Сер түгел, телетапшыруны берничә ай алдан төшереп, аннан соң гына эфирда күрсәтәләр. Җиңүчене хәзер генә игълан итсәләр дә, чынлыкта проект инде февраль аенда тәмамланган. Шушы вакыт эчендә Тимур ирешелгәндә туктап калмаган, әле дә гәүдә авырлыгын киметү белән җитди шөгыльләнә, хәзер аның авырлыгы 84 килограммга кадәр төшкән.
- Ябыккач тормышым, көнкүрешем бик нык үзгәрде, сәламәтлегем яхшырды, спорт белән шөгыльләнәм, теләгән киемнәрне киям, - дип сөенә Тимур. Хатыны белән алар өченче бала көтәләр. Тимур эшен дә алыштырган, элек төзелеш өлкәсендә эшләсә, хәзер үз тәҗрибәсенә таянып, башка кешеләргә ябыгырга булыша.
Иң элек ул табибка күренергә киңәш итә, чөнки ябыгу программасын авыруның сәбәбен ачыклап төзергә кирәк. Әгәр сәламәтлектә җитди проблема табылмаса, йөрәк тибешен тигезләү өчен махсус күнекмәләрдән башларга, шулай ук көн саен иртән һәм кич өчәр чакрым җәяү йөрергә тәкъдим ителә. Тимур үзе көн саен иртән йөгерә, кич белән дә чыга. Туклану диетасы да кешесенә карап төзелә. Беренче чиратта, бөтен кешегә дә көндәлек ашаган ризыгын 20-30 процентка киметергә туры киләчәк. "Тылсымлы диеталар, ябыктыра торган дарулар булмый", - дип кисәтеп, Тимур ябыгу зур теләк, ихтыяр таләп итүен әйтеп, сәламәтлеккә вакытны һәм көчне жәлләмәскә өнди. Әлбәттә, ябыгу өчен даими физик күнекмәләргә дә зур игътибар бирелә: максат - гәүдәдәге май катламы кимергә, ә мускуллар күләме артырга тиеш.
Телепроектта җиңеп алган 2,5 миллион сум акчаны Тимур үз эшенә салган. Шулай да ул бу җиңү аңа - акча түгел, ә тормышка яңача караш бүләк итүен ассызыклый.
Нет комментариев