Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Үлемгә бер адым калганда

Чүпрәле районының Югары Чәке авылында кайчандыр бер сыйныфта укып йөргән сабакташларның очрашуы хәвефле тәмамлана. Ир-егетләрнең берсе чак кына үлемнән кала, икенчесе колониягә озатыла. "Газпром"ның Казандагы оешма­ларының берсендә эшләүче 29 яшьлек Фәрхәт Әзмуханов май бәйрәменә туган авылы Түбән Чәкегә кайта. Янәшәдәге Югары Чәкедә яшәүче туганнан туганы Илмирны кунакка дәшә ул. Яшьтәш...

Чүпрәле районының Югары Чәке авылында кайчандыр бер сыйныфта укып йөргән сабакташларның очрашуы хәвефле тәмамлана. Ир-егетләрнең берсе чак кына үлемнән кала, икенчесе колониягә озатыла.

"Газпром"ның Казандагы оешма­ларының берсендә эшләүче 29 яшьлек Фәрхәт Әзмуханов май бәйрәменә туган авылы Түбән Чәкегә кайта. Янәшәдәге Югары Чәкедә яшәүче туганнан туганы Илмирны кунакка дәшә ул. Яшьтәш агайнеләр мунча чабынып һәм, әлбәттә, тамак чылатып аралаша. Фәрхәтнең сыйныфташы Руслан Зөлхәров исә бу вакытта бер авылдашы белән сыйланып утыра, дустының яңа алган машинасын "юа" алар. Һәрберсенә берәр шешәне бушаткач, төн уртасында Руслан бер ярты кыстырып өенә кайтырга чыга. Гөнаһ шомлыгына каршы, нәкъ шул мәлдә урамда Әзмухановлар күренә. Фәрхәт Илмирны өенә озата бара. Ул гына да түгел, аларга хатыны Наталья белән икенче бер Илмир (Абитдинов) да очрый. Шул рәвешле, төнге авыл урамында 27-29 яшьләрдәге дүрт кызмача ир-ат очраша һәм әлеге вакыйганы билгеләп үтү ниятеннән, һәрвакыт бергә җыелып эчә торган 56 яшьлек Әсхәт Садриев йортына барып керәләр. Ләкин әлеге мәҗлес гадәттәгечә тыныч тәмамланмый... Мондагылар барысы да низагны Руслан чыгарды, алдан хуҗа абзыйга, аннары Илмир Әзмухановка бәйләнде дип бара. Вәзгыять өйдә түгел, ишегалдына чыккач кискенләшә. Фәрхәт әтәчләнүче Русланга бер-ике тапкыр тамызып ала, бәрелешне кисәтергә дип арага кергән Илмир Абитдиновка да берне кундыра. Соңгысын хатыны читкә өстерәп алып китә. Алар артыннан агайнеләр дә урамга чыга. Әмма бу - Югары Чәкедәге чәкә­ләшүнең бетүен белдерми әле. Руслан исерек булса да, көчнең үз файдасына түгеллеген чамалый. Әмма бирешергә теләми һәм Әсхәтләрнең йортына атылып кереп, пычак эләктереп чыга... Соңрак әлеге гамәлен Әзмуха­новларның һөҗүменнән сакланырга теләдем дип белдерә ул. Чынлыкта исә, инде китеп бара торган агайнеләр артыннан йөгерә. "Сиңа аз эләктеме?" - дип исерек Фәрхәт каршы килә башлагач, чигенә тагын үзе, яңадан ишегалдына керә. Шул рәвешле, үзара кычкырыш капка аркылы дәвам итә, ягъни берсе урам якта, икенчесе ишегалдында торып тузына. Шул арада Руслан метр ярым чамасы биеклектәге капка өстеннән үрелеп, көтмәгәндә "дошманы" күкрәгенә пычак белән сугып ала да юкка чыга. Фәрхәт күкрәген тотып читкә китә, асфальт юл читенә җиткәч, хәлсезләнеп бөгелеп төшә, Илмирга ашыгыч ярдәм чакыртырга, әнисенә әйтергә куша. Илмир янәшәдәге өйләренә йөгереп кереп, үз әти-әнисен уята. Алар чиста чүпрәк куеп, табиблар килеп җиткәнче яраны кысып тора. Шомлы хәбәр тиешле оешмаларга барып җитә. Кан эчендәге ир-атны төнге өчтә хастаханәгә алып килеп, шунда ук операция өстәленә салалар. Хирург И.В.Кукушкин әйтүенә караганда, авыруның күкрәк читлеген ачып, уң як үпкәсен үтәли тишкән яраны тегәргә, киселгән юан кан тамырын ялгарга туры килә. Медицина белешмәсендә Фәрхәтнең өч литр чамасы кан югалтуы да әйтелә. Шулай да, ир-егетне үлем тырнагыннан йолып ала табиблар. Руслан Зөлхәровны полиция өеннән уятып алып китә. Куркытыр өчен пычак кадавын кире какмый Руслан, ләкин үтерергә теләмәдем дип гаебен өлешчә генә таный. Тикшерү комитетының Буа районара бүлеге җитәкчесе урынбасары Дамир Әскаров өйгә кереп коралланып чыгып, ке­шенең җан җиренә чәнчегән Руслан Зөл­харов гамәлләрен аңлы рәвештә үтерергә омтылыш ясау дип бәяли. Законда бу адәм баласы җанын кыюга тиңләнә диярлек, чөнки җинаятьче максатына бу очракта зарар күрүчегә вакытында ярдәм күрсәтелү нәтиҗәсендә генә ирешә алмаган дип санала. Бу инде гаеплене 7-8 еллык колония көтә дигән сүз. Чүпрәле район судында барысы да җентекләп тикшерелә. Ахыр чиктә, хөкемдар Руслан Зөлхаровта үтерү максаты булмаган дип табып, хөкемне корал кулланып сәламәтлеккә авыр зыян китерү турындагы җиңелрәк маддә буенча чыгара һәм аны дүрт елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Чагыштырмача җиңел җәза Мәскәүгә йөреп төзелештә эшләп йөргән авыл малаеның моңа кадәр хөкемгә тартылмавы, гаебен тануы һәм, әлбәттә, зарар күрүченең үзенең дә әлеге фаҗигага этәргеч бирүен исәпкә алып чыгарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев