Инҗир (инжир обыкновенный).

Тутчалар семьялыгыннан аз тармаклы, юан, сөтчел сыекчалы ботаклы куак яки зур булмаган агач. Яфраклары алмаш торышлы, түгәрәгрәк, өч-җиде калаклы, озынлыкка - 15 см га, киңлеккә 12 см га кадәр, өстән куе яшел, кытыршырак, астан соргылт-яшел, йонлач, озын юан саплы. Чәчәкләре груша формасындагы кабарынкы, итләч төркемнәргә җыелганнар.Үсемлек ике өйле. Ата чәчәк...
Тутчалар семьялыгыннан аз тармаклы, юан, сөтчел сыекчалы ботаклы куак яки зур булмаган агач. Яфраклары алмаш торышлы, түгәрәгрәк, өч-җиде калаклы, озынлыкка - 15 см га, киңлеккә 12 см га кадәр, өстән куе яшел, кытыршырак, астан соргылт-яшел, йонлач, озын юан саплы. Чәчәкләре груша формасындагы кабарынкы, итләч төркемнәргә җыелганнар.Үсемлек ике өйле. Ата чәчәк төркемнәре эчендә шөпшә-бластофаглар яши, алар чәчәкләрне серкәләндерә.Ана чәчәк төркемнәреннән фиглар,яки инҗир җимешләре хасил була.Җимешләре - бергә укмашып үскән сары яки шәмәхә тәлгәшләр тукымасына күмелгән кечкенә чикләвекләр. Апрельдән августка кадәр 2-3 тапкыр чәчәк ата, җимешләре июньнән октябрьгә кадәр өлгерә.
Кыргый формалары Урта Азиядә һәм Кавказда очрый. Бик борынгы заманнарда ук культуралаштырылган. Ул Урта Азиядә, Кавказда, Кырымда, Украинаның көньягында, Молдовада үстерелә.
Инҗирнең азык һәм медицина өчен әһәмиятле өлешләре - ана җенестәге җимеш төркемнәре. Аларда шикәрләр (40% чамасы), нигездә, глюкоза һәм фруктоза, пектин (1% чамасы), лимон, алма, уксус, бор һәм аскорбин кислоталары (1% чамасы), каротин, В1 һәм В2 витаминнары, калий (1160 мг%), кальций (227 мг%), магний (117 мг%), тимер (46 мг%), төрле ферментлар бар.
Инҗир җимешләренең йомшарткыч һәм сидек кудыргыч үзлекләре борынгыдан ук билгеле. Аларны ашкайнатуны яхшырту өчен дә кулланганнар.
Инҗирдә клетчатка күп (6% тан артыграк), шунлыктан аны ашказаны-эчәк трактының кискен ялкынсыну авырулары вакытында, шикәре булганлыктан - шикәр авыруы булганда кулланырга ярамый. Ул шулай ук подагра белән авырганда да тәкъдим ителми, чөнки анда кузгалак кислотасы күп (100 мг% ка кадәр). Калийга бай булганлыктан, ул йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларыннан бик файдалы. Инҗир җимешләрендә фицин ферменты бар, шуңа аны тамыр тромбларыннан кулланырга ярый.
Хәзерге вакытта инҗир кайнатмасын яки вареньесын тир кудыргыч һәм тән температурасын киметүче чара буларак файдаланалар. Сөттә яки суда пешерелгән җимешләре кайнатмасы (1 стакан сөткә яки суга 2 аш кашыгы җимеш) ангинадан, карлыкканнан һәм коры ютәлдән - тамакны чайкау өчен, ә какыртучы чара буларак, трахеитлар һәм бронхитлардан эчү өчен яхшы чара булып исәпләнә
Әрмән халык медицинасында ютәлдән, шулай ук эч киткәндә инҗирнең кипкән яфраклары кайнатмасын кулланалар, Грузиядә инҗир һәм кычыткан яфраклары кушылмасын, кайнатып, дизентериягә каршы кулланалар. Инҗир согы (сөтле) яраларны дәвалау һәм бетчәләрне бетерү өчен файдалы. Инҗир чикләвекләре йомшарткыч чара буларак билгеле - эч катканда аларны бер тапкыр кабул итү өчен 10-15 әр г бирәләр.
Инҗирнең өлгергән җимешләреннән Грузия фармацевтлары куе легвини экстракты әзерләделәр. Ул кара-көрән, хуш исле һәм тәмле боткадан гыйбарәт. Легвини җиңелчә сидек кудыру сыйфатына ия. Мәсәлән, йөрәк-кан тамырлары системасы декомпенсацияләнгән авыруларда сидек чыгу 50% ка арткан. Тәкъдим ителә торган дозасы - көнгә (иртән) бер тапкыр 100 г. Препарат туклыклы булганлыктан һәм тискәре тәэсир итмәгәнлектән, аны озак вакыт кулланырга ярый.
Җәй көне өлгергән уңышта орлыксыз оешма җимешләр күп була. Аларны яңа җыелган килеш ашау яки консервлау яхшырак. Киптерү өчен бары тик көз көне (август-сентябрь) өлгергән орлыклы оешма җимешләр генә яраклы. Алар иң яхшы сыйфатларга ия дип санала.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 май 2022 - 17:17Безнең белән кызыксыналар Агымдагы елның 15-18 май көннәрендә башкалабызда Халыкара сөт форумы уза.6100
-
17 май 2022 - 13:13Сотрудники Госавтоинспекции Татарстана продолжают вручать автокресла многодетным семьям В Мамадышском районе сотрудники Госавтоинспекции МВД по Республике Татарстан совместно с работниками ГБУ «Безопасность дорожного движения» передали многодетной семье Шариповых автокресло для новорождённого сына.6400
-
17 май 2022 - 11:37Яшен һәм көчле җил көтелә 17 нче майда Татарстан территориясендә урыны белән яшен, секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.18100
-
17 май 2022 - 09:54"Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында районда эш барышы Бүгенге көндә «Теләче үзәк район хастаханәсе» бинасында график буенча түбә ябу, эчке коммуникацияләрне сүтү эшләре алып барыла, электр челтәрләрен, вентиляцияләрне монтажлау эшләре бара, шулай ук, тәрәзәләр урнаштырылган.13300
-
17 май 2022 - 09:45Команда АО «Транснефть - Прикамье» приняла участие в Казанском марафоне Команда АО «Транснефть - Прикамье» приняла участие в ежегодном Казанском марафоне. 14-15 мая представители Альметьевского, Казанского, Ромашкинского и Пермского районных нефтепроводных управлений (РНУ) и аппарата управления, а также члены их семей стали участниками забега на различные дистанции - всего более 40 человек.9300
-
17 май 2022 - 08:3129 май якшәмбе көнне Теләче "Ихлас" мәчете бинасында "Намаз уку" бәйгесе үткәреләчәк Бәйгедә балалар гына катнаша. Алар берничә төркемгә бүленәчәк.7000
-
17 май 2022 - 08:05ЯШЕЛЧӘЛЕ КӘТЛИТ Ит, тоз, кәбестә, помидор, баллы борыч, үсемлек мае. Ит яшелчәләрдән күбрәк булырга тиеш. Барысын да иттарткычтан чыгарырга. Тәменчә тоз өстәп, кәтлитләр ясарга. Кызган табада ике ягын да кыздырырга һәм 30-40 минут духовкада пешереп бетерергә.6000
-
16 май 2022 - 16:29«Воспитать человека» Республика һөнәри осталык конкурсының финалы булып узды 2022 нче елның 13-14 май көннәрендә тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең «Воспитать человека» Республика һөнәри осталык конкурсының финалы булып узды.15400
-
16 май 2022 - 15:56Теләче районы данын Олы Мишә урта мәктәбе яклады 14 май көнне Лаеш шәһәрендә ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» дигән Республика конкурсының финал өлеше булып узды.30902
-
16 май 2022 - 15:13Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде Түләүләр җан башына уртача керем Татарстан Республикасы буенча бер кешегә яшәү минимумы күләменнән - 10 756 сумнан артмаган гаиләләргә билгеләнә.7900
-
16 май 2022 - 14:31Райондашларыбызны донор көнендә актив катнаштырга чакырабыз 18 МАЙ көнне иртәнге 8.00 сәгатьтән башлап Теләчедә донор көне узачак. Теләче авылы үзәгендә кан тапшыру мобиль пункты эшләячәк, анда 18 яше тулган барлык теләүчеләр донор була ала. Үзегез паспорт алырга онытмагыз!12200
-
16 май 2022 - 13:59Иганәчебез Айнур Фәннүр улына зур рәхмәтлебез "Теләчеинформ" мәгълүмат үзәге уздырган барлык чараларыбыз да иганәчеләр ярдәме белән уза.17700
-
16 май 2022 - 11:40Татарстанда Сабантуй көннәре билгеләнде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән быелгы Сабантуйларның датасы билгеләнде.53000
-
17 май 2022 - 17:24Кастингка чакырабыз!
-
13 май 2022 - 19:59Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан узучы "Тарихны онытмыйк" бәйгесенә нәтиҗәләр ясадык.
-
17 май 2022 - 17:14"Татарстан Республикасы авылларында яшәүче халыкның хезмәт активлыгын арттыру" буенча зональ семинар-киңәшмәБүген Кукмара районында "Татарстан Республикасы авылларында яшәүче халыкның хезмәт активлыгын арттыру" буенча зональ семинар-киңәшмә узды.5600
-
16 май 2022 - 11:40Татарстанда Сабантуй көннәре билгеләнде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән быелгы Сабантуйларның датасы билгеләнде.53000
-
16 май 2022 - 14:37Район башлыгы авылларда булды Районда ел дәвамында төзелеш һәм төзекләндерү эшләре зур темплар белән бара. Тигез урыннан биек диварлар калкып чыга.35000
-
16 май 2022 - 08:54Авыл җирендә яшәп, өч бала алып кайтканнарга торак яки машина бирергә мөмкиннәр Тиздән авыл җирендә яшәп, өченче баласын алып кайткан хатын-кызларга акча урынына йә торак, йә машина бирергә мөмкиннәр. Моңа кадәр Татарстанда авылда яшәүче 29 яшенә кадәр 3 бала тапкан ханымнарга дәүләт акчалата ярдәм күрсәтә иде.34800
-
16 май 2022 - 15:56Теләче районы данын Олы Мишә урта мәктәбе яклады 14 май көнне Лаеш шәһәрендә ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» дигән Республика конкурсының финал өлеше булып узды.30902
-
15 май 2022 - 06:57Кабер өстенә басарга ярыймы? Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин, «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы җавап бирә:24800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Телэче (Тюлячи)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47609 от 07.12.2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хузин Ленар Юсупович
ФИО руководителя: Хузин Ленар Юсупович
Адрес редакции: 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский р-н, с. Тюлячи, ул. Луговая, д. 6а
Телефон редакции: (84360)2-13-27
Email: tulinf@rambler.ru
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: tulinf@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика