Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Күркәм һәм ышанычлы күренсә дә (снегоходлар хуҗалары игътибарына)

Һәр чорның үз яңалыгы булган кебек, соңгы елларда кышкы чорда кулланылучы кардан йөрүче техника (снегоход) авыл җирлекләрендә дә үсешкә юнәлеш алды. Ягъни район җирлегендә билгеле бер күләмдә мондый техника ияләре барлыкка килде. Ләкин нинди генә техника берәмлеге булмасын, аны куллану вакытында куркынычсызлык чаралары мөһим санала. Шуна күрә әлеге техниканы сатып...

Һәр чорның үз яңалыгы булган кебек, соңгы елларда кышкы чорда кулланылучы кардан йөрүче техника (снегоход) авыл җирлекләрендә дә үсешкә юнәлеш алды. Ягъни район җирлегендә билгеле бер күләмдә мондый техника ияләре барлыкка килде.
Ләкин нинди генә техника берәмлеге булмасын, аны куллану вакытында куркынычсызлык чаралары мөһим санала. Шуна күрә әлеге техниканы сатып алучы, аны куллану вакытында гамәлдәге закон актлары тарафыннан билгеләнгән кагыйдәләрне үтәүне дә үз өстенә ала.
Нинди генә техника булмасын аның белән идарә итү өчен тиешле категорияле таныклык кирәк. Әлеге очракта кардан йөрүче техника - үзйөрешле транспорт чаралары рәтенә кертелгәнлектән, аның белән идарә итү өчен тракторчы-машинист таныклыгында «А1» категориясе булу мәҗбүри. Әлеге категория тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен уку юлы белән 16 берәмлектән югары яшьтәге гражданнарга бирелә. Башка төрле таныклыклар әлеге техника белән идарә итү хокукы бирми.
Моннан тыш, кардан йөруче техника хуҗасы, аны сатып алганнан соң 10 тәүлек эчендә, әлеге техниканы райондагы техник күзәтчелек идарәсе бүлегендә теркәргә тиеш. Әгәр бу чара үткәрелмәсә, әлеге физик затка 1500 сумнан алып 2000 сумга хәтле штраф түләтү чарасы каралган. Юридик затларга бу штраф күләме 5000 сумнан 10000 сумга кадәр. Шунлыктан, бу чараны үз вакытында үтәү отышлырак. Өр-яңа техниканы теркәү суммасы 2350 сум. Моңа техник карау суммасы керми. Анысы өчен өстәмә 400 сум түләү кирәк була. Әлеге чараларны башкару өчен 209 сум җыеп алына һәм гомуми сумма 2959 сумны тәшкил итә.
Әлеге төр техниканы теркәү документлары-ның күләме, башка техникаларныкы белән бер үк төрле. Болардан тыш, әлеге техниканы куллану вакытында аның белән идарә итүчене дәүләт күзәтчелек идарәсе инспекторы да, ЮХИДИ инспекторы да тикшерү хокукына ия. Әгәр мондый тикшерү вакытында идарә итүче исерек хәлдә булса, ул барлык төр техника белән дә идарә итү таныклыкларыннан билгеле бер срокка мәхрүм ителергә мөмкин.
Әлеге төр техника белән тиешле вакытта техник карау узмыйча йөреп, аның белән идарә итүче ел дәвамында бу төр хокук бозу өчен ике мәртәбә тоткарлана икән, техниканың хуҗасы шулай ук идарә итү хокукыннан билгеле бер срокка мәхрүм ителергә мөмкин.
Болардан тыш, әлеге техника белән идарә итүчегә юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен каралган барлык санкцияләр дә кулланыла. Шунлыктан, идарә итүчегә тәртип бозмау хәерле.
Әлеге төр техника карап торышка күркәм һәм ышанычлы күренсә дә, ул юлсыз җирләрдән йөрү өчен кулланылганлыктан, анын белән сак идарә итү сорала һәм таләп ителә, чөнки йөргән жирдә очраган төрле каршылыклар, күренмәгән чокырлар бәхетсезлек очракларына китерергә мөмкин. Мондый хәлләрне булдырмау бик кирәк.
Хәмит Нәзиров,
үзйөрешле машина һәм башка төр техникага күзәтчелек идарәсенең район буенча бүлек җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X