Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Данил Салихов: Без яшәячәкбез, без укыячакбыз, без язачакбыз!

Татарстан Милли китапханәсендә 2017 елда иң күп укылган китап авторларын котладылар.

Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов халкыбызны оптимист булырга өндәде. Бүген ул Татарстан милли китапханәсендә “Ел китабы” бәйгесенең йомгаклау тантанасында чыгыш ясады.

“Укучы китап укудан читләшә дигән көннәрдә Татарстан милли китапханәсенең шундый матур бүләкләр тапшыруы белән без бәхетлебез. Монда ничек татар халкының зурлыгы турында әйтмичә була?! Ә без зарланырга, пессимистик рухта яшәргә яратабыз. Оптимист булып яшик! Без яшәячәкбез, без укыячакбыз, без язачакбыз!”, - диде ул залдагыларга мөрәҗәгать итеп.

Данил Салихов Язучылар берлегенең планкасы югары булуын, әдәбиятка килүчеләр белән сак эш ителүен әйтте.

“Без бүген дотация белән китаплар чыгармасак, без шул китапларыбызның 80 процентын китапханәләргә биреп, укучыларга тәкъдим итмәсәк, без биредә утырмас идек”, - диде Данил Салихов. Ул Татарстан җитәкчелегенә, Татарстан китап нәшриятына, Татарстан Милли китапханәсенә һәм китапханәчеләргә рәхмәтен җиткерде.

 

Данил Салихов "Балалар әдәбияты" номинациясендә җиңгән китап авторларын котлады. Ул Казан Үзәкләштерелгән китапханәгә, Мөслим һәм Түбән Кама Үзәк китапханәләренә Язучылар берлеге дипломнарын да тапшырды. 

"Ел китабы" конкурсында 328 китап катнашкан. Җиңүчеләр алты номинациядә билгеләнгән. "Ел китабы" конкурсында җиңүче әсәрләр арасында Аяз Гыйләҗев, Разил Вәлиев, Фарсель Зыятдинов, Рафис Корбан һәм башкаларның китаплары бар.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев