Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Галимнәр сәламәт һәм озын гомерле булу өчен тиешле ял дәвамлылыгын ачыклаган

Кыска вакытлы ял да картаю белән бәйле биомаркерлар санын киметә.

Сәламәт һәм озын гомерле булуны саклап калу өчен ел дәвамында кимендә өч атна ял итү зарур. Американың Огайо штаты университеты тикшеренүчеләре шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Аларның коллегалары Калифорния Университеты һәм Нью-Йорк госпитале каршындагы Маунт-Синай медицина мәктәбе билгеләгәнчә, хәтта кыска вакытлы ял да сәламәтлеккә уңай йогынты ясый.

Ел дәвамында табиблар 30 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге берничә дистә хатын-кызның сәламәтлеге торышын күзәткән. Алар Калифорниянең бер курортында алты көн ял иткән.

Экспериментта катнашучыларның борчылулары һәм стресс дәрәҗәсе кимүдән тыш, иммунитет өчен җаваплы геннарның активлыгы да үзгәргән. Моннан тыш, аларның картаю белән бәйле биомаркерлар саны да кимегән.

 

Шул ук вакытта Хельсинки университеты галимнәре ялның елга өч атнадан да кимрәк дәвамлылыгы сәламәтлеккә тискәре йогынты ясавын ачыклаган.

Йөрәк-кан тамырлары авырулары буенча риск төркеменә кергән меңләгән ир-атның сәламәтлеге турындагы мәгълүматларны анализлау спорт белән шөгыльләнү, дөрес туклану һәм даими медицина тикшерүе генә җитәрлек булмавын күрсәткән. Өч атнадан да ким ял итүчеләр ел саен 37 процентка ешрак үлә икән.
 

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X