Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Игелекле хезмәттә үткән гомер

Бу көннәрдә районыбызның күренекле җитәкчеләренең берсе, бүген районның җир һәм мөлкәти мөнәсәтләр палатасын җитәкләүче Наил Миңнехан улы Сөнгатуллин үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Шушы уңайдан ул хәзер район җитәкчелегеннән, хезмәттәшләреннән, туганнарыннан һәм якыннарыннан котлаулар кабул итә. Әлеге котлауларга без дә кушылабыз һәм юбилярга иң изге теләкләребезне юллыйбыз.

Ваемсыз һәм хыялый балачак... Без барыбызда балачактан дияргә яратабыз. Бу чынлыкта да шулай. Чөнки балачакта хыялланган уй-хыяллар кайчан да булса бер чынга аша бит ул. Башка яшьтәшләре кебек, нәни Наилнең дә, Теләчене Казан шәһәре кебек зур, матур торак пункт итеп күрәсе килгән чаклары аз булмый. Ә анда туңдырма белән лимонадны күпме кирәк сатып алырга мөмкин. Бүген болар бик примитив хыял булып күренсә дә, шул чор балаларының иң зур хыялы иде ләбаса. Ни генә булмасын, балачак еллары нәни Наилнең күңелендә матур булып истә калган. Өстәвенә, алар өе яныннан “КамАЗ” заводына төзелеш материаллары ташучы машиналар үтеп йөри. Әлеге машиналар Теләче, Әбде һәм Мамадыш аша Яр Чаллыга юл алалар.

Наил Миңнехан улы үзен чын мәгънәсендә теләчеле дип саный. Чөнки шунда туа, шунда үсә, шунда данлы хезмәт һәм гомер юлын уза. Әти-әнисе Миңнехан абый белән Миннебикә апа исә ( Аллага шөкер, Миннебикә апа бүген дә исән-сау, бертуган энесе Рамил гаиләсе тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә) Теләчегә Олы Мәтәскә авылыннан күчеп килгән булалар.

Ул чакта Теләче авылы зур булмый. Күпердән соң Казан ягына таба фәкать биш кенә йорт булса, төньяктан авылны район электр челтәре оешмасы чикли, Комаровка авылына кадәр бушлык була. Эчәр суны исә хәзерге гомуми мунча астындагы чишмәдән алганнар. Хатын-кызлар исә шунда улакта кер чайкаганнар. Ул чорда электр утын двигатель эшләп чыгарган, аны да билгеле бер сәгатьләрдә генә биргәннәр. Хәзер исә ул чордагы Теләче белән бүгенгесен чагыштырып та булмый. Димәк, Наил Миңнехан улының балачак хыяллары күптән чынга ашкан ләбаса. Уенын-чынын бергә кушып әйткәндә, туңдырма белән лимонад теләсә-кайсы кибеттә һәм җаның теләгән кадәр бар...

Наил Миңнехан улының тәүге укытучысы сугыш ветераны, зенитчы Бочкарева Мария Федоровна була. Билгеле ки, ул чор балалары компьютер уеннары белән түгел, хоккей, футбол уены белән җенләнә. Тюлячка елгасындагы хоккей тартмаларын, чирәмлектәге футбол мәйданчыкларын балалар үзләре ясый, ә алка белән тупны күз карасыдай саклый торган булалар.

Бишенче сыйныфтан аларны Зинаида Касыйм кызы Кашапова җитәкли. Әлеге зур сыйныфта район, республикакүләм җитәкче булып өлгерәчәк балалар белем ала. Мәсәлән, районыбызның беренче башлыгы, хәзер Биектау районын җитәкләүче Рөстәм Кәлимуллин, РФнең атказанган физик культура хезмәткәре Рөстәм Хәбиров, атказанган эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Нургали Шалахмәтов, Теләче урта мәктәбенең элеккеге директоры Эльмира Хәмизова, республиканың “Гостехнадзор” идарәсе җитәкчесе урынбасары Мөнир Халиков һәм башкалар әлеге данлы сыйныфта белем ала. Аларга мәктәп директоры Бушмакин Евгений Петрович җитәкчелегендәге легендар укытучылар белем бирә. Бүген алар бер-берсе белән очрашканда үзләренә төпле белем һәм тәрбия биргән әлеге укытучыларны һәм үзләре белән бәйле булган кызык-мызык хәлләрне сагынып искә алалар. Юбилярыбыз кечкенәдән китаплар укырга һәвәс була. Җиденче сыйныфта укыганда аны балалар китапханәсеннән олыларныкына күчерәләр. Чөнки ул балалар китапханәсендәге барлык китапларны да укып өлгергән була.

Урта мәктәптә зур тырышлык куеп укыса да, героебыз Казан авиация институтына укырга керә алмый, баллары җитми. Әмма ул югалып калмый, вакытны бушка уздырмас өчен һөнәри училищега укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлап, Казан авиация заводында эшли башлый. Бер ел эшләгәч, аны армия сафларына алалар. Анысына да китү өчен ул зур авырлык белән ирешә. Чөнки хәрби заводта эшләгәнлектән, аларга өч елга бронь бирелгән була. Армиягә җибәрүләрен сорап, алар берничә егет Казан шәһәренең Ленин районы хәрби комиссары, Советлар Союзы Герое Максимовка берничә тапкыр керәләр. Шуннан соң гына армиягә китү бәхетенә ирешәләр. Егетләрнең хәлләрен аңлавы кыен түгел, чөнки ул елларда армиягә бармаган егетләр белән хәтта кызлар да сөйләшмәгән. Ике ел сизелмичә дә үтеп китә. Героебызга эчке эшләр гаскәрләре составында Урмуртия Республикасында һәм Киров өлкәсендә хезмәт итәргә насыйп була. Армия безнең героебызны да эчке тәртипкә, чисталыкка, пөхтәлеккә һәм мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Шуңа да ул үз мөмкинлекләрен тоемларга, коллективта эшләргә өйрәткән армия елларын зур хөрмәт белән, сагынып искә ала. Биредә ул яхшы хезмәт иткәне өчен 2нче дәрәҗә күкрәк билгесенә һәм күпсанлы Мактау грамоталарына лаек була.

Армиядән кайткач, ул эшләп киткән заводына кире кайтырга ниятли. Әмма якыннары, хезмәттәшләре аны Теләчедә калырга ризалата. Күп тә үтми героебыз “Сельхозтехника” район берләшмәсендә электромонтер буларак эшли башлый. Әлеге хезмәт коллективы аңа зур тормышка юллама бирә дә инде. Соңрак ул слесарь, инженер, инженер-дефектовкачы буларак хезмәт куя. Бу чорда берләшмә зур үзгәрешләр кичерә, яңа цехлар ачыла, җитештерүчәнлек тә, эшчеләр саны да арта. Теләче белән Комаровка авыллары арасында яңа йортлар төзелә башлый. Ул елларда әлеге хезмәт коллективы республикада иң яхшылар рәтендә йөри. Шушы чорда Наил Миңнехан улы читтән торып Чистай совхоз-техникумын тәмамлый, коммунистлар партиясе сафларына керә. Шул елларда ул эштән азат ителмичә генә профсоюз комитеты җитәкчесе һәм соңрак коллективның партия оешмасы секретаре итеп сайлана. Партия оешмасында 46 коммунист исәптә тора, аларның күпчелеген сугыш ветераннары тәшкил итә. Алар белән эшләү героебызга зур тормыш тәҗрибәсе бирә.

1981 елда яшь, өметле егетнең Минзәлә медицина училищесын тәмамлап эшкә җибәрелгән Актаныш районы кызы Клара белән чәчләре чәчкә бәйләнә. Бер-бер артлы уллары Илнур һәм кызлары Йолдыз туа. Шулай тыныч кына яшәп, эшләп ятканда героебызның тормышында кискен борылыш була. 1986 елда аны дүрт елга Саратов шәһәренә партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. Укуын тәмамлагач, Саба райкомы аны Теләче зонасы инструктуры итеп билгели. КПСС таралгач, ул туган коллективы - «Сельхозтехника» берләшмәсенә кире әйләнеп кайта. 1991 елда Теләче районының яңадан торгызу идеясен башлап йөрүчеләрең берсе була ул. Һәм шул елны ТАССРның Верховный Советы тарафыннан район сайлау комиссиясенең беренче рәисе итеп билгеләнә һәм сайлау участокларының берсендә халык депутатларының район Советының беренче чакырылыш депутаты, соңрак, 1992 елдагы данлыклы сессиядә халык депуталарының район Советы рәисенең урынбасары итеп сайлана. Узган гасырның катлаулы туксанынчы, ике меңенче елларда ул район хакимияте аппараты җитәкчесе, икътисад һәм социаль мәсьәләләр буенча район хакимияте башлыгы урынбасары кебек җаваплы вазифаларны башкара. Бу елларда ул район Сабантуен, 9 Май - Җиңү көне, Яңа ел бәйрәмнәрен, сайлаулар һәм референдумнарны үткәрү комиссиясенең алыштыргысыз рәисе була. Соңрак ул 2000-2004 елларда район Пенсия фондын җитәкләсә, 2004 елдан башлап, бүгенгә кадәр районның җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе булып эшли. Шул елларда алар Клара ханым белән иңгә-иң куеп балалары Илнур белән Йолдызны үстерәләр, аларга күркәм белем һәм тәрбия бирәләр. Хәзер инде аларның үз гаиләләре бар. Бүген Наил әфәнде белән Клара ханым бәхетле дәү әни һәм дәү әти буларак оныклары Әмир, Аяз һәм Айзаны сөяләр. Артта исә район халкына хезмәт итеп узган игелекле гомер.

Наил Миңнеханович, әлеге намуслы һәм фидакарь хезмәтнең әҗер-саваплары, бәхетегез озын гомерле булсын. Сезнең матур хезмәт һәм тормыш үрнәге безнең, аеруча теләчелеләрнең күз алдында. Узган гомер, кылган гамәлләр өчен оялмыйча, кешеләрнең күзенә карап сөйләшә алу - бәхетнең, кадер-хөрмәтнең үзе түгелмени инде?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев