Теләче Информ

Чиратта — торакка алимент

Озакламый тагын бер закон дөнья кү­рергә охшап тора — тулы булмаган гаиләләрдә тәрбиялә­нүче балаларның торакка мохтаҗлы­гын торакка алимент тү­ләтү ярдәмендә хәл итмәкчеләр. әлеге закон проекты карау һәм кабул итү өчен Дәү­ләт Думасына җибәрелгән. Дәү­ләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьә­лә­ләре комитеты рәи­сенең беренче урынбасары О.Оку­нева, балаларның торак шартларын яхшырту максатында, торакка алимент тү­ләтү идеясен хуплавын белдерде.

­Бу законны тәкъдим итүчеләр фикеренчә, торакка алимент түләтү гаиләләр таркалу күренешен киметергә ярдәм итәчәк. Янәсе аерылы­шырга уйлаган ир кесәсеннән чыгачак акчаларны санап карагач, үз фикереннән кайтачак. әлеге канун бик четерекле булырга охшап тора, ник дигәндә, гаилә тормышы да, аерылышулар да бик күп факторларга бәйле бит. Алимент билгеләүче суд утырышлары да кайнар бәхәсләр белән давылланып узачактыр.

Балаларны тиешле яшәү шартлары белән тәэ­мин итү кирәкле гамәл, әлбәттә. Әмма, минемчә, бу законның ил тормышына тәэсир итәрдәй кимчелекле яклары да булыр кебек. Әйтик, егетләр хәзерге заманда өйләнергә ашкынып тормыйлар, ә инде торакка алимент түләтү кертелсә, андыйлар тагын да артачак. Бу исә илдә балалар туу саны кимиячәк дигән сүз. Хатын-кызлар да иркенәячәк, аларга баланы кемнән тапсалар да барыбер булачак. Намуссыз хатын-кызлар гаиләле ирләрнең башын әйләндерүдән дә тайчынмаячаклар. Чөнки туган баланың ДНКсын тикшертеп, алар суд аша алимент­ларның тегесен дә, бу яңасын да ирләрдән каерып алачаклар. Яшәү шартлары закон таләп­ләренә җавап биргәндә, әлбәттә. Анысы гына хәл ителмәслек проблема түгел, бала тапкан хатын-кыз, тиешле суд карарына ия булыр өчен, ипотекага фатирын да алачак, фатир да яллап тора башлаячак. Нәтиҗәдә, чыгымнар баланың атасы дип танылган ирләрдән дә торакка алимент сыйфатында мәҗбүри түләтеләчәк.

Онытмыйк, әле хәзер дә аерылган ирләрдән авыру, гарип балаларының дәвалану, тернәкләнү чыгымнарын юллап алу буенча юридик кануннар бар. Моңа гадәти алиментларны һәм шушы торакка алиментларны да өстәсәң, әлеге ирләрнең тормышы аяусызга әйләнәчәк.

Торакка алимент тү­ләтү турындагы законны ныклап уйлап кабул итәр­гә кирәктер. Әйтик, аерылышу турындагы гаризаны күп очракта хатын-кызлар яза. Торакка алимент түләтү билгеләнгәндә, әгәр гаилә таркалуда ир кешенең гаебе юк икән, бу да исәпкә алынырга тиештер. Икенче иргә кияүгә чыгып яши башлаган хатын-кызга карата да таләпләрне кырысрак куярга кирәк. Аерылган хатын, беренче ирдән торакка алимент түләтеп, яшәү урыны булмаган икенче иренең тормыш шартларын да яхшырта булып чыга түгелме? Икенче иренең торагы бар икән, бу очракта элеккеге ирдән торакка алимент юлланырга тиеш түгелдер. Баланың яшәү өчен тиешле шартлары бар дигән сүз бит инде бу. Аннан соң, балаларның ана кеше белән генә түгел, аталары белән яшәп калу очраклары да бар. Монысы да ныклап уйланырга тиеш.

Аерылдым дип кенә кеше ялгыз яшәми, яңа гаилә кора. Әгәр дә алиментлар гаилә башлыгының эшләп тапкан акчасын ныклап каерып алып барса, яңа гаилә нәрсә исәбенә яшәргә тиеш була? Законда монысын да исәпкә алырга кирәк.

Гомер тиз уза. Баласына торакка алимент түләп торган ир дә бервакыт картаячак һәм шул баласыннан үзенә дә алимент түләүне таләп итәчәк. Закон проектына бәлки моңа бәйләнешле пункт та кертергә кирәк булачактыр.

Әлеге канунны мин тө­гәл генә күз алдына китерә алмыйм. Бәлки фикерләрем дә бик үк дө­рес тә түгелдер. әмма торакка алимент түләтү турындагы законга битараф калып булмый, чөнки ул, кабул ителүгә үк, миллионнарча кешеләрнең язмышлары белән уйный башлаячак.

Җәүдәт ХАРИСОВ. Чаллы.
tatyash.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: