6 октябрь 2019 яңалыклары
-
Чиратта — торакка алимент
Озакламый тагын бер закон дөнья күрергә охшап тора — тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның торакка мохтаҗлыгын торакка алимент түләтү ярдәмендә хәл итмәкчеләр. әлеге закон проекты карау һәм кабул итү өчен Дәүләт Думасына җибәрелгән. Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары О.Окунева, балаларның торак шартларын яхшырту максатында, торакка алимент түләтү идеясен хуплавын белдерде.
-
Балчыкның да була төрлесе...
Битлекләр өчен балчыкны бары тик даруханәдән генә сатып алыгыз. Алар кыйммәт түгел, ә файдасы бар. Ниндиен алырга дигәндә, аларны тән тиресенең майлы яки коры булуын истә тотып сайларга кирәк.
-
Чаллыда трамвай җәяүлене таптаткан
Юл-транспорт һәлакәте кичә иртән Яшьлек проспекты буенча 17нче йорт каршында булган.
-
Алинә Заһитова Европа командасына Japan Open ярышында җиңү яуларга булышты
Ярыш нәтиҗәләре буенча Европа командасы 614,73 балл җыйды.