Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Гомерем буе җуярга куркып яшәгән кешемне югалттым (ЯЗМЫШ)

“Тагын язлар җитә, без көткәнгә микән, бәхет бит ул — көтеп алулар”, — дип язган бер шагыйрь. Мин дә ул язны көтеп алдым, чөнки хыял канатларында очар чагым җиткән: миңа 19 яшь иде. Сөясе, сөеләсе килә. Гыйшык тотасы кызның якынча образы, гәүдә чалымнары кү­ңелдә инде сызылган. Тик кем ул? Кү­ңел очрашуны бик көтә, түземсезлек белән алгысынып, ашкынып көтә

Гөлләрия
 
Беркөнне, кичке якта, күрше авылда яшәүче туганнарыбызга чылтыратып, хәлләрен белү өчен авылыбызның почта бүлегенә кердем. Телефонистка Хәсәнә апа белән сөйләшеп утырганда, тәрәзә шакыдылар. Авылыбыз чибәре Гөлләрия (исемнәрне үзгәрттем) икән. Миңа кул изәде. Язгы кич. Тышта пычрак. Кесә фонаремны алып, урамга чыктым. Гөлләриянең үләмә елгасыннан боз киткәнен карап кайтып килеше икән. Ул, фонаремны яктыртып, олы юл буеннан агып ятучы су аша чыгарга булышып озатып куюымны үтенде. Шулчак миңа әлләни булды: дулкынландым, әсәрендем. Гөлләрияне озатып, аның белән биш-ун минут сөйләшүдән фикерләрем чуалып, анда-монда буталып йөрдем дә, пычракка бата-чума кайтып киттем. Кайтып ятсам да күзгә йокы кермәде. Гөлләрия хыялымдагы ымсындыргыч образның чагылышы бугай дип уйладым. әни: “Нәрсә күзләреңне уйнатып ятасың, йокла!” — дип шелтәләп алды. Их, белми бит ул, аның улы гашыйк булды бит берәүгә — хат ташучы зәңгәр күзле Гөлләриягә! Шулай төн буе керфек какмаган килеш, иртән эшкә киттем.
 
Мин ул елны МТС электр станциясендә машинист булып эшли идем. Эш сәгатен йокылы-уяулы хәлдә үткә­реп, өйгә кайтып, малларның асларын чистарткач, кү­пер төбенә — боз карарга ашыктым. Боз китүе бик ма­җаралы, мавыктыргыч күренеш анысы, ләкин бүген мине бирегә Гөлләрияне күреп булмасмы дигән өмет китерде. үләмә елгасы ярларыннан чыгып, Зөя белән тоташкан вакытлар. Язгы табигатьнең шаулы-шаукымлы чагы. Боз китүен күрергә ки­лү­челәр әлегә сирәк. Минем бернидә, беркемдә гамем юк, күпер буйлап йө­реп, Гөл­ләрияне көтәм. Шак­тый йөрдем шулай. Инде өметемне өзеп, кесә фонарем белән караңгылык пәрдәсен айкап кайтыр юлга чыксам, ни күрим: иптәш кызы бе­лән Гөлләрия килә! өчәүләшеп, кабат күпер төбенә килдек. Ул арада авылыбызның атаклы гармунчысы Сәмигулла абый да килгән, тальянын сыздыра, халык, кич­ке уенга дип, күпер буена җыйнала. Яшьләр җырлы-биюле уеннарда күңел ача. Без, бер уенда да катнашмыйча, күпернең аргы башына, аулаграк урынга киттек. Мәктәп елларын ис­кә төшердек, авылдан киткән классташ­ларны искә алдык, гомумән, сөйләшер сүз­ләр күп булып чыкты. Алдан язып үтүемчә, Гөлләрия хат ташучы, мин машинист. МТСта эшләвем авыл яшьләре арасында дәрәҗә санала, чөнки, ни дисәң дә, мин бүтәннәр кебек хезмәт көненә түгел, ә акчага эшлим. Авыл егетләре-кызлары арасында исә акчага эшләүчеләр сирәк, шул сирәкләрнең берсе — мин. Монысы Гөлләрия янын­да үземне иркенрәк тотарга мөмкинлек бирә. Кирәксә-кирәкмәсә дә, эш темасына кагылып алабыз.
 
Шулай күпме сөйләшеп торган булыр идек, кинәт күпер дерелдәп куйды. Без көткән язгы ташкын кузгалган, күрәсең. Караңгылыкта бер-беребезне югалтмаска тырышып, күпернең авыл ягындагы башына йөгердек. Аннан яр кырыена төшеп, боз киткәнен карап тора башладык. Төнлә боз китү куркыныч бер стихия иде: күпер, боз ваткыч субайлар ыңгыраша. Табигать көченә сокланып, куркып елгадагы мәхшәрне тамаша кылучылар бертавыштан: “Урра, боз китә!” — дип сө­рән салды. Күпер сакчылары халыкны күпердән чыгарып, аркылы аркан тарттырып куйдылар. Бәрелә-сугыла берәр сәгать акканнан соң, боз ташкыны кимеде, бе­рән-сәрәнгә калды. Гөллә­рия белән соңгы боз кисәкләрен диярлек озаткач та, суга карап, әле озак басып тордык. Халык таралышты. Күпер саклаучылар гына үз урыннарында калды. Без дә кузгалдык. Гөлләрияләр урамына күпер төбеннән ерак түгел, бата-чума барсак та тиз кайтып җиттек.
 
“Җил кызы” кайтмады Минем күңелдә дә “боз китә”: давыллы уйлар өермәсе йөрәкне айкый-чайкый кайната. Гөлләриягә уй-кичерешләремне бүген ничек тә әйтергә кирәк! Тик ничек? Шулчак, кай арада уйлап өлгергәнмен, бу очракта хәйләләргә дә ярый бит дип фикерләп, кичә сине төшемдә күрдем дидем. Узган төндә бөтенләй йокламадым бит инде үзем. Айлы төн икән, шунда бер-беребезгә тормышта чын дус булырга вәгъдә бирештек, дидем. Шул төш чынга ашса, син ни диярсең икән дип, күзләренә карадым. ә Гөлләрия, карашын читкә алып, кыюсыз гына: “Минем егетем бар”, — дип куйды. Ышандырырлык итеп әйтмәде ул аны, ул чор кызларына хас тыйнаклыгы, ялындыруы гына иде, чөнки тора-бара мин аның үземә ныграк игътибар итә башлавын, минем белән ихлас кызыксынуын тойдым. Ул көнаралаш диярлек безнең күршедә яшәүче иптәш кызы җиһания янына кунакка ки­лә иде. Мин дә, сәбәп табып, алар янына кереп утыр­галый идем, сүз уйнатып, тегесен-монысын сөйләшеп, күңелле генә утыра идек. Шулай еш кына очрашып, бер-беребезгә хөрмәт белән матур язларны, җәйләрне каршыладык. Ниһаять, 1950 елның 16 апрелендә бер-беребезгә тугры булырга, ташлашмаска вәгъдә бирештек. Биш ел дуслашып йөргәннән соң, гыйнвар аенда, Гөлләриянең туган көненә туры китереп өйләнештек. Туганнарны җыеп, үзебезчә, гади генә туй үткәрдек. МТСлар бетерелү сәбәпле, авылда калу мөмкинлеге булмады, теләсәм дә, теләмәсәм дә өйләнешүебезгә ел ярым дигәндә мин ерак Чукоткага — шахта эшенә киттем. Бер ел эшләгәннән соң Гөлләрия белән улым Дамирны үзем эшләгән Нагорный поселогына китереп, 18 ел гомеремне шахтер хезмәтенә багышладым. Фатир алырга мөмкинлек тугач, 1974 елда, ике дә уйламыйча үзебезнең Татарстаныбызга — әлмәт шәһә­ренә кайтып урнаштык. Бер трестка экскаваторчы булып эшкә кердем. әлмәт электр насослары заводын төзүдә алты ел эшләдем. Улым һәм Чукоткада туган кызым мәктәптә укыды, Гөлләрия өй тирәсендә булды, балаларны тәрбияләде. Аннан пенсиягә чыгарга стаж кирәк булыр дип, нефть идарәсендә эшләүче авылдашлар янына эшкә урнашты. Ләкин озак эшли алмады, дәвалап булмаслык чир алып, 1986 елның 11 маенда дөнья бе­лән хушлашты. Гомерем буе җуярга куркып яшәгән кешемне җуйдым, югалттым. Аңар­дан башка яшәүне күз алдына да китерергә курка идем, әмма шундый көн килде. 28 ел бергә гомер кичергәннән соң ялгыз калдым. Мин аны Габдрахман әпсәләмовның “Алтын йолдыз” романындагы Ләләгә охшатып, җае чыккан саен “җил кызы” дип атый идем. Гөлләрия гомере буе сылу гәүдәле булды. үз-үзенә бик таләпчән иде. Гимнастика белән шөгыльләнергә дә вакыт тапты. Инде язмышым белән килешеп, миңа аннан башка гына яшәргә өйрәнергә кирәк иде. Заводта эшләү, бакча эш­ләре, инә-җеп тоту, аш-су — барысы да үз җилкәмә күчте. Мог­җи­за көтеп, шул рәвешле 8 ел яшәдем. ә могҗиза булмады — Гөлләриям кайтмады...
 
Тагын кавышу, тагын аерылышу Ашкынулы еллар артта калды, олыгая башладым. Балаларымның киңәше белән дә, хатынымның урын өстендә ятканда әйтеп калдырган теләген-сүзен дә искә алып, сигез ел ялгыз яшәгәннән соң, Гөлләриянең сеңлесе Лена белән кавыштык. Ләкин парлы тормыш озакка сузылмады, бергәләп 6 ел яшәгәннән соң Ленаның гомере фаҗигале рәвештә өзелде... Тагын ялгызлык. Тагын үзәк өзгеч ямансу көннәр, үткәннәрне сагынып, уйларның очына чыга алмый үткән төннәр... Яшәүнең яме, тормышның тәме калмады. Эшләгәндә күңел бушлыгын бераз җиңелрәк кичердем кебек. әлмәттәге авылдаш­лар, хезмәттәшләр, шахтер дусларым белән аралашу минем өчен бик зур юаныч иде. Шулай да ялгызлыкка күнә алмадым. Күңел өзгәләнә, нидер җитми. Дөньядан китәсе килгән вакытларым булды. Менә шулай өмет­сезлеккә бирелеп, гамь­сез генә яшәгәндә, яң­гырлы апрель көннәренең берсендә, автобус тукталышында авылдашым Нәркиз белән очраштык. Нәкъ 54 елдан соң. Бу инде мин бала вакытта сокланып йөргән директор кызы түгел, ә шактый өлкәнәйгән, тормышта инде төрлесен кичергән, шулай да матурлы­гын, нәфислеген җуймаган сөйкемле ханым иде. Шактый гына сөйләшеп тордык. Нәркиз ялгыз, кызы Самарада яши, ул аның янына кунакка баргалап кайта икән. Шулай сөйләшеп тордык та, адресларны алы­шып, үз юлыбыз белән киттек.
 
Нәркиз
 
Беркөнне, күреп, хәллә­рен сорашып чыгыйм әле дип, Нәркиз фатирына кердем. Ишеге ачык, Нәркиз күршесе Гөлүсә белән нәрсә турындадыр гәп куерта иде. Рөхсәтсез кергәч, башта бераз уңайсызлансам да, аннан үземне кулга алып, хәл белергә, исәнләшеп һәм саубуллашып чыгарга керүемне әйттем. Гө­лүсә, эшләрем бар иде дип, ишеккә юнәлде. Мин Нәркизгә улымның гаиләсе белән Казанга кү­ченергә җыенуын, үземнең дә әллә алар белән китәргәме икән дип уйлап йө­рүемне әйттем.
 
— Китәсем килә дә, килми дә, әлмәттә туганнарым да юк, балалар да булмагач, картаеп эштән чыккач авыру килеш ялгыз яшәргә авыр булыр дип уйлыйм, — дидем.
 
— Ияләшкән шәһәрең бит, хезмәттәшләрең, бергә эшләгән шахтер иптәшләрең әлмәттә, — диде Нәркиз. — Олыгайган көнеңдә бүтән шәһәргә ияләшүе авыр булыр бит. үземнән беләм: балалар янына Самарага баргач, күп дигәндә бер ай, ай ярым торам. Дөрес, беренче көннәрдә рәхәт, яныңда газиз балаларың, әзергә-бәзер яшисең. әмма берәр атнадан өйгә кайтасы килә башлый. Синең белән дә шулай булмасмы дим.
 
Моны мин үзем дә аң­лыйм-аңлавын, шуңа төпле карарга килә алмый аптырап йөргән көннәрем бит. Шулчак башыма тилемсә генә фикер килде.
 
— Ялгыз башым күпме гомер кичердем, ялгыз таныш хатыннарның берсе дә мине үзенеке итәргә теләмәде, — дидем, уенын-чынын кушып. — Берәрсе белән юлларыбыз кисешсә, кем белә, бәлки калыр да идем. Мәсәлән, синең белән?
 
— Менә нәрсә, Искәндәр, — диде Нәркиз, бераз тын торганнан соң. — Каласың икән, миңа ышанып калма. Безнең авылдашлар булуыбыз бер нәрсәгә дә нигез була алмый. Буш вакытларың булганда кергәләп чыгуыңа мин каршы түгел, сөйләшеп утырырбыз, әмма шуннан артыгы булмас.
 
Шулай дип кырт киссә дә, бераздан, күңелемә өмет чаткысы салып, болай дип тә өстәде:
 
— Мин бер-беребезгә ияләшүдән куркам...
 
Нәркиз яныннан кайткач, бик күп уйландым. Күңелем белән бала вакытларыма, үсмер чакларыма кайттым, беренче мәхәббәтем белән йөргән сукмакларны урадым, шахтадан исән-имин кайтуларымны, биредә фатир алуларны уйладым. Казанга китәргә бер дә телә­мә­гән идем дә бит. Балалар үстергән нигездә, Гөлләрия белән бәхетле гомер кичергән йортымда ялгыз гына булса да соңгы көннәремне дә үткәрергә иде исәбем. әмма инде акаеп ук карап торучы картлыкны, Нәркизнең “миңа ышанып калма” дигән сүзен уйлап, улымның миңа карата битарафлыгына әрнеп китәргә кирәк инде дигән нәтиҗәгә килдем. Фатирны сату өчен документ­лар җыя башлап, ул эшне бик тиз башкарып чыктым.
 
Августның матур, җылы бер көнендә Нәркиз белән көтмәгәндә тагын очраштык. әлмәттә Шәһәр көне иде. Алар күршесе Гөлүсә белән концерт карап торалар иде, күреп алып, яннарына бардым. “Каян килеп чыктың, әйбәт булды әле, без түбән базарга дип чыккан идек, юл уңаенда концерт та карап китик дии тукталдык, — диде бик килешле кара костюм кигән Нәркиз. — Вакытың булса, әйдә безнең бе­лән базарны әйләнәбез”. Бик теләп ризалаштым. Фо­н­таннар янындагы аллеядән базар ягына юнәлдек. Гөлү­сә бу юлы да икебезне генә калдырып китте. Базарда Чаллы рәссамнары ясаган картиналар янында шактый юандык, кайсы ошый дип фикер алыштык. Аннан парк эченә үтеп, бер эскәмиягә барып утырдык. Нәркиз:
 
— Искәндәр, китәм дисең инде алайса, — дип куйды.
 
— Бер дә китәргә түгел идем дә, алып каласың килмәде бит, калып тор әле берәр атна, уйлашыйк дигән булсаң...
 
— Кем уйлаган шулай кисәк кенә уйлап кузгалып китәрсең дип. Ирләр сүзе бер булырга тиеш инде анысы. әмма бу адымыңда җиңел акыллылык та бар сыман. Берәр атна сабыр итәргә, киңәшергә-уйлашырга кирәк иде. Мин бит сине белмим. Бәлки, әүлия кебек бик әйбәт кешедер син, ә бәлки бер бунтарьдыр... әлмәттә 25 ел яшәп очрашканыбыз юк иде бит. Китәргә булгач, энем Хәйдәр аша нигә минем күңел кылларын тартып карыйсы иттең? Китәргә карар кылгач, тыныч кына, шәүлә кебек кенә китеп барырга иде. Синең китүдә үземне гаепле санамыйм, сине дә гаеп итмим, тәкъдир китабыбызда шулай язылгандыр...
 
Паркта озак кына сөйләшеп утыргач, Нәркиз мине өенә чәйгә дәште. Көне буе кояш кызуында утыру бик сусаткан иде, тәмләп чәй эчтек. Нәркиз бик кунакчыл икән, тәмле камыр ашларын инде бик күптәннән авыз иткәнем юк иде, үземне Гөлләрия янында кебек хис итеп алдым.
 
Шуннан фатир сатыл­ганчы мин Нәркиз янына берничә тапкыр килдем әле. Безнең уртак кызыксынуларыбыз күп булып чыкты, ул искиткеч белемле, зирәк хатын иде. Мин инде китәм дип хушлашырга кергәндә ул өендә юк, кызы янына Самарага киткән иде, бик ямансуладым.
 
Күпмедер вакыттан мин Нәркизнең йөрәк өянәге булганын, аның шуннан инде тернәкләнеп китә алмавын ишеттем. Икебез ике шәһәрдә яшәсәк тә һичьюгы телефоннан аралашып торыр идек. Тик язмыш үзенчә хәл итте: бала вакытымда күзем төшеп, 54 елдан соң күрешкән, Гөлләриядән соң сүнгән йөрәгем ялкынын кабызып җибәргән Нәркизне дә тартып алды...
 
Искәндәр ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ.Казан.

Татарстан яшьләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев