Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Картаямыни соң йөрәк, Маңгайлар сырланса да,..

Җырдагыча, яшь барган саен яшәрү әмәлен эзлибез. Битлек, скраб, крем, тоник, тагын әллә нинди чаралар кулланып карыйбыз. Фитнес үзәктә дә ярты дистә яшәгәннәр күбрәк шул. Массаж, гимнастика да кырыктан соң эфектлырак сыман тоела. Әйдәгез, йөзләрне җыерып, матурлык өчен күнегүләр эшләп алыйк. Ягъни, фейсбилдинг - файдалы, нәтиҗәле күнегүләр Сезгә ботокссыз гына...

Җырдагыча, яшь барган саен яшәрү әмәлен эзлибез. Битлек, скраб, крем, тоник, тагын әллә нинди чаралар кулланып карыйбыз. Фитнес үзәктә дә ярты дистә яшәгәннәр күбрәк шул. Массаж, гимнастика да кырыктан соң эфектлырак сыман тоела.

Әйдәгез, йөзләрне җыерып, матурлык өчен күнегүләр эшләп алыйк. Ягъни, фейсбилдинг - файдалы, нәтиҗәле күнегүләр Сезгә ботокссыз гына яшь, чибәр күренергә ярдәм итәр.

Вакыт аяусыз. Тарту көче кануны үзгәрешсез, көзгене дә алдап булмый. Көзге каршына килгәч, еш кына бик күңелсез хәлгә тап булабыз: маңгайда, күз читләрендә вак җыерчыклар күренә, бит формасы җиңелчә шәлперәйгән, ирен читендәге сырларны "коралсыз күз белән дә" күреп була. Нишләргә соң? Пластик хирургка йөгерергә ашыкмагыз. Көзгене кулга алып, үз - үзебезне максатчан рәвештә, әмма күңелле күнегүләр белән "тәрбияли" башлыйбыз. Гримаска ясап, файда күрик. Читтән ничек булуыннан оялмагыз, матурлык азрак сабырлык та таләп итә.

Мөһим:

  • • Белгечләр һәр иртәне гримаска ясап башларга киңәш итә.
  • • Һәр күнегүне тыныч кына, 10 - 15 мәртәбә кабатлау кирәк.
  • • Башта бит, кул, муен тиресенә лосьон сөртегез. Аннан соң, битне салкынча су белән чайкап, көндезге крем сылап куярга кирәк.
  • • Әгәр вакытыгыз бик аз икән, гримасканы кыскартылган программада ясагыз. Әмма матур булу күнегүләрен туктатырга кирәкмәс. Нәтиҗә бары тик дәвамлы күнегүләр булганда гына күзгә күренә.

1. Ирен - борын тирәсендә сырларны бетерәбез:

Картаямыни соң йөрәк, Маңгайлар сырланса да,..

Елмаеп, ирен - борын читендәге сырларга акрынлап баскалыйбыз. Чеметкәләп, җиңелчә генә шул тирәдә тән тиресен күтәреп, мускулларны киеренке хәлгә китерәбез. Мускуллар киерелгәндә, бармаклар каршылыкны тоярга тиеш.

2. Кызыклы күнегү

Картаямыни соң йөрәк, Маңгайлар сырланса да,..

Тирән сулап, авызга һава алабыз. Авыз куышлыгындагы һаваны бер биттән икенче биткә "тәгәрәтәбез". Бу күнегү аеруча кызыклы тоелырга мөмкин, әмма нәтиҗәсе озак көттермәс.

3. Ирен читләрен "күтәртәбез"

Муенны алга сузып, "Һавада" үбү күнегүен эшлибез. Мускулларны эшкә җигеп, һава өрәбез. Аннан урта бармакны иренгә куеп, авыздагы һаваны чыгарабыз, яңадан һава өрәбез.

4. Иреннәрне ныгытабыз.

Картаямыни соң йөрәк, Маңгайлар сырланса да,..

Иреннәрне ныгытып кысабыз да, елмаерга тырышабыз. Әмма мускуллар карышсын. Елмаймас өчен, иреннәрне нык итеп кысабыз. Иреннәрне алга сузып, кемнедәр үбәргә теләгән сыман яңакларны да сузабыз. Ирен, яңакны шушы хәлдә 10 секунд тотарга кирәк.

5. Маңгайдагы сырлар белән көрәшү:

Картаямыни соң йөрәк, Маңгайлар сырланса да,..

Үзен хөрмәт иткән һәр гүзәл затның маңгаенда сырлар булмаска тиеш. Җыерчыксыз маңгай - хатын - кызның визит карточкасы. Бармакларны үреп, учны маңгайга куябыз да, кашларны хәрәкәт иттереп карыйбыз. Әмма бу күнегүдә учлар каршылык күрсәтеп, маңгай тиресен хәрәкәтсез тотсын.

6. Икенче ияктән котылу:

Картаямыни соң йөрәк, Маңгайлар сырланса да,..

Икенче ияктән котылу күп хатын кызның хыялы да әле. Аннан котылу өчен әллә ниләр бирергә әзер без. Батырлык эшләргә чакырмыйбыз - өстәл артына утырып, иякне учларга куябыз да, башны түбән иябез. Бу күнегүдә дә үз - үзегезгә каршылык күрсәтсәгез, бит мускулларының киеренкелеген тоярсыз.

Гади факт: Әйтүләре буенча, биткә гимнастика идеясен алман пластик хирургы Рейнхольд Бенц әйткән. Бервакыт аның янына танылган 40 яшьлек балерина килгән. Һәм табиб аның катлаулы күнегүләр эшләгән гәүдәсен белән "шиңеп барган бите" арасында зур аерма күргән. Һәм биткә гимнастика ясарга тәкъдим иткән. "Фейсбилдинг" сүзенең авторы исә америкалы Джек Лаланн. Ул сәламәт яшәү хакындагы телешоу авторы була.

Йолдызлардан кем йөзен җыера ала?

Картаямыни соң йөрәк, Маңгайлар сырланса да,..

Мадонна, Дженнифер Лопес, Дженнифер Энистон, Вера Брежнева һәм Эдита Пьеха матурлыкларында биткә гимнастиканың казанышы зур. Эдита Пьеха исә: "Әгәр канәгатьсезлек яки көнчелек гримаскаларын ешрак ясасагыз, биткә маска методикасының файдасын күрерсез," - ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев