Теләче Информ

«Энемне гафу итә алмадым: нигезне сатты…»

Без өч бертуган. Абый армиядән соң ук авылдан китеп шәһәргә урнашты. Хатыны да үзебездән ерак түгел генә авылныкы аның. Икесе дә урнашуга эшли башладылар. Башта шактый гына вакыт баракларда яшәделәр, аннан аерым йортларда, тулай торакларда яшәделәр. Аннан соң, чиратлары җитеп, яңа фатирга күчтеләр. Алар авылга әти-әниләр янына кунакка кайтып кына...

Без өч бертуган. Абый армиядән соң ук авылдан китеп шәһәргә урнашты. Хатыны да үзебездән ерак түгел генә авылныкы аның. Икесе дә урнашуга эшли башладылар. Башта шактый гына вакыт баракларда яшәделәр, аннан аерым йортларда, тулай торакларда яшәделәр. Аннан соң, чиратлары җитеп, яңа фатирга күчтеләр. Алар авылга әти-әниләр янына кунакка кайтып кына йөрделәр, тормышлары шунда булды, балалары үзләре янында үсте. //Безнең авыл гыйбрәте//

Мин дә мәктәптән соң укуымны дәвам итәргә дип Казанга чыгып киттем. Өченче курста ук кияүгә чыгып читтән торып укуга күчтем. Тормышны ирем ягында башлап җибәрдек. Минем Казан тирәсеннән бик китәсем килмәсә дә, нишлисең бит, риза булып кияүгә чыккач, иремнең сүзенә күнәргә туры килде. Миннән соң туган энебез көн саен районга төшеп эшләп йөрсә дә, өйләнгәнче үзебезнең йортта әниләр белән яшәде. Гаилә коргач кына район тирәсен уйладылар хатыны белән. Чөнки килен дә районда эшли, көн саен йөреп булмый, җайсызрак, дигәннәрдер. Өстәвенә, кемнең кайнана белән яшисе килсен инде. Бәлки, күченүләренең сәбәбе шул да булгандыр. Төп йортыбызны без беребез дә ташламадык. Башта әти, аннары әни үлгәч тә, барыбыз да гел кайтып йөрдек. Бакчаны да буш тотмадык. Ел да бергәләшеп бәрәңге, кишер утырттык, аннан шулай ук бергә кайтып ала идек тә, төгәл өчебезгә бүлешеп алып китә идек. Ул көннәр үзе бер бәйрәм була иде. Өйне юып чыгарып, мунчаны ягып җибәреп, көне буе кояшта җилләгән урын-җирләре өстенә ятып йоклаудан да рәхәт нәрсә юк бит ул дөньяда! Йорт-җирне әни үзе исән чагында ук энебезгә язып калдырды. Без каршы булмадык. Алар барыбер якынрак та бит, абый белән миңа караганда ешрак килеп-китеп йөрделәр. Хәзер абый да, мин дә пенсиядә инде. Биш ел элек энебез шул йортны сатып җибәргән. Бик тиз генә эшләгән ул аны. Мин белми дә калдым. Белсәм, үзем сатып ала идем аннан йортыбызны. Белеп алганда, сату-алу эшләре беткән, куллар куелган иде инде. Шалтыратып, үзеннән сорагач, "Алам дип торучы булганда, җибәрергә булдым инде, апа. Йортны карарга кирәк бит аны", - дигән булды. Бик рәнҗедем шунда энемә. Түзә алмыйча үзе белән үк сөйләшкәндә әйттем дә әле: берәр заман бик кайтасың килер туган үскән нигезгә, әмма читләр яшәгәч, капкасы бикле булыр, дидем. Шушы сөйләшү безнең соңгы сөйләшү булды. Гафу итә алмадым. Йорт аныкы булса да, без дә үстек бит анда, сорарга ярамый идеме, шулай-шулай, сатарга җыенам әле, сез ни уйлыйсыз, дип. Энекәшнең шулай эшләве безнең туганлыкка нокта куйды шулай. Биш ел буена аралашмыйча, күрешмичә яшәдек. Ә беркөнне төш күрәм. Имеш, энекәш үзе дә бик үкенә икән төп нигезебезне сатканга. "Шуның кадәр кайтасы килә өйгә", - дип әйтә икән миңа. Телефоннан сөйләшәбез, имеш. Уянгач та, аның бүген миңа шалтыратасын белдем. Биш ел аралашмаган энекәш белән чынбарлыкта шул көнне сөйләштек. Энекәш миңа үзе шалтыратты. Нәкъ төштәгечә! Сүзебез, әлбәттә, төп нигез турында булды. "Җүләр булганмын, сатасы калмаган икән", - ди. Үзе дә бик үкенә хәзер энекәш. Теге кешеләр дә сатарга йөриләр ди бугай йортны. Әмма ул йортны киредән үзебезгә сатып алуның мәгънәсе калмаган шул инде, тулысынча үзгәртелеп беткән ул хәзер. Йорты та башка, сарайларын да сүткәннәр. +


Фәния З., Яшел Үзән.

http://tatar-today.ru/2018/02/25041/Чыганак: Татар Тодау

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: