Теләче Информ

«Халыкның сабыры төкәнгән иде» - Казахстандагы күтәрелеш турында фикерләр

Көн кадагындагы төп вакыйгаларның берсе - газ ягулыгы бәясенең ике тапкыр артуы нәтиҗәсендә, Казахстандагы митинглар. 2 гыйнварда Жанаозен шәһәрендә башланган протестлар бөтен илдә сәяси протестларга әйләнде.

Блогер Азат Сәйфетдинов:

— Мин мондый әйберне көтмәгән идем, Казахстан турында әллә ни белмим дә кебек. Кешеләргә газга ике тапкыр бәяне күтәрү шактый кыенга туры килгәндер. Халыкны аңлап була, тормыш дәрәҗәсен төшерә бит инде.Бәлки, Казахстанда демократия дә җитмидер. Ул бит кешенең урамга чыгуы бер, аның бит тирән сәбәпләре дә бар. Кешеләр сәяси вазгыять, хөкүмәттәге планнар белән канәгать түгелдер. Бәлки, коррупция дә бардыр. Әгәр халык Хөкүмәткә ышанса, бәяләр күтәрелсә дә, халык түзә, өмет итә. Ышаныч булмау, өметсезлек кешене урамга чыгарга мәҗбүр итә. 

Нәрсә булып бетәчәген әйтү кыен. Соңгы елларда күпмедер халык Белоруссиядә Лукашенкога каршы чыкты, әмма Лукашенко урынында калды, күпмедер көч кулланып, кемнәрнедер кулга алып… Казахстан андый адымга бармас кебек. Хөкүмәтнең отставкага китүе, бәлкем, күпмедер кешене канәгатьләндерер. Төп нәтиҗә шул: төп сәбәп ул бәяләр күтәрелү генә түгел, тирән сәбәпләр дә бар — демократия булмау, Хөкүмәткә ышанмау. 


Сәясәт белгече Руслан Айсин:

— Бу кинәт кенә башланган әйбер түгел. Моңарчы да андый хәлләр булгалый иде, Казахстанның төньягында, көнбатышында кече җүз дигән төркем яши. Алар бик актив, пассионар җәмгыять. Социаль-икътисади вазгыять катлаулана бара.Нурсолтан Назарбаев, аның гаиләсе 30 елдан артык хакимлек итә, шуңа кеше ара, яңа буын үсте. Дөньяда сәяси, икътисади кризис, пандемия психологик яктан кешене какшатты. Митинглар булуы, минемчә, кинәт кенә чыккан әйбер түгел. Уртак лидерлары да юк, бернинди сәяси фирка да оештыручысы булып чыкмады. Әйтүчеләр бар: имеш, көнбатыш моны җитәкли, ул кешеләр соңрак килеп чыгарга мөмкин, бу шулай ук табигый әйбер. Гомумән, инкыйлаб ул шулай башлана. Башта икътисади таләпләр, аннары халык сәяси таләпләргә күчә. Шуннан бер лидер килеп чыга. Күрәсең, ул протест бөтен дөньяга күчәчәктер. Пандемия шартларында утырган җәмгыятьнең тискәре энергиясе каядыр чыгарга тиеш.  Тарихка каршы барып булмый, аның үз кануннары бар. 

Тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев:

 — Бәяләрнең кинәт артуы халыкта һәрвакытта ризасызлык тудыра. Иң әһәмиятлесе — уртак фикер тапсыннар, тынычлык урнашсын. Борчулы күренеш инде. Бөтен нәрсә җитәкчелектән тора. Җитәкчелек егетлеген күрсәтә алса, Нурсолтан Назарбаевның роле дә булырга тиеш, ул бит инде тәҗрибәле сәясәтче. Ул да халыкны тынычландырса, дөрес адым булыр иде дип саныйм. 

Тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Айрат Фәйзрахманов:

— Газга бәяләр арту ул инде гади халыкка нык тәэсир итә торган әйбер. Казахстанда гади халыкның икътисади халәте бик үк әйбәт түгел иде. Газның бәяләре бөтен дөньяда арта, мондый чуалышлар башка илләрдә дә булырга мөмкин. Казахстан җитәкчелеге бик авыр хәлдә хәзерге вакытта. 

Казахстан халкы — ирек сөюче халык. Тарихтан беләбез, Казахстан халкы үзгәртеп кору башында ук үз фикерен әйтеп, Мәскәүнең карарына нык каршы чыгып, протестлар оештырганнар иде. 

 Журналист Эльвира Фатыйхова:

Анда газ бәясен ике тапкыр күтәреп куюлары махсус эшләнде дип саныйм. Аңлатып карыйм. Казахстанда бик күпләр вахта белән газ чыгаруга, нефть эшенә йөреп эшли. Бу Казахстанның төрле төбәкләрендәге гаиләләргә турыдан-туры кагыла торган һәм аларны берләштерә торган тема. Хәтерләвемчә, халык күтәрелеше 2 гыйнварда нәкъ менә нефть чыгаручы шәһәрдән башланды һәм башка төбәкләр аңа шунда ук кушылды. Бу газ темасы сабыр савытының тулып ташуы булды, шуңа газ бәясен төшерү турындагы шигарьләр азактан сәяси шигарьләргә, сәяси таләпләргә әйләнде дә.

Хакимият вакытлыча бәяләрне дә төшерер, аларны тыңлагандай итеп бераз чигенгән кебек итәр. Премьерлары отставкага китте инде. Шул ук вакытта «чистарту» эшләре дә алып барачаклар. Гадәттән тыш вакыйга игълан иттеләр, интернетны сүндереп куйдылар. Мин дә үз танышларым белән элемтәгә чыга алмадым. Президент тарафыннан: «Яшьләр, үз тормышыгызны, якыннарыгызның тормышын бозмагыз», — дигән сүзләр әйтелде. Бу бит инде турыдан-туры янау дигән сүз. Шушы шау-шуда лидерларны чүпләп алачаклар, ышанычлы тугры кешеләр барланачак. Бу иң түбән катлаудан иң югары катламгача оештырыла торган чистарту булачак. 

 Казахстан - бик зур территорияле ил һәм анда нибары 17-18 миллион чамасы кеше яши. Глобаль масштабларда караганда, бу бер эксперименталь мәйдан гына булды. Россиядә дә шуңа охшаш хәл булачак. Металлга, төзелеш материалларына, торакка, коммуналь түләүләргә бәяләр ничек үсте. . Бөтен дөньяда халык күтәрелешләре бара, телевизордан күрсәтмиләр икән, ул әле юк дигән сүз түгел. Ковид паспортларга, номер сугуларга каршымы ул, газга каршымы — халык бу кысулардан арды. 

Чыганак: https://intertat.tatar/

Фото: 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: