Читтә дип читкә тибәрмиләр
Шәдке - Теләче районында үзенчәлекле авылларның берсе. Биредә халык тырыш, булдыклы, башкаларга ялынмыйча эшли белә. Бу авылны тагын бер күреп кайту теләге күптәннән бар иде. Сәфәребез шул якка булганга сөендек, тик район үзәгеннән ерак булуы гына хафага салды. Әмма борчылуыбыз юкка булган икән. Юлы булгач... Моңарчы район үзәгеннән 50 чакрым...
Шәдке - Теләче районында үзенчәлекле авылларның берсе. Биредә халык тырыш, булдыклы, башкаларга ялынмыйча эшли белә. Бу авылны тагын бер күреп кайту теләге күптәннән бар иде. Сәфәребез шул якка булганга сөендек, тик район үзәгеннән ерак булуы гына хафага салды. Әмма борчылуыбыз юкка булган икән.
Юлы булгач...
Моңарчы район үзәгеннән 50 чакрым ераклыкта урнашкан авылга юлны кыскартканнар. Турыданрак өр-яңа юл салып куйганнар. Шәдке авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кадыйров әйтүенчә, хәзер ике ара 26 километрга гына калган. Киләсе елда быел кул җитмәгән 7 чакрым юлны да төзекләндереп бетерү планлаштырыла. "Бу - Шәмәрдәнгә илтүче олы юл. Тауны кисеп салдылар, елга аша салынган күперне генә төзү дә 50 миллионга төште", - дип таныштыра авыл җитәкчесе үзенең биләмәләре белән.
Урман, ике елга буена сыенып утырган Шәдкенең табигате искиткеч матур. Төзек ихаталы күркәм йортлар, өр-яңадан эшләнгән биналарны күреп сокланып йөрибез. Район башлыгы Илдус Зарипов Шәдкегә озатканда: "Соңгы биш елда без ул авылда бик күп объектлар төзедек. Баргач күрерсез. Хөкүмәт программаларыннан файдаланып, 475 миллионлык эш башкарылды", - дигән иде.
Хәер, Шәдкедә башкарылган эш күзгә төртеп күрсәтмәсәң дә, күрерлек. Шәдке авыл җирлегенә кергән Югары Мирәтәк, Олы Мирәтәк кенә түгел, тирә-яктагы Нырсы, Айдар, Сауш авыллары өчен салынган ветеринария пункты да биредә урнашкан. 50 урынлык өр-яңа балалар бакчасы сафка баскан. Бүген анда 36 бала йөри. Спорт заллары, уен бүлмәләре иркен, якты. Дәүләт программасы буенча фельдшерлык-акушерлык пункты төзү бәхетенә ирешкәннәр. ФАПны үз урынында калдыру өчен, фельдшерларга башка бинада кабул итәргә туры килә. Бер үк вакытта авыл җирлеге бинасында да үзгәрешләр булган, аңа капиталь ремонт үткәрелгән. Быел Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәлне яңартырга керешкәннәр. Ул зур бер комплекс булып аякка басачак. Анда сугышка китүчеләр һәм әйләнеп кайтучыларның исемнәре уелып язылачак. Бу көннәрдә мәдәният йортында да капиталь төзекләндерү эшләре азагына җитеп килә. Яңа урындыклар кайтуын гына көтәләр. Яңартылган мәдәният үзәген ачу ноябрь аена тәгаенләнгән. "Соңгы елларда авылда төзелеш эшләре күп алып барылды. Әмма тузып барган социаль-көнкүреш объектларын сафка бастыру, капиталь төзекләндерү хөкүмәт ярдәменнән башка һич кенә дә мөмкин эш түгел. Бик күп программаларны файдаланып, район башлыгы ярдәме белән авылыбыз бик матурланды. Төзек, күркәм әйбергә карап тору да күңелле", - дип сөйли Фәрит абый Кадыйров.
"Яшен"ле авыл
Шәдке турында сөйләгәндә, аның мәктәбе, хоккейчылары турында бер-ике сүз әйтмәсәк, мөгаен, дөрес булмас. Бүген мәктәптә ике төркемдә егетләр командасы, бер төркемдә кызлар хоккей командасы бар. Шәдке егетләреннән торган данлыклы "Гром" командасы шактый яхшы уңышларга ирешеп килә. Авылның әнә шулай хоккей белән җенләнә башлавына быел 50 ел тула икән. Республика чемпионнарына уңышлары өчен 2013 елда "Татнефть" ярдәме белән менә дигән хоккей тартмасы бүләк итәләр. Шул шар сугучы егетләрнең берсе, авылда төпләнеп үз эшен башлап җибәргән Булат Гафуров белән дә очраштык. Булат, яшь кенә булуына карамастан, эшмәкәр дә, күп балалы әти дә, бер үк вакытта авыл җирлегендә депутат та икән. Ташландык фермаларны төзекләндереп, симертү өчен үгезләр асрый. Шәригать кануннары нигезендә чалып, хәләл ит буларак урнаштыру эшен башлап җибәргән. "Алдагы елда 100 баш сыерга исәпләнгән терлек торагын төзеп бетерәбез. Күрше авылда урнашкан ул. Әнием Гөлүсәгә ярдәмче буларак башлаган идем, хәзер күп эшне үзем башкарам. Чәчүлек җирләребез бар. Эш күп булса да, спортны ташлаганым юк. Авылда эшлибез дә Казанга барып уйныйбыз. Казан хоккей клублары арасында Шәдке егетләренең сынатканнары юк", - ди Булат, елмаеп.
"Алмашка әнә шундый кадрлар үсә безнең. Башка авылларга караганда, Шәдке 20 елга алдан бара. Сере нәрсәдә дисезме? Авыл районнан ерак булган. Гомер буе беркемнән өмет итмәгән, үз көче белән яшәгән. Әнә шулай сыналган, ныгыган ул. Хәзер кайсы гына йортка килеп керсәң дә, һәркемнең - үз шөгыле. Кемдер пластик тәрәзә ясый, кемдер терлек тота, умартачылык белән шөгыльләнүчеләр күп, - дип сөйли Фәрит Кадыйров. - Шәдкенең үзендә генә дә пластик тәрәзә ясый торган ике цех бар, авылда 47 шәхси трактор, 8 "КамАЗ" исәпләнә, терлек саны арта бара. Үз көчләре белән йорт салып чыгалар. Хәзер шәхси хуҗалыкларда күбрәк төзекләндерү, заманча уңайлыклар тудыру буенча эш алып барыла. Эшмәкәр Расим Галләмов ярдәме белән мәчет тә төзекләндерелде. Район башлыгы Илдус Зарипов та читтәге авыл дип читкә тибәрмәде безне, һәрдаим булышлык күрсәтеп килә. Тырышып яшәүчеләрне хуҗалар да күрә белә".
Рәсимә Галиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев