерак шәһәрләрдә яшәүче абонементлар да бар.

Шуңа күрә, без, хөрмәтле абонементлардан килешү төзегәндә яки гариза язганда телефон номерларын язып калдыруларын сорыйбыз. Безне шулай ук яңа урамнардагы линияләрнең өзекләр белән сузылуы да нык борчый. Электр линиясе урамга трансформатор белән бергә куела, аннан ул кулланылмый. Бүген бер чакрым электр линиясе үткәрү бер миллион сумнан артыкка төшә. Мондый кыйммәтле төзелеш үзен беркайчан да акламаячак. Бездә торак төзелеше өчен җирне урамлап бирәләр. Шуңа да безнең электр линиясен өлешләп төзисе килми.

Урамдагы өч йорт хуҗасының (урам башындагы, урам уртасындагы һәм урам ахырындагысы) гаризасы булса, линия өзексез эшләнә. Югарыда телгә алынган шартнамә нигезендә кемнең дә булса җир кишәрлегенә керү катгый тыела. Электр линияләре үткәрү буенча сорауларыгыз булса 2-13-12: 8(84360) 2-15-50 номерларына шалтырата аласыз.

Камил Нәҗметдинов, район электр челтәре җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Газетада басылганнар