Теләче Информ

Кыш җитәр, грипп килер – әзер булырга кирәк!

Кышын авырмау өчен көзен прививка ясатып өлгерергә кирәк, ди табиблар. Гриппка каршы вакцина хәтта тын юлларының кискен вируслы инфекцияләрен җиңелчә формада гына кичерергә ярдәм итә икән. Шуңа да белгечләр, үз сәламәтлеген кайгырткан һәр кешегә вакцинацияләнергә киңәш итә. Былтыр барлык Татарстан халкының 27 проценты прививка ясаткан иде. Моның файдасы тиде: шактый...

Кышын авырмау өчен көзен прививка ясатып өлгерергә кирәк, ди табиблар. Гриппка каршы вакцина хәтта тын юлларының кискен вируслы инфекцияләрен җиңелчә формада гына кичерергә ярдәм итә икән. Шуңа да белгечләр, үз сәламәтлеген кайгырткан һәр кешегә вакцинацияләнергә киңәш итә.


Былтыр барлык Татарстан халкының 27 проценты прививка ясаткан иде. Моның файдасы тиде: шактый яхшы иммунизация дәрәҗәсе грипп һәм тын юлларының кискен вируслы инфекцияләренә республикабызда озакка тоткарланырга ирек бирмәде. Эпидемик күтәрелеш чоры былтыр бик кыска вакыт - бары тик өч атна гына дәвам итте. Барлыгы әлеге инфекцияле авырулар белән 11 процент татарстанлы авырган.

Тын юлларының кискен вируслы инфекцияләре һәм грипп белән авыручылар санының артуын быел декабрь аенда көтәләр. Инде бүген үк борын мышкылдатып йөрүчеләр саны артуга таба бара. Узган атнада, әйтик, 7 435 авыру теркәлгән. Роспотребнадзорның Татарстан буенча бүлек җитәкчесе Марина Патяшина сүзләренчә, хәзерге вакытта атна саен авыручылар санының 5-7 процентка үсеше күзәтелә.

Эпидемияләр чорына тулысынча коралланган булу өчен республикабызда гриппка каршы прививка ясату кампаниясен сентябрь башыннан ук җәелдереп җибәргәннәр. Быел вакцинацияләү белән татарстанлыларның 40 процентын колачларга ниятлиләр, ә бу 1,5 миллионнан артык кеше, дигән сүз. Әлеге дәрәҗәгә ирешелсә, республикабызны сезонлы инфекцияле чирләр белән авыручылар санын бермә-бер киметеп булачак, дип ышана табиблар.

Татарстанның медицина учреждениеләренә 577 мең вакцина дозасы кайтарылган инде. Бу республикабызга кирәкле күләмнең өчтән бере. Өлкәннәргә "Совигрипп", 6 айдан 6 яшькә кадәрге нәниләргә "Гриппол плюс", 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларга "Ультрикс" вакцинасы ясалачак, дип сөйләде Марина Патяшина.

- Ел саен грипп дөньяда 500 мең кешенең гомерен өзә. Һәр унынчы олы кеше һәм һәр өченче бала әлеге инфекцияне йоктыра. Һәр җиденче очракта авыру өзлегүләргә китерә. Үз-үзеңне мондый нәтиҗәләрдән азат итү өчен һичшиксез прививка ясатырга кирәк, - ди ул.

Искәртеп узабыз, сабыйларга (6 айдан башлап), балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә, мәктәп укучыларына, медицина хезмәткәрләренә, шулай ук гомумбелем учреждениеләрендә, транспортта, ЖКХ өлкәсендә эшләүчеләргә һәм 60 яшьтән өлкәнрәкләргә гриппка каршы прививканы бушка ясыйлар. Менә инде берничә ел мәҗбүри вакцинацияләү армиягә чакырылучы егетләргә һәм йөкле хатын-кызларга карата да кулланыла. Акыллы эш бирүчеләр бу категориягә кермәгән хезмәткәрләрен шулай ук кайгырта. Алар вакцинацияләүне үз хисабына үткәрә. Әйтик, узган елда шул рәвешле 70 мең эшченең сәламәтлеге кайгыртылган.

Марина Патяшина сүзләренчә, хәзер прививка ясату өчен иң кулай вакыт. Авыручылар саны әлегә күп түгел. Ә гриппка иммунитет барлыкка килү өчен 2-4 атна таләп ителә. Вакцинаның нәтиҗәсе шуннан соң бер елга сузыла. Димәк, грипп соңрак килер дә, прививка инде үз көчен югалтыр, дип куркырга кирәкми.

Реклама

Татарстан Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов та, һәркемне вакцинацияләнергә үгетли. Аның сүзләренчә, 2007 елдан Татарстанда прививка ясаткан бер генә кеше дә грипп йоктырмаган һәм грипптан үлмәгән.

Әмма белүебезчә, прививка ясатуга кискен каршы чыгучылар да бар.

- Еш кына 10 еллап прививка ясатып карамаган кешеләр моңа каршы килә. Бу вакытта әле инактивацияләнгән тере вакцина кулланылган. Аны ясатканнан соң кеше билгеле бер хәлсезләнү сизгән, авыру билгеләре күзәтелгән. Һәм бүген дә алар прививка нәтиҗә бирми, дип башкаларны да моңа инандыра. Нәтиҗәдә, бик күпләр прививкадан баш тарта. Гамәлдә исә бүгенге вакцинада тере вирус юк. Алар составына тавык эмбрионнарында үстерелгән аксымнар гына кергән. Алар организмга эләккәч, бернинди авыру билгеләре бирми. Вакциналар тулысынча куркынычсыз. Бары тик аллергия булганнарга гына прививка ясатырга ярамый. Башкаларга вакцинацияләнүнең бернинди зыяны булмаячак, - ди Сергей Осипов.

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: