“Хәзрәт һәм егетләр белән сөйләштек тә кисәргә булдык”. Зираттагы агач кемгә комачау итә?
Мамадыш районының Ишки авылыннан: “Авыл советы башлыгы Рифат Хафизов әби-бабаларыгызның, әти-әниләрегезнең, туганнарыгызның каберләрендәге агачларын кистереп, утын итеп саткан”, – дигән хәбәр килгәч, аяз көнне яшен cуккан кебек булды. Ушыма килә алмыйча, кабат-кабат: “Ничек инде кискәннәр? Ничек инде сатканнар?” – дип сорадым.
Зиратта рәттән бөтен каберләрдәге агачларны кисәләр, зират эчендә, тышында тау-тау агач ята, Мамадыштан килгән боерык, дип әйтәләр, диделәр. Ышанмыйча, авылда яшәгән мәрхүм абыебызның хатынына, киленебезгә шалтыраттым. Бу хәбәрләрне ишеткәнче, май бәйрәмнәре алдыннан гына, быел чардуганнарны буярга кирәк булыр микән, карап төшәрсең әле, дип аның белән сөйләшкән идем. “Беренче май көнне зиратка менгән идек, нәрсә сәер соң дип, башта аңышмыйча тордык, каберләргә барып җитәрәк кенә агачлар киселгәнлеге башка барып җитте. Сиңа шалтыратып әйтергә дә читенсендек”, – диде киленебез. Ул да, Мамадыштан кисәргә кушканнар, дип әйтәләр, диде.
Әнием каеннарны бик ярата, шигырьләр яза иде. Шуңадыр да күп кенә шигырьләрендә төп планда каен образы тора. Бик иртә, 64 яшендә, 2001 елда вафат булды әниебез. Үләр алдыннан: “Каберемә таш куймагыз, өстемә басып тормасын, каен агачы утыртыгыз”, – дип васыять әйтеп калдырды. Шулай ук фотографиясен куярга да рөхсәт итмәде. Каенны әнием каберенә әтием утыртты. Әбием дә әнием белән бер вакытта (аралары 40 көн генә) бу дөньядан китте. Аның каберенә юкә агачы утырткан идек. Әти әнидән соң озак яшәмәде, 2 ел да 8 айдан вафат булды. Ул да шулай ук каберенә каен агачы утыртырга әйтеп калдырды. Агачлар матур гына булып үсеп киттеләр.
Авылдан бу шомлы хәбәрне ишеткәндә, хастаханәдә ята идем, шунда ук кызыма, сеңлемә шалтыратып әйттем. Зираттагы кабер өсләрендәге агачларны кистерергә Мамадыштан боерык булганына ышанып бетмәдем. Традицион ислам динендә булган татарлар борын-борыннан кабер өсләренә агач утырткан. Борынгылар бер эшне дә уйламыйча эшләмәгән. Агачлар зиратта да фильтр булып тора, кирәк түгел исләрне, газларны үзләренә җыеп, һавага кислород бирә. Аларны “санитар калкан” дип әйтергә була. Шәһәрдә бер агачны кисәр өчен дә күпме рөхсәт кәгазе алырга кирәк. Рөхсәтсез кискән өчен зур штраф каралган.
Хастаханәдән чыккач, Мамадыш администрациясенең телефон номерын табып, анда шалтыраттым. Мине администрация башлыгының авыллар белән эшләүче урынбасары белән тоташтырдылар. Аңа хәлне аңлатып бирдем, каберләрдәге агачларны кистерергә боерык булу-булмавын сорадым. Ул андый боерыкның берничек тә булырга мөмкин түгеллеген әйтте.
Глава урынбасары белән сөйләшкәнгә бер сәгать узмагандыр, авыл җирлеге башлыгы Рифат Хафизов шалтыратты. Сүзен: “Фирая апа, син главага жалоба язгансың икән”, – дип башлады. Мин аңа әле бер җиргә дә жалоба язмавымны, телефоннан Мамадыш районы администрациясе тарафыннан Ишки зиратындагы агачларны кисәргә боерык бирелү-бирелмәвен белешүемне җиткердем. Шулай ук ни өчен әби-бабаларымның, әти-әниемнең каберләрендәге агачларны кистерүен аңлатуны сорадым. Ул район тарафыннан, чыннан да, зираттагы агачларны кистерергә боерык булмавын әйтте. “Хәзрәт һәм егетләр белән сөйләштек тә кисәргә булдык”, – диде. Без, сеңелем белән икәүләп, югары белемле тарих укытучысы дипломы булган авыл советы башлыгына 70 ел Советлар власте вакытында да кабер эчендәге сау агачларны кисмәгәннәрен, нинди авыр сугыш вакытында да авыл халыкның зираттагы агачларны утын итеп якмаганын, иң беренче чиратта әрвах булганнарның туганнарының ризалыгын алу кирәклеген аңлаттык.
Зираттагы агачларны кисеп йөргәнче, чишмә башларындагы, мәчет артындагы, күпер башындагы чытырманлыкларны киссеннәр иде, юлларны ясасыннар иде дигән фикердә күп кенә авылдашлар.
Фирая Әхмәтова.
Зәй районы
Редакциядән
Әлеге хатка ачыклык кертүен сорап, Ишки авыл җирлеге башлыгы Рифат Хафизов белән элемтәгә кердек.
– Фирая апа, ни кызганыч, елга бер мәртәбә генә кайтып китә. Әле зиратыбызның яртысында гына агачлар киселде. Яртысы шул килеш тора. Без кечерәк, тәбәнәгрәк агачларны калдырдык. Тора-бара череп, чардуганнар өстенә авуы бар дип, кырык еллык агачларны кистек. Бер елны каен авып, өч чардуганга зыян китергән иде. Яшь агачларга тимәдек. Дөрес, мин булмаганда бер-ике чыршыны кискәннәр. Мин гел күзәтеп тора алмыйм. Агачларны кисәргә иде, дип миңа мулла хатлар язды. Бер ел буе кисүче булмады. Кисәргә, кисәргә иде, дип күпме йөрделәр. Менә, ниһаять, кешесе табылды, кран юнәттек. Каберләргә, чардуганнарга зыяны тимәде. Рәхмәт, кистеләр, җыештырдылар. Агачларны зират кырыена чыгарып, өеп куйдылар. Зур эш бу. Әле көзен ботак-сатакларын җыеп-өеп яндырасы бар.
Ни кызганыч, Фирая апаларның бер мәртәбә дә өмәдә катнашканнары юк. Халыкка, киң җәелеп китми, зур булып үсми торган агачлар утыртсагыз иде, дип аңлаттык. Без ул агачларны узган елның көзендә үк кистердек. Ул чакта, минекенә тимәгез, кисмәгез, дип берәү дә килеп мөрәҗәгать итмәде. Хәзер инде менә, ник кистегез, дип дәгъва белдерергә тотындылар. “Шундый ниятебез бар”, – дип берничә мәртәбә мәчеттә әйттек, кисәттек югыйсә. Мине утын сатып ятуда гаеплиләр. Дөрес түгел. Кискән кешеләр, теләүчеләр менеп ала. Агач алып киткән кешеләрдән акча алганыбыз юк. Кайбер кешеләр, агач өчен, утын өчен дип, мәчеткә акчасын бирә. Алардан акча сораган кеше юк. Фирая апа үзе Зәйдә тора. Язганчы башта үзе кайтып күрсен иде дә бит. Тиктомалдан гына кистермәдек. Зират эчендә йөрерлек түгел иде, – дип җавап бирде ул безгә.
Фото: http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев