Икенче тапкыр кияүгә чыктым. Беренче иремнән кызым бар – аңа 5 яшь. Икенче иремнән бик уңдым, ул бар яктан да бик әйбәт. Ул безне ярата, акчага да кытлык юк, гел кайгырта. Беренчесе аракы эчә, тарта, хыянәт итә, эшләмичә минем өстән генә яши иде. Баламны имезгәндә исерек баштан сугып җибәргәч, мин 3 айлык балам белән өйдән чыгып киттем
Әле ярый җәй иде. Юл буенда машина туктатып, барып җиткәч, акчаны апам түләячәк дип килешеп, туганнарыма китеп бардым. Бик авырдан аерылыштык. Ул безне подъезд төбендә каравыллап тора иде, балага бер яшь булганда аны урларга да тырышып карады, исерек килеш килеп кыйный да иде… Акырып елаган балам күз алдында ничә тапкыр аның белән сугыштык. Шушы авырлыклардан соң гына без Казанга күчеп килдек. Аллага шөкер, инде күпме вакыт тыныч күңел белән яшим. Үз атасына кызым күптән кирәк түгел, ул яңадан гаилә корды, балалары туды… Минем икенче ирем кызымны үз фамилиясенә күчерергә, аны үз кызы итеп рәсмиләштерергә тели. Ләкин мин сезгә башка проблема хакында язмакчы идем…
Без бик күп эшлибез. Кичен кызымны бакчадан алам да өйгә кайтып ашарга әзерлим, ирем эштән кайта… Балага әнисе белән аралашу җитмәвен күреп, йөрәк телгәләнә. Иремә дә хатын-кыз назы җитми, шуңа күрә ул кичләрен кызымны тизрәк үз бүлмәсенә озатып, икәүдән-икәү генә калырга тели. Мин балага үз игътибарымны, яратуымны бирергә тырышам, ләкин бер көнне мине бик рәнҗеткән вакыйга булды.
Ирем белән кичен чәй эчеп утырганда, кызым үз бүлмәсеннән чабып чыкты да, нәрсәгәдер көлә-көлә безнең янга йөгереп керде. Нәрсәдер сөйләргә теләве күренеп тора иде. Бу вакытта ирем тезләремнән сыйпап утыра иде. Шулчак ул кисәк кенә: «Бар, бүлмәңә кереп мультиклар кара!» – дип кычкырып җибәрде. Баламның шул мизгелдәге карашыннан чүт кенә елап җибәрмәдем, анда шулкадәр тирән сагыш, ялгызлык иде. Бер мизгелдә күз яшьләре бәреп чыкты. Әгәр ул безнең уртак балабыз булса, бәлки, мин бу вакыйгага игътибар да итмәс идем, ләкин ул бала минеке генә булгач, кызым өчен йөрәгем авыртты.
Икенче көнне без җәйге яллар турында сөйләшеп утырганда, ирем төрле вариантлар тәкъдим итте. Шунда кызым: «Диңгезгә барабыз! Диңгез! Диңгез! Минем купальник та бар!» – дип кычкырып сикерә башлады. Ирем: «Син безнең белән бармыйсың, син авылга әбиеңә кайтасың!» – диде. Күпләр балаларын үзе белән диңгезгә алмый, икәүдән-икәү генә ял итәргә телиләр, тик сез бу вакытта кызымның карашын күрсәгез иде… Ул әле бик кечкенә булса да, аныкы кебек сагышлы тирән караш хәтта гомер буе авырлык күреп яшәгән әбиләрдә дә юктыр. Ул әтисенең үзенеке түгеллеген белә һәм ул, һичшиксез: «Әгәр үз әтием булса, ул мине диңгезгә алып барыр иде, кичләрен мультик карарга кушып аш бүлмәсеннән куып чыгармас иде», – дип уйлыйдыр.
Ирем бала белән уйный, укырга өйрәтә, зоопаркка, циркка алып бара, һәр ял саен каядыр барабыз… Ул үзенең баланы үпкәләтә алуы турында гына бөтенләй уйламый бугай…
Җәй көне баланы да үзебез белән диңгезгә алып барыйк, дип әйткәч, үпкәләде хәтта. «Бар кеше дә андый ялларга барганда баласын әбигә калдыра бит, нишләп безгә генә калдырырга ярамый соң?» – диде. Кызым ясаган рәсемнәргә карыйм да елыйсы килә. Анда ул әтисен, әнисен зур итеп ясый, ә үзен почмакка кечкенә генә йомгак итеп буяп куя. Мин баламны да гомеремнән артык күреп яратам, аны үзебез белән ял итәргә аласым да килә, иремне дә югалтасым килми. Ирем үз балабызны булдырырга тели. Тик ул бала да булса, кызыма мөнәсәбәте тагын да начарланыр кебек.
Нет комментариев