Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Кан төркеме ни сөйли?

Гаҗәеп кызык фактлар бар: кан төркеменнән кешенең холкын, нинди ризык ашарга яравын, нинди чирләргә ничек каршы торырга мөмкин булуын әйтеп була. Америка натуропаты һәм диетологы Питер Д*Адамо: моннан 60 мең еллар элек адәмнәрнең каны төркемнәргә бүленмәгән, дигән нәтиҗә ясый. Аныңча, бу факт үз заманында кешелекнең табынында ризыклары бер үк төрле...

Гаҗәеп кызык фактлар бар: кан төркеменнән кешенең холкын, нинди ризык ашарга яравын, нинди чирләргә ничек каршы торырга мөмкин булуын әйтеп була.

Америка натуропаты һәм диетологы Питер Д*Адамо: моннан 60 мең еллар элек адәмнәрнең каны төркемнәргә бүленмәгән, дигән нәтиҗә ясый. Аныңча, бу факт үз заманында кешелекнең табынында ризыклары бер үк төрле булудан. Сайлау мөмкинлеге булмаган: кош -корт, җәнлекләр аулап, балык тотып, үлән җыеп тукланганнар. Аннары ачлык килгән…

Үзгәреш чоры

Кан төркеме ни сөйли?

15 -25 мең еллар элек, кабиләләр үрчеп, ашарга җитми башлаганда, җир эшкәртү белән шөгыльләнә башлыйлар. Ризык төре үзгәрә, канның икенче төркеме барлыкка килә. Тагын 10 мең еллар үткәч, кешеләр йорт хайваннары асрый башлый, күчмә халык көтү көтә, табынга сөт, сөт продуктлары өстәлә. Шулай итеп, канның өченче төркеме барлыкка килә. Ә менә тарихка күз салсак, дүртенче төркем моннан 1500 еллар элек кенә барлыкка килгән.

Сак булыгыз: лектиннар!

Ничек? Кан төркеме без ашаган ризыкка бәйле буламы? Әйе! Бик мөмкин! Кан, меңәрләгән еллар эволюция үтеп, адәм баласы яңа ризыкны кабул итәрлек дәрәҗәдә җайлаша. Юкса, табынга килгән яңа төр ризыктан, ул чорда, ашказаны эшләмәүдән бар да кырылып беткән булыр иде. Ризыкта лектиннар бар - алар кан күзәнәкләрен бер берсенә беркетеп, ашказанының лайлалы тышчасында, эчәкләрдә ялкынсыну барлыкка китерергә мөмкиннәр. Әгәр дөрес түгел лектинлы ризык ашасагыз, капилярларда тромблар барлыкка килергә, кан тукымалары кислород җитмәүдән, матдәләр алмашы бозылудан зыян күрергә мөмкин икән.
Һәр кан төркеменә зыянлы ризыклар бар. Әгәр бу ризыкларны еш ашасагыз, организмыгыз вакытыннан алда таушалып, нәтиҗәдә төрле чирләргә бирешү, артык авырлык, тиз картаюдан зарланып утырырга гына калачак.

Сезгә нәрсә файдалы, нәрсә зыянлы?

Кан төркеме ни сөйли?

1 төркем

I. Сәламәтлек

Беренче төркем канлылар ашкайнату органнары авыруына тиз бирешүчән. Өстәвенә алар аллергия, калкансыман биз авыруы, буын авыруыннан зарлана.

II. Файдалы

Углеводлар аз булган, югары аксымлы диета. Ит, балык, җиләк - җимеш, кузаклы азык һәм ярмалар ашарга киңәш ителә.

Физик нагрузка: аэробика һәм йөгерү юлы файдалы санала.

III. Зыянлы

Кәбестәнең барлык төре дә калкансыман бизгә начар йогынты ясый, әче аштәмләткеч, баклажан, бәрәңге, сөт һәм сөт продуктлары, маринадланган һәм ачы азыклар зыянлы.

IV. Холкы

Сугышчан холыкка ия. Рисктан курыкмый - тумыштан лидер. Дөрес, кайвакыт артык каугалана, артык көнчел, кирәгеннән артык амбициоз, үз - үзенә нык ышанган. Иң йомшак тәнкыйтьне дә авыр кичерәләр.

2 төркем

Кан төркеме ни сөйли?

I. Сәламәтлек

Салкын тиюгә тиз бирешә. Ангина, шикәр авыруы, симерү, йөрәк өянәге һәм дисбактериоз чирләре куркынычы яный.

II. Файдалы

Түбән калорияле үсемлек ризыклары: балык, чикләвек, кузаклы азык, ярмалар, кәбестә ашарга киңәш ителә.
Спортта: йога, йөзү файдалы санала.

III. Зыянлы

Кара ит, бодайдан ризыклар, сөт, сыер мае, сыр, помидор, баклажан, әфлисун, алма серкәсе, кетчуп.

IV. Холкы

Тыныч, әйләнә тирә белән тулы гармониядә, ярдәмчел, конфликтсыз. Аларга командада эшләү җайлы. Кайвакыт үзсүзләнеп алалар, әмма киеренкелекне тиз бетерәләр. Спортны яратмыйлар.

3 төркем

Кан төркеме ни сөйли?

I. Сәламәтлек

Бу кан төркеменең сәламәтлеге чагыштырмача нык. Әмма хроник арыганлык синдромы, склероз, диабет кебек чирләр куркынычы да юк түгел.

II. Файдалы

Сөт ризыкларына акцент ясарга мөмкин. Рационга балык, ит, яшелчә, баклажан, кызыл чөгендер кушырга була.

Спорт төрләреннән: теннис, йөгерү, аэробикага өстенлек бирәләр.

III. Зыянлы

Туңдырма, кабак орлыгы, авокадо, томат согы, бозау йөрәге, каз һәм тавык ите(алар составындагы лектиннар иммунитетны какшата).

IV. Холкы

Холкы тотрыклы, ачык, тиз аралаша, иҗади, беркемгә бәйле түгел, үз фикерен өздереп әйтә, ирекле. Бу төркем канлы кешеләр оптимистик рухта. Алар төрле маҗаралар ярата, ә гадәти көндәлек тормыш - алар өчен күңелсез.

4 төркем

V. Сәламәтлек

ОРВИ белән еш чирли, йөрәк -кан тамырлары, анемия, яман шеш чире дә аларга хас.

VI. Файдалы

Кара ит - анемияне җиңәргә ярдәм итә, ә яңа өлгергән яшелчә, диңгез суүсемнәре яман шешкә профилактика ролен үти.

Чаңгы, тимераякта шуу, йөзү төрләре каны 4 төркем булганнарга туры килә.

VII. Зыянлы

Бодай, кукуруз һәм карабодай ярмалары(матдәләр алмашын акрынайта), камбала, палтус, краб, креветкалар, шулай ук елга кыслалары.

VIII. Холкы

Актив, әмма вакыт - вакыт кыюсыз, консерватив. Бу кан төркемендәге кешеләр башкаларны игътибар белән тыңлап, ярдәм кулы сузарга әзер. Алар илһамлы, күпкырлы талантлы, үзенчәлекле шәхесләр.

Чыганак: Уз өем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев