27 декабрь 2018 яңалыклары
-
Марат Бәшәров, яңа хатынын кыйнап, борынын сындырган
Марат Бәшәров хатыны Елизавета Шевыркованы ерткычларча кыйнаган. Бу хакта Стархит газетасына борыны сынган, башы имгәнгән Лизаның туганы хәбәр иткән. Хәзерге вакытта Елизавета хастаханәдә дәвалана.
-
Казанда фотодан кеше йөзен танып, документларны эзли торган яңа система ясаганнар
Эзләүне башлау өчен системага кешенең фотографиясен йөкләү җитә, берничә секундта әлеге кеше турындагы бар мәгълүмат килеп чыга.
-
Яңа ел муллык,иминлек алып килсен! Алар башкаларга үрнәк
Яңа 2019 елны җаваплылыгы чикләнгән “Теләче Агро” ширкәтенең “Мишә” бүлекчәсе механизаторлары да күтәренке рухта каршылый. Ник дигәндә, тырма, тагу җайланмаларын һәм культиваторларны ремонтлап, әзерлек сызыгына куйганнар. Инде чәкечләрне ремонтларга алынганнар.
-
С 1 января 2019 года повышается размер заработной платы
Федеральным законом № 82-ФЗ от 19 июня 2000 года "О минимальном размере оплаты труда" и Приказом Министерства труда и социальной защиты Российской Федерации № 550н от 24 августа 2018 года "Об установлении величины прожиточного минимума на душу населения и по основным социально-демографическим группам населения в целом по Российской Федерации за II квартал 2018 года" увеличен минимальный размер оплаты труда.
-
Бар җиһанда Яңа ел төсмере Яңа елның якты утлары
Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре алдыннан Теләчебездә искиткеч матур кар сыннары, аллы – гөлле утлар белән бизәлгән чыршыларга күмелде.
-
Гүзәлем: “Дин юлына баскач иң зур хыялым тормышка ашты - бәби көтәбез”
Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар гаиләсе балага исем сайлаган инде.
-
“Киен, әниең килде!”
ТОРМЫШТАН АЛЫНГАН ХӘЛ
-
Россиядә тәмәке сатуны тыячаклар
РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы 2050 елдан соң тәмәке сату-алу әйләнешен туктатырга тәкъдим итте.
-
Булат Браво: “Рус телендә иҗат итсәм дә, видеоларны татарлар турында төшерәм”
Бүген социаль челтәрләрдә уңышка ирешергә теләүче яшьләр шактый. Кемнәрдер кызыклы текстлар язып, матур фотолар урнаштырып игътибар яуларга тырыша, ә икенчеләре кызыклы видеолар төшерә. Булат Абдрахманов (“Булат Браво”) та әнә шундыйлардан.
-
“Сагындым, шулкадәр күрәсем килә” дип елаучы абзый видео-хитның серен чишә
Бервакыт телефон, интернетларны “елак абзый” видеосы басып алды. Хәтерләсәгез, аның эчтәлеге болайрак иде: “Исән-сау булып, 24ләре генә җитсә ярар иде. Очынып кайтып җитәр идем. Үземнең бертуган сеңелләрем кебек бит сез, барыгызны да күрәсем килә. 20 ел узганга ышанасы килми… Сагындым, сагындым, шулкадәр күрәсем килә сезне”, – дип күз яшьләре түкте ул. Әлеге видеоны күрүчеләрнең башында: “Кем икән бу?” – дигән сорау тумый калмагандыр. Табылды бит ул кеше! Мәскәүдә яшәп ятучы 46 яшьлек мишәр егете – Рәфис Атаказов икән ул!
-
“Ак Барс” беренче тапкыр Сочида җиңелде
Казан хоккейчылары 3:1 исәбе белән оттырдылар.
-
День спасателя Российской Федерации
Профессиональный праздник День спасателя Российской Федерации, отмечаемый в нашей стране ежегодно 27 декабря, установлен Указом Президента России № 1306 от 26 декабря 1995 года.