Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Ике елда 13 илгә сәяхәт иткән Азат Кашапов: «Тормышта бар да мөмкин икәненә инандым»

Азат Кашапов - гап-гади Казан кешесе. Әмма ул ике ел эчендә 13 илгә сәяхәт иткән: Америкада акча эшләгән, Һиндстанда балалар укыткан, Польша, Япониядә белем алган. Казан федераль университетының Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар югары мәктәбе (ИТИС) студенты алдында бернинди чикләр дә, чикләүләр дә юк кебек. - Азат, сәяхәттә иң мө­һиме...

Азат Кашапов - гап-гади Казан кешесе. Әмма ул ике ел эчендә 13 илгә сәяхәт иткән: Америкада акча эшләгән, Һиндстанда балалар укыткан, Польша, Япониядә белем алган. Казан федераль университетының Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар югары мәктәбе (ИТИС) студенты алдында бернинди чикләр дә, чикләүләр дә юк кебек.

- Азат, сәяхәттә иң мө­һиме - тәүге адым, дигән идең. Шәхсән үзеңә беренче адымны ясарга нәрсә этәрде?
- Беренче курста укыганда, уку белән өй арасында гына йөрдем. Гади студент идем. 2014 елның җәе тормышымны тулысынча үзгәртте. Нәкъ менә шул вакытта «Сәләт» лагере, «Селигер» форумы белән таныштым. Анда AIESEC волонтерлар оешмасы турында белдем. Шуның аша 2015 елның гыйнварында Һиндстанга китеп тә бардым. Волонтер буларак, Дели шәһәрендә балаларга инглиз теле һәм математика фәнен өйрәттем. Ике айга сузылган сәяхәт вакытында тугыз шәһәрдә булдым. Волонтер булгач, эш өчен акча түләмәделәр, ләкин яшәү һәм ашау бушка иде.

- Беренче сәяхәтеңә бераз тукталып китик әле. Нинди ул Һиндстан?
- Һиндстан - контрастлар иле. Бездә бөтен кеше дә матур киенергә, яхшы яшәргә тырыша. Ә анда социаль катламнар арасында аерма күзгә бәрелеп тора. Әйтик, сәүдә үзәкләрендә матур киенгән кешеләр күрсәң, аннан чыгуга инде «тук-тук» дигән таксиларда эшләүче ярлы шоферларга юлыгасың.



- Анда сәяхәт итүгә күп­ме акча тоттың?
- 80 мең сум тирәсе. Бер караганда, бу - шактый зур сан. Әти-әнигә рәхмәт, алар ярдәм итте. Үземнең дә бераз җыйган акча бар иде. Әгәр дә шушы беренче адым булмаса, башкалары да булмас иде. Монда чит илдә яшәү тәҗрибәсен алдым, инглиз телемне шомарттым, үзем кебек башка студентлар белән аралаштым, яңа проектлар бе­лән таныштым. Шуңа да, чыгымнарга караганда, сәяхәтемнең уңай яклары күбрәк булды. Һиндстан - сәяхәтләр тарихыма салынган беренче кирпеч.

- Бу ике ел эчендә үзең өчен нинди ачыш ясадың?
- Тормышта бар да мөмкин икәненә инандым. Әгәр ике ел элек, кыска гына вакыт эчендә 13 илдә буласың дисәләр, ышанмас идем. Миннән хәзер еш кына: «Ничек сәяхәт итеп була?» - дип сорыйлар. Дөресен генә әйткәндә, һәркем бу сорауга җавапны үзе дә белә. Ләкин алар аны эшләми. Нәрсәгә дә булса ирешү өчен, бары тик аны эшләргә генә кирәк икәненә төшендем.

- Кайбер кешеләрдә тел белмәү чикләве бар.
- Мин дә, Һиндстанга килгәндә, инглизчә ях­шы сөйләшми идем. Лицейда инглиз теле белән мөнәсәбәтләрем яхшы булмады, дөресрәге, инглиз теле укытучысы белән. XI сыйныфның соңгы чирегендә чиреккә беренче тапкыр «өчле» дә чыкты әле. Суга кергәч, йөзәргә өйрәнәсең, диләр бит. Хәзер исә инглиз телен башкаларга да өйрәтәм.



- Иң истә калган ил нинди булды?
- АКШ булгандыр. Ул илдә бар да бар кебек. Бөтен җир матур, чиста, йортлар океан буенда урнашкан. Бәяләр белән чагыштырганда, хезмәт хакы югары. Мин анда «Work and travel» («Эш һәм сәяхәт») программасы буенча барган идем. Бер украина ресторанында пешекче булып эшләдем.

- Андагы гади халык Россия турында ни уйлый?
- Америка кешесе безнең турында да, башка илләр турында да артык уйламый. Сәясәт белән дә кызыксынмый. Аның өчен үз иле идеаль.

- Американы мөмкинлекләр иле диләр, бу чыннан да шулаймы?
- Чыннан да, бу шулайдыр. Америка турында күп кеше хыяллана. Хезмәте­ңә карап бәялиләр анда. Күбрәк эшләгән саен, күб­рәк аласың. Ә бездә арттан этеп торучы булмаса, ничек тырышсаң да, өскә күтәрелүе авыррак.

- Хәзер син үзең дә студентларга читкә чыгып ки­тәргә ярдәм итә башлагансың икән.
- Студентларның сәяхәтләр буенча «белешмә кенәгәсе» мин хәзер (көлә). «Work and travel» програм­масы буенча Америкага ки­тәргә ярдәм итәм. Студентларга башта нинди максатларда һәм кая барасын ачыкларга киңәш итәм. Чит илдә волонтер буласыңмы син, укыйсыңмы, эшлисеңме - һәрберсенә төрле программалар бар. Шул программаларга нигезләнеп, илне сайлыйсың һәм кирәкле документларны җыя башлыйсың.

- Студент булмаган кеше минималь чыгымнар белән сәяхәт итә аламы?
- Мин Һиндстанга барган AIESEC волонтерлар оешмасы бе­лән төрле илләрдә волонтер булырга мөмкин. Югары белем алган дип­ломыңны тотып, тагын берәр чит ил универ­ситетына укыр­га керә аласың. Сиңа әле укыган өчен күп итеп стипендия дә түлиләр.



- Хәзерге вакытта КФУдан тыш, син әле Япониядә дә белем аласың икән.
- Әйе, анда социаль фәннәр өйрәнәм. Программистлыкны сайламадым, башка өлкәдә белем аласым килде. Әлегә Япониядә артык сәяхәт итә алмадым. Цукуба, Токио кебек шәһәрләрдә генә булдым, тауларга мендем. Америкадан кайткач, бер айдан Япониягә чыгып китәргә туры килде. Алар бер-берсеннән шактый аерыла. Америкада кешеләр ачык, һәрвакыт елмаеп торса, Япониядә, киресенчә, үз-үзенә бикләнгән, чит кешеләр белән аралашырга атлыгып тормыйлар. Метрода берәр кешегә «гафу итегез» дип эндәшсәң дә, алар сискәнеп китә.

- Иң кыйммәтле ил кайсысы булды?
- Норвегиядер бәлки. Россия белән чагыштырсак, кайбер әйберләр анда сигез тапкырга кыйммәтрәк. Алар үзләре дә сәгатенә 2000-2500 сум акча эшли.

- Сәяхәт төрле бәла-казалар да китереп чыгарыр­га мөмкин бит әле. Чит ил­дә берәр хәл булса, кая мө­рәҗәгать итәргә?
- Чыннан да, кисәк кенә авырып китсәң, син, үз илең­дәге кебек, теләсә кайсы хастаханәгә барып дәвалана алмыйсың. Шуңа да сәяхәтләргә киткәнче, иң беренче чиратта гомереңне иминиятләштерергә кирәк. Берәр хәл килеп чыкса, дәвалану чыгымнарын капларга җиңел булачак. Әгәр дә юлда акчаңны, паспортыңны урласалар, һәр илдә Россия вәкиллеге бар. Алар сиңа ничек булса да ярдәм итәргә тиеш.

- Киләчәккә нинди планнар?
- Казанны сагындым. Киләчәктә Казанда торып, монда үз эшемне башлап, аена бер тапкыр чит илгә чыгып керергә уйлыйм. Америкага тагын бер тапкыр барып кайтыр идем. Көнбатыш Европа, Көньяк Америка, Африка, Австралия кебек әле мин булмаган континентлар калды.


Белешмә:
Туган шәһәре - Казан.
Туган көне - 30 ноябрь, 1994 ел.
Яраткан китабы - Теодор Драйзер «Трилогия желаний».
Кызыксынулары: спорт (академик ишү, футбол, пауэрлифтинг), видеоблогинг.
Тормыш шигаре: «Тиеш әйберне эшлә - ни булса, шул булыр».

«Work and travel» программасында катнашу өчен кирәкле документлар

1. Чит ил паспорты (срогы бер елдан да ким булырга тиеш түгел).
2. Үз университетыңның деканатыннан көндезге бүлектә укуыңны дәлилләгән белешмә.
3. Студент билетыңның күчерелмәсе.
4. Инглиз телендә язылган резюме.
5. J-1 студент визасы.
6. Job Offer - чит илдә сиңа эш тәкъдим итүче оешмадан эшкә чакыру хаты.

(Программада катнашу өчен сентябрь башыннан март ахырына кадәр гариза тапшырырга кирәк).

Алисә САБИРОВА

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев