Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Чәчәкләрне дөрес итеп сайлау һәм озак итеп саклау ысуллары

8 март белән, хөрмәтле, кадерле, чибәр кызлар! Чәчәк бәйрәме белән дисәк, һич ялгышмабыз. Роза, лалә, нарцисс, хризантемалар… Канәферләр дә модада хәзер. Вазадагы чәчәкләрнең гомерләрен озынайту өчен берничә ысул бар. //Tatar today// Чәчәкләрне дөрес итеп сайлап алырга Чәчәкләрне дөрес итеп сайлап алу - иң мөһим шарт. Чәчәкләр яңа кайтартылган булырга һәм...

8 март белән, хөрмәтле, кадерле, чибәр кызлар! Чәчәк бәйрәме белән дисәк, һич ялгышмабыз. Роза, лалә, нарцисс, хризантемалар… Канәферләр дә модада хәзер. Вазадагы чәчәкләрнең гомерләрен озынайту өчен берничә ысул бар. //Tatar today//

Чәчәкләрне дөрес итеп сайлап алырга

Чәчәкләрне дөрес итеп сайлап алу - иң мөһим шарт. Чәчәкләр яңа кайтартылган булырга һәм химик матдәләр белән эшкәртелмәгән булырга тиеш.

Әгәр чәчәкләрне үз бакчагызда үрчетәсез икән (ә андый эшмәкәр егетләр бар;) ) - иң яхшысы! Бу очракта чәчәкләрне иртә таңда, очлатып кисеп алсагыз, алар озаграк торачак.

Чәчәкләрне сатып алырга туры килсә, аларның сабагына карагыз: ул яшел, чагыштырмача аксыл булырга тиеш. Әгәр сабак каралган икән, башка чәчәк сайлагыз. Яфракларына да игътибар итегез: аларның очлары әзрәк кенә кибә башлаган булса да, чәчәк озак сакланмаячак.

Чәчәкләрне вазада дөрес итеп сакларга

цветы дольше стояли в вазе

Иң мөһим шарт - чиста су һәм аның тиешле күләмдә булуы. Ничек кенә булмасын, вазада бактерияләр үрчи башлый, алар сабакларның бозылуын тизләтә дә инде. Вазадагы суга яфраклар тиеп торса, хәлләр тагын да начарлана. Мөмкин булса, суга тиеп тора торган яфракларны өзеп алырга кирәк.

Суны һәркөнне алыштыру зарур. Һәркөнне вазаны да юып торырга онытмагыз.

Чәчәкләрне вазага утыртыр алдыннан, аларны астагы яфракларыннан чистартырга, сабайкларын почмаклап кисәргә кирәк. Гөлчәчәкнең (роза) сабагының очын 4-6 алты өлешкә бүлсәң, яхшырак. Әлеге процесслар өчен кайчы кулланырга ярамый.

Вазадагы су салкын булырга тиеш, кубиклап катырылган боз кисәге дә ярдәмгә килә ала.

Барлык чәчәк кибетләрендә дә махсус порошоклар сатыла. Шуны алырга тәкъдим итәбез.

Махсус порошок булмаса, башка ысул да бар. Бу очракта аспирин белән лимон серкәсе ярдәмгә киләчәк. 1 л суга - 1 таблетка аспирин яки 1 г лимон серкәсе+1 чәй калагы шикәр комы+ 0,5 чәй калагы 8% серкә (уксус).

Роза һәм лалә чәчәкләре өчен суны күп салырга кирәк. Ә менә гербералар өчен 5 см гына су да җитә.

Роза чәчәкләрен карау бигрәк тә катлаулы. Сабагын кисәргә, барлык чәнечкеләрен һәм астагы яфракларын алырга онытмагыз. Сабагын су астында кисәргә кирәк. Вазага утырту алдыннан, сабак очларын югары температуралы суга (кипятокка) тидереп алырга киңәш ителә. Вазаны сайлаганда, биек булганын алыгыз. Төнлә розаларны, ваннага су җыеп, шунда салып сакласаң, яхшы.

Лаләләр озак тормыйлар. Суга боз кисәкләрен салып торыгыз. Әгәр чәчәкләр башларын төшергәннәр икән, төнгегә аларны чиләк белән суга куегыз, бу очракта сабаклары да, яфраклары да су белән капланырга тиеш.

Нарцислар суда озак торалар. Суны һәрвакыт салкын тотарга кирәк. Нарциссларны башка чәчәкләр белән саклау киңәш ителми.

Канәферләр суда озак торалар. Алар өчен су бүлмә температурасы белән тәңгәл килергә тиеш. Сабакларны төерләнеп торган өлешеннән генә кисәргә ярый. Башка чәчәкләр белән саклау киңәш ителми.

Хризантемалар бик озак торучы чәчәкләр. Суны 2 көнгә бер тапкыр алыштырырга ярый. Сабагын кисеп торырга, астагы яфракларын өзеп алырга онытмагыз. Сабакларын, гөлчәчәкләрдә сыман, берничә өлешкә киссәң, яхшырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев