Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Грециядә үлүе 3 көннән соң гына ачыкланган Уфа кызының мәетен туган ягына кайтара алмыйлар

Грециянең башкаласы Афина шәһәрендәге бер кунакханәдә Уфа кызы, 30 яшьлек Альмираның үле гәүдәсе табылган. Дуслары бу хакта өч көннән генә белгәннәр

Ни өчен Греция властьлары шунда ук Русия илчелеге белән бәйләнешкә кермәгән? Туганнарын һәм дусларын шушы сорау борчый. Афина шәһәрендәге дипломат аша кайсы кунакханәдә яшәвен, документларының кайда булуын белешкәннәр. Икенче мөһим сорау: кызның гәүдәсен ничек Уфа шәһәренә алып кайтырга? Күмү мәшәкатьләре белән шөгыльләнүче бюро гәүдәне алып кайту гына якынча 4 мең еврога барып басачагын әйткән. Альмираның әнисе өчен бу күтәрә алмаслык сумма. Кызны инсульттан вафат булган, дигәннәр. Соңгы вакытта ул Мәскәүдә яшәгән.
http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев