4 февраль 2018 яңалыклары
-
«Үз бәхетен үзе җимергән кешене күргәнең бармы? Булмаса, күр!»
Үтеп киткәч, борылып карадым. Юк, хатын-кыз күзе төшәрдәй түгел иде ул ир. Эчкечеләргә хас таушалган йөз, майланып төрле якка сибелгән тыңлаусыз чәчләр… Өс-башы да шул кыяфәтенә ярашлы. Ләкин шешенкерәгән күз кабаклары арасына яшеренгән күзләренең карашы бик таныш тоелды. Үзенә каравымны аркасы белән сизгән кебек, ул да миңа борылды. //Акчарлак// Күзләребез...
-
ЯШЕЛ ЧӘЙ ТЕШНЕ БОЗМЫЙ
Япон галимнәре яшел чәйнең теш өчен бик файдалы булуын ачыклаган. Теш сәламәт һәм нык булсын өчен, ашаганнан соң һәрвакыт бер чынаяк яшел чәй эчүне гадәткә кертергә кирәк. Чәй теш эмален ашаучы микроорганизмнарның үрчүен әкренәйтә һәм тешне бозылудан саклый. Чыганак:https://vk.com/id423820304?z=photo423820304_456239389%2Falbum423820304_00%2Frev
-
ТЕЛЕФОН СУГА ТӨШСӘ…
Әгәр телефоның суга төшсә, аңа ничек итеп "беренче ярдәм" күрсәтергә икәнлеген беләсеңме? Белмәсәң, әлеге киңәшләр синең өчен. 1. Мөмкин кадәр тизрәк судан алып куй. 2. Әгәр телефоныңның батареясе алына торган икән, тизрәк алып куй. Батареясе алынмый икән, сүндереп куй. 3. Чехолы булса, аны салдыр. Болай эшләгәндә ул тизрәк кибәр. 4....
-
Фирдүс Тямаев Казанны гөрләтеп юбилеен үткәрде (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кичә Фирдүс Тямаевка 35 яшь тулды. Җырчы туган көнен тулы аншлаг белән гөрләтеп «Пирамида» концертлар залында үткәрде. Килгән кунаклар арасында Рөстәм Закиров, Элвин Грей, Зәйнәб Фәрхетдинова, Гүзәл Уразова, Илсөя Бәдретдинова, Фирзәр Мортазин, Рәсим Низамов, Айгөл Бариева, Илназ Баһ, Данир Сабиров һәм бик күп, бик күп башка артистлар бар иде. Чәчкә-бүләкләргә,...
-
«Әти» сүзенең тәмен үз әтисе булганнар гына аңлыйдыр…»
з-үземне белә-белгәннән бирле әтиле балаларга кызыгып яшәдем. Минем дә башкалар шикелле авыз тутырып «ӘТИЕМ» дип дәшәсем, аның көчле иңнәренә башым куясым, аны ничек яратуымны йөз, юк, мең тапкыр кабатлыйсым килә иде шул. Әмма язмыш без теләгәнчә генә язылмый икән лә…//Безнең гәҗит// Менә 38 ел инде җирне түшәп ап-ак кар ява....
-
Видео: Әлмәттә исерек полиция хезмәткәре җәяүлене бәрдергән
Социаль челтәрләрдә исерек хәлдәге полиция хезмәткәренең җәяүлене бәрдергәнен теркәгән видео пәйда булды. Исерек хәлдәге полиция хезмәткәре җәяүлене бәрдерә һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан кача. Зыян күрүчене хастаханәгә озаталар, ә юл кагыйдәсен бозучы 20 минуттан соң кулга алына. Ир-ат медицина тикшерүеннән баш тартакан. Татар Информ
-
Татарстанда штром кисәтүе игълан ителде
Бүген һәм иртәгә республика территориясендә көчле җил, явым-төшемнәр, буран, томан һәм бозлавык көтелә. Татарстанның гидрометоролгия һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген кич һәм иртәгә көндез республикада һава шартларының кисәк начарлануы көтелә, дип хәбәр итә Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте. 4 февральдә кич һәм 5...
-
Фәйзулла Туишев истәлегенә багышланган 1 нче район гармунчылар бәйгесе үтте.
2 февраль көнне Иске Җөри авыл мәдәният йортында халкыбызның бөек гармунчысы Фәйзулла Туишев истәлегенә багышланган 1 нче район гармунчылар бәйгесе үтте. Әлегемузыка коралларында уйнаучы сәнгать осталары бәйгесенең максаты - гармун һәм башка халык уен коралларында башкару осталыгын пропагандалау һәм үстерү, яшьләрне музыка-уен кораллары сәнгатенә җәлеп итү.Бәйгедә тальянчылар, гармунчылар - 29...
-
15 минутта әзерләнүче рулет
Алдан кисәтмичә генә элеккеге дусларыгыз кунакка килеп кердеме? Алар ванна бүлмәсендә кул юган арада, сез духовкага куярлык баллы тәм-том рецепты тәкъдим итәбез. Әлеге рулет, чыннан да, 15 минутта әзерләнә. Ингредиентлар: -2 йомырка -1 ст. шикәр комы -1 ст. йогурт - ванилин -1 бал калагы сода -1,5 ст. он -джем яки...
-
Йөткергәннән йомыркалы микстура — 3 сәгатьтә аякка бастыра
Хәзер без тәкъдим итәчәк йомыркалы катнашма иң көчле ютәлне дә бетерергә сәләтле. Ул шуның хәтле файдалы ки, замана медицина препаратлары да бер читтә торсын! Бу аңлашыла да: чөнки ул әбиләребездән калган рецепт, нигезендә натураль компонентлар ята. Тиз арада терелергә яки форс-можор ситуациядә тиз аякка басарга кирәк булса, шушы катнашмадан файдаланыгыз....
-
Лимон хәтерне яхшырта
Артык хезмәт куймый гына хәтерне яхшырту турында бик күпләр уйлана. Кемнәрдер хәтерне яхшырту өчен төрле күнегүләр ясаса, башкалар баш мие эшчәнлеген яхшыртучы матдәләре булган ризыклар белән туклана. Ә кем хаклы соң? Хәтерне яхшырту өчен менә нәрсәләр ашарга кирәк. Белгечләр көн дә кишерне кырып, аны үсемлек мае белән ашарга киңәш итә....
-
«Энемне гафу итә алмадым: нигезне сатты…»
Без өч бертуган. Абый армиядән соң ук авылдан китеп шәһәргә урнашты. Хатыны да үзебездән ерак түгел генә авылныкы аның. Икесе дә урнашуга эшли башладылар. Башта шактый гына вакыт баракларда яшәделәр, аннан аерым йортларда, тулай торакларда яшәделәр. Аннан соң, чиратлары җитеп, яңа фатирга күчтеләр. Алар авылга әти-әниләр янына кунакка кайтып кына...
-
2018 елдан Татарстанда ындыр табакларын капиталь ремонтлау программасы башлана
2018 елдан Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында ашлык саклый торган ындыр табакларына капиталь ремонт үткәрү программасы башлана, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы. Республика программасы кысаларында, 373,2 миллион сумга 127 ындыр табагын ремонтлау планлаштырыла. Яңа программа ашлык саклау шартларын яхшырту һәм аның товар сыйфатын саклауга ярдәм итәр дип...