8 февраль 2018 яңалыклары
-
Казанда беренче “Магнит-Опт” кибете ачылды
Казанда беренче "Магнит-Опт" ачылды. Яңа кибет Киров районында Галимҗан Баруди урамындагы 8нче йортта эшли башлады. "Магнит-Опт"тан гадәти сатып алучылар һәм эшмәкәрләр товарны азлап та, тартмалап та ала ала. Әлеге мәгълүматны кибеттә расладылар. Ассортиментта көндә кирәкле, шул исәптән үзебездә җитештерелгән товарлар: бакалея (он, ярма, макарон, әзер иртәнге ашлар, кипкән җиләк-җимеш, чәй,тәмләткечләр...
-
Түбән Камада кеше урлаучыларны тоткарлаганнар
Түбән Камада росгвардиячеләр кеше урлауда һәм янап акча таләп итүдә шикләнелүче ике ир-атны тоткарлаган. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан Росгвардия матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Билгеле булганча, 6 февраль көнне кич Түбән Камада җинаятьчеләр тулай торакларның берсеннән ерак түгел урыннан уналты һәм егерме яшьлек егетләрне машинага утыртып, урман ягына алып киткән. Егетләргә...
-
Әбиләр ысулы: ютәлдән кәбестә яфрагы коткара
Моның өчен кәбестә яфрагы алып, 1-2 минутка кайнап торган суга салып торыгыз. Аннары шуңа бал сылап, күкрәккә ябарга кирәк. Әгәр ютәл бик көчле икән, ике яфрак ябарга. Яфрак нык ябышсын өчен сыланып торган футболка киегез. Төнлә шулай йокларга кирәк. Ә иртән исә аннан берни дә калмый диярлек, ул бал белән...
-
Пенсия: буламы, бетәме?
Чөнки иң мөһиме - сайлау алдыннан паника куптару берәүгә дә кирәкми. Тик инде бер нәрсә ачык: март сайлавы үтеп, Владимир Владимировичны яңадан эшкә җиккәч, үзгәрешләр булачак. Конституцияне үзгәртү турында да күп сөйләшәләр. Төп закон үзгәрдеме, социаль гарантияләр дә алышыну бик ихтимал. Пенсия яшен кимендә биш елга күтәрү турындагы мәсьәләне инде...
-
Күңел тулган чакта әнкәй кирәк.
Күңел тулган чакта әнкәй кирәк, Түзәлмәслек авыр күренсә. Таулар төшкән кебек була иңнән, Бер кагылса әнкәй җиңелчә. Әнкәй кирәк тизрәк бүлешергә, Бәхет күңелләргә сыймаса. Бер юнәлеш ала кебек тормыш Серләреңне әнкәй тыңласа. Бармы тагын шундый берәр кешең, Бала диеп шулай җан аткан?! Иң кирәкле кеше итеп җиргә Әнкәйләрне ходай яраткан....
-
Илфак Шиһаповның язылып бетмәгән китабы калган
Журналист һәм продюсер булып танылган Илфак Шиһаповның язылып бетмәгән китабы калган. Ул Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылы кешеләренең шәҗәрә китабының яртысын төзегән булган. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә "Россиянең татар авыллары ассоциациясе" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов хәбәр итте. "Башкортстанда шәҗәрә тарихын өйрәнү Татарстанга караганда ун еллап иртәрәк башланды. Авыл...
-
Бәрәңге һәм ит белән тутырылган борыч
Рецепт. 4 кешегә: төрле төстәге 4 баллы борыч, 1 л томат согы. Эчлек: 3-4 бәрәңге, 250 г фарш, 1 әр суган һәм йомырка, 2 тырнак сарымсак, тоз, борыч, петрушка. Кыздыру өчен үсемлек мае. Бәрәңгене тозлы суда пешерергә һәм суын агызып изәргә. Фаршны үсемлек маенда кыздырырга. Суган һәм сарымсакны вак итеп...
-
"Татарстан чаңгы юллары – 2018” акциясе кысаларында чаңгы ярышы булачак
10 февраль көнне Теләче чаңгы базасында "Татарстан чаңгы юллары - 2018" акциясе кысаларында чаңгы ярышы булачак. Мәктәп укучыларын теркәү вакыты 8.30 сәгатьтә, ярыш башлану вакыты 9.30 сәгатьтә. Өлкәннәрне теркәү вакыты 9.30 сәгатьтә. Ярышларны тантаналы ачу һәм мәктәп укучыларын бүләкләү вакыты 10.50 сәгатьтә. Өлкәннәр өчен ярыш башлану вакыты 11.00 сәгатьтә. Өлкәннәрне...
-
БАШ МИЕНӘ ФАЙДАЛЫ ПРОДУКТЛАР
Баш мие яхшы эшләсен һәм иң хәлиткеч вакыйгаларда синең ялгызыңны "калдырып" китмәсен өчен төп факторларны дөрес үтәү кирәк: физик күнегүләр, йокы һәм туклану. Ни өчен безнең нәрсә ашавыбыз шуның кадәр мөһим соң? Үзе кечкенә генә булса да, баш мие бөтен тән энергиясенең 2 %ын куллана. Димәк, аның ничек "эшләве" турыдан-туры...
-
Бала һаман сөйләшми: ашыктыру кирәкме?
Баланың сөйләме тиешле дәрәҗәдә булмавы аның психик һәм интеллектуаль үсешенә тискәре йогынты ясый. Шул ук вакытта баланы тизрәк сөйләштерергә омтылу да дөрес түгел. Сабый сөйләме сүз һәм җөмлә генә түгел бит әле. Аның сөйләшә башлаганчыга кадәр булган гүләү, бытылдаулары да бик мөһим роль уйный. Әлеге этаплар үтелергә тиеш. Күп ата-ана...
-
Бу аклы-каралы ФОТОда кечкенә Салават Миңнехановны таныйсызмы?
Февраль башында шәһәр һәм авылларда гадәттәгечә мәктәп дуслары белән очрашулар гөрли башлый. Җырчы Салават Миңнеханов та Инстаграмга сыйныфташлары белән төшкән фото элгән. "Бу безнең 11Б сыйныфы һәм класс җитәкчебез Регина Альбертовна. Каникулдан соң очрашкач төшкән фотобыз. Барысы да үсеп киткән, олыгайган, бер мин генә үзгәрмәгәнмен монда", - дип язган Салават...
-
Ирем кунарга кайтмады. Хыянәт! Мин, фатирны аңа калдырып, улым белән подвалга кайттым.
Иренен салкын суга тидерәм дип иелгән Әнисә өстенә самосвал менгәнен абайламый да кала. Шифаханәдә аңына килгәндә инде кызның сул аягы бот төбеннән киселгән. Әллә ничә язганым бар инде - мин мунчага барган саен язарыма азык табам. Бу юлы да «кармагымдагы җим» әҗерле булыр кебек. Мунча ул шундый урын, анда тәннәр...
-
ВНИМАНИЮ налогоплательщиков – физических лиц!
Управление ФНС России по Республике Татарстан сообщает, что подать документы, касающиеся налогообложения имущества физлиц, с 2018 года можно будет в любом налоговом органе. Налогоплательщик сможет обратиться в ближайшую налоговую инспекцию, чтобы подать заявление о предоставлении льготы по имущественным налогам или уведомление о выбранных объектах, в отношении которых предоставляется льгота по...
-
Район җитәкчеләре Баландыш авылына килде
Баландыш авылында узучы җыенга халык куп килде. Әле генә авыл узешчәннәре көче белән әзерләнгән концерт башланып китте. Концерт тәмамлангач, җирлектә яшәүчеләр үзләрен борчыган сорауларны җитәкчелеккә җиткерә алачак. Авыл җыенында нинди сораулар күтәрелгәнен беләсегез килсә, сайтыбызга ешрак керегез. Бу хакта сонрак хәбәр итәрбез.
-
Җиңел автомобиль бәрдереп, Чистайда хатын-кыз ун метр биеклектәге күпердән егылып төшкән
Чистай районында җиңел автомобиль хатын-кызны күпердән бәрдереп төшергән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Урицкий урамындагы 130нчы йорт янында килеп чыккан. 10нчы модель «Лада» автомобиле, күпердә идарәсен югалтып, 39 яшьлек хатын-кызны бәрдерә. Нәтиҗәдә, ханым ун метр...