Беркөнне урамда ничәдер ел бер парта артында утырган классташым Айкыяны очраттым. Әз генә дә үзгәрмәгән, элек ничек киенә белми иде, хәзер дә нәкъ шулай - өстендә чәчәкле юка ситсы күлмәк кенә. Карап торышка гади тоелса да, Айкыя эшне кызу тотты: "Әйдә, бер утырыйк әле", - дип, мине якындагы кафега өстери...
Беркөнне урамда ничәдер ел бер парта артында утырган классташым Айкыяны очраттым. Әз генә дә үзгәрмәгән, элек ничек киенә белми иде, хәзер дә нәкъ шулай - өстендә чәчәкле юка ситсы күлмәк кенә. Карап торышка гади тоелса да, Айкыя эшне кызу тотты: "Әйдә, бер утырыйк әле", - дип, мине якындагы кафега өстери башлады.
Баштарак сөйләшү авыр барды. Берәр фужер кызыл тотып куйгач кына телем ачылып китте. Әй, сөйлим, әй, сөйлим - бер уйласаң, сөйләрлегем дә бар шул. Ирем ике җирдә эшли, үзенеке-үзенә җитә, машинасына кредит түли, калганы беренче хатынына алиментка китә. Үзем хәзер колбаса сатуда, эшем алай төшемле дип әйтмәс идем. Колбасага нәрсә тутырганы билгесез, шуңа халык хәзер күбрәк ит ашый. Алай да үлчәүгә карамыйча, сорт белән бәяне бутап саташкан иләс-миләсләр безнең өчен җитәрлек әле. Аларга рәхмәт, бөтен өмет шул хыялыйларда. Фатирыбыз зур, ике бүлмәле, кышка иремнең әнисе, авылдан минеке килә, беренче иремнән ике бала һәм яңа ирем - барыбыз да сыябыз.
Классташым әллә ни гомер сөйләвемне бүлдермичә, авызыма карап, шаккатып тыңлап утырды. Тыңлаучы кеше табылгач, телем-телгә йокмады. Ярты бәясенә күршенең бәрелгән машинасын алуыбызны да сөйләп бирдем, безгә бакчага йөрергә яраса, шул җитә дидем. Онытып торам икән, шәһәр читендә дүрт сутый җиребез дә бар. Андагы яшелчәнең котырып үсүен күрсәң, базарың читтә торсын! Озын сүзнең кыскасы, яши белгән кешегә хәзерге тормыштан зарланырлык түгел.
Алга таба көлешә-көлешә класста укыган малайларның кемгә өйләнеп, кайда кем булып эшләүләрен тикшереп чыктык. Кызлар алдында борыннарын чөеп йөрсәләр дә, әллә кем булмаганнар әле. И-и, укыганда тыңгылык күрсәтмәделәр инде ул малайлар. Класста иң чибәре булганга, минем арттан өерләре белән йөрделәр. "Араларында иң бәләкәй буйлысы - Гайфигә тикле безнең капкага хәтле артымнан ияреп кайта иде", - дигәч, Айкыя, нишләптер, пырхылдап көлеп җибәрде. Шунысы гаҗәп, үзе турында ул ләм-мим бер сүз әйтмәде. Ярар, бу тормышта төрлесе була, йә кияүгә яратмыйча чыккандыр, йә ире эчәдер дип уйлап куйдым. Шуңа урамга чыккач, аны жәлләп: "Әйдә, такси чакыртам", - дидем. Их, әйтәсем калмаган икән! "Юк, кирәкми, әнә, ирем машина җибәргән", - дип Айкыя яныбызга килеп туктаган кибән хәтле машинага төртеп күрсәтте. Аптыравымнан бер мәлгә бөтенләй өнсез калдым. Мондый машина эшләп алыр өчен ирем белән миңа ике гомер яшәргә кирәк. Моны сизгән Айкыя: "Син сөйләгән бәләкәй Гайфи - хәзер банк директоры, өстәвенә минем ирем була",- дип машинага утырды һәм, кулын болгап, күздән югалды.
Илдар Хәйруллин
Нет комментариев