“Киен, әниең килде!”
ТОРМЫШТАН АЛЫНГАН ХӘЛ
Шулчак ишек ачылып китте. Тәрбияче апа Кәримгә елмаеп карап: “Әйдә, Кәрим, сине алырга килгәннәр!” – диде.
Кәрим урыныннан да кузгалмады. Тәрбияче шунда гына үзенең ялгышын аңлап алды да: “Киен, Кәрим, Зөбәрҗәт апаң сине алырга килде!” – дип төзәтте.
Кәрим сөенеченнән сикереп торды һәм, озын коридор буенча йөгереп аска төшеп, үзен көтеп торган Зөбәрҗәтнең кочагына сеңде. “Мин сине шундый озак көттем, әнием!” – дип кабатлады. Зөбәрҗәтне кысып-кысып кочаклады, битләреннән, чәчләреннән сыпырды да: “Синнән әни исе килә”, – дип пышылдады.
Зөбәрҗәт кенә түгел, барысы да үкси-үкси еладылар.
Тик бу – кайгы яшьләре генә түгел, Кәрим өчен, малай күңелендәге кайгы сөременең таралуын күреп сөенүдән дә иде.
Адәм баласы кайгыны елап озата, бәхетне, шатлыкны күз яшьләре белән каршы ала. Аллаһ шулай яраткан...
Китәр алдыннан әнисенең кулына ябышкан малай артына борылып карады. “Дусларыңа берәр сүз әйт инде, саубуллаш үзләре белән”, – диде аңа Зөбәрҗәт.
Тезелешеп басып, үзенә кызыгып карап торган балаларга малай шат тавыш белән: “Сезгә дә “Киен, әниең килде!” дип әйтсеннәр”, – дип кулын болгады.
Даими язып торучы, күпләрегез яратып өлгергән авторыбыз Мөнирә Сафина газетабызның июль санында укучыларны кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап бирә: “Авырмас өчен 101 киңәш”нең тугры дуслары! Минем белән кызыксынуыгыз, әсәрләремне яратып укуыгыз өчен чиксез рәхмәт сезгә! Укып чыккач фикерләрегез, хисләрегез белән уртаклашасыз. Якыннан таныш булмаган кешегә чын күңелдән ярдәм итәргә әзер булуыгыз, кайгылы вакытта юатырга теләвегез, яшәр өчен көч бирүегез өчен рәхмәтле мин сезгә...”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев