6 февраль 2018 яңалыклары
-
Авырулардан шифа табу өчен укыла торган догалар
Авыру кеше хасталыгыннан котылу өчен, вакытны сузмыйча, табибка барырга тиеш. Табиб әйкәннәрне үтәгәндә догадан да файдаланырга мөмкин. Авыру бу догаларны үзе укырга мөмкин, башка кешедән дә укыта ала. Тәһарәтле хәлдә башта «Фатиха» сүрәсе, соңыннан Коръәни Кәримнән шифа аятьләре укылыр. Бу аятьләр түбәндәгеләр: بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ. وَيَشْفِ صُدُورَ قَوْمٍ مُؤْمِنِينَ...
-
Сыер хәтле хатын алган
Ирем - дүрт малайның иң кечесе. Каенана бер-бер артлы өч малай алып кайткан да туктап калган. Сигез елдан соң гына иремне тудырган. Мин кияүгә чыкканда һәрберсенең икешәр үсеп беткән баласы бар, барысы да шәһәрдә төпләнгән иде. Ике уллары Казанда, берсе Мәскәүдә яши. Ә мин авылдагы төп йортка килен булып төштем....
-
Район полиция бүлегенә яңа җитәкче
Район полиция бүлегенә яңа җитәкче - полиция подполковнигы Илшат Сәгыйть улы Зарипов билгеләнде.
-
Тормышка ашмаган мәхәббәт
Ульяновски авыл хуҗалыгы институтында укыганда без, авылдаш өч дус егет, бер карт әбидә фатирда тордык. 1960 еллар уртасы бу. Өчебез дә татарлар. Әмма өчебезнең дә исемнәр урысча. Элек шулай иде бит ул, татарлар урыс исемнәрен еш кушалар иде. Минеке - Виктор, дусларымныкы Андрей һәм Алексей. Без өченче курста укыганда хуҗа...
-
Гашыйклар көнен йолдызлар ничек үткәрә?
Тиздән 14 февраль, димәк - Гашыйклар көне. Татар эстрадасы йолдызлары бу бәйрәмне ничек үткәрергә җыена? Кем романтик, ә кем, киресенчә, хисләргә, матур сүзләргә, бүләкләргә исе китми? Шушы хакта үзләреннән сораштык әле. Рамил Шәрәпов: - Беренче тапкыр 7-нче сыйныфта укыганда гашыйк булдым. Сөйгәнем 5-тә укый. Әй йөрим артыннан, әй йөрим! Әллә...
-
Җылгыр
Элек еш кына, бигрәк тә авылларда, кунакларга киндер орлыгыннан зур пилмән (җылгыр) ясаганнар. Чистарткан киндер орлыгын башта мичтә яки духовкада киптерәләр дә, агач килегә салып, кабыгы орлыгыннан аерылып, орлыгы он булганчы төяләр. Тәйгән орлыкны, савытка салып, бик әйбәтләп, мае калмаслык итеп сыгалар, шуңа күрә бу эш шактый озакка сузыла. Майны...
-
Үлемгә бер адым калганда
Чүпрәле районының Югары Чәке авылында кайчандыр бер сыйныфта укып йөргән сабакташларның очрашуы хәвефле тәмамлана. Ир-егетләрнең берсе чак кына үлемнән кала, икенчесе колониягә озатыла. "Газпром"ның Казандагы оешмаларының берсендә эшләүче 29 яшьлек Фәрхәт Әзмуханов май бәйрәменә туган авылы Түбән Чәкегә кайта. Янәшәдәге Югары Чәкедә яшәүче туганнан туганы Илмирны кунакка дәшә ул. Яшьтәш...
-
Әгәр күз тиюдән сакланыйм дисәң
Сезнең өчен күз тиюдән саклый торган 7 доганы тәкъдим итәбез. /Татар Тодау/ Яман күз - гарәпчә "айн-аль-хасад" - бер кешенең икенчесенә кызыгып, көнчелек белән, чамадан тыш сокланып каравын аңлата һәм төрле авырулар, күңелсезлекләр килеп чыгуына сәбәп булып тора. Кешенең начар уйлары яман ниятне тудыра һәм үзенә күрә начар теләк теләгән...
-
Татарстанда көрәшче бала тренировка вакытында башы белән бәрелеп үлгән
Әлеге күңелсез хәл Аксубайның "Юность" спорт комплексында була. 2006 елгы малайның көрәш вакытында башы җәрәхәтләнә. Ул сырхауханәгә озатыла. Әмма икенче көнне сырхауханәдә җан бирә. Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, ике малайның спарринг (кара-каршы ярышу) вакытында икесе дә егылып башлары белән бәреләләр. Берсе үзен начар хис итә башлый. Аны сырхауханәгә илтәләр. Шунда...
-
Туган телен һәм әдәбиятын яратучы укучы.
4-6 февраль көннәрендә республикабызда рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә укучы балалар өчен татар әдәбиятыннан үткәрелгән олимпиададан Теләче урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Динә Тимербаева призлы урын алып кайтты. Динә татар теленнән дә призлы урын алган иде. Аны олимпиадага татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Наил кызы Әсәдуллина әзерләде. Алар Мәгариф һәм...
-
Ашказанына ничек ярдәм итеп була?
Эч кату, эчәкләрдә һава җыелу, ашказанында авырлык… Ашкайнату ситемасындагы проблемаларны төрле континентта һәм төрле илләрдә ничек хәл итәләр соң? 1. Көньяк Америка Чиа орлыклары Майяларның борынгы дәвалау чарасы бөтен дөньяда популярлык казанган. Чөнки Чиа орлыклары клетчаткаларга бай. Ул организмнан артык май һәм токсиннарны чыгарырга сәләтле. Әгәр бу орлыкларны даими куллансагыз...
-
Иртәгә район мәдәният йортында Халык язучысы хөрмәтенә әдәби –музыкаль кичә була.
7 февраль көнне район мәдәният йортында Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фатих Хөснинең тууына 110 ел тулуга багышланган "Әдәбиятыбыз күгендә үз йолдызыбыз бар" дип исемләнгән әдәби -музыкаль кичә була. Чара 13.00 сәгатьтә башлана.
-
Авыл халкы белән район җитәкчеләре очраша
Югары Кибәхуҗа җирлегендә халык җыены башланып китте. Авыл узешчәннәре концерт программасы белән чыгыш ясады. Бугенге очрашуда Казаннан килгән кунак Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты әгъзасы Камил Садриевта катнаша. Санаулы минутлардан җаваплы тармак җитәкчеләре чыгышы башланачак. Бу хакта тулырак, бераз сонрак сайтыбызга кереп таныша аласыз. Автор:...
-
В Казани за сутки выпало 103 процента месячной нормы снега
В Казани с 4 по 5 февраля, выпало 29 мм снега, что составляет 103 процента месячной нормы. Той же ночью в Тетюшах был зафиксирован очень сильный ветер порывами 25 м/с. Об этом сообщает Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды РТ. Вечером 4 февраля, ночью и днем 5 февраля в...
-
Бензинга су кушылганмы?
Моны тикшереп карауның җиңел генә бер ысулы бар. «АиФ» газетасы бензинны тикшереп карауның җиңел генә юлын тәкъдим итә. Моның өчен заправкада пистолеттан ак кәгазь битенә берничә тамчы бензин тамызыгыз. Әгәр ул кәгазьдән җиңел генә агып төшсә, бензин чиста дигән сүз. Ә инде тап булып ятса, димәк уйланырга урын бар. Әлбәттә,...